Хезмәт

Игътибар! 10 елга бер тапкыр була торган мөһим вакыйга якынлаша!

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узачак. Әлеге мөһим вакыйга 10 елга бер тапкыр оештырыла.

Районыбызда 10 санау участогы эшләячәк. Райондашларыбыз әлеге участокларга мөрәҗәгать итә алачак. Күпфункцияле үзәктә дә бер инструктор эшләячәк. Шулай ук һәркем «Дәүләт хезмәтләре» порталына кереп, интернет-исәпкә алуны үтә ала. Биредә электрон анкетаны үзең өчен генә түгел, ә гаилә әгъзаларына да тутырырга кирәк.

– Халык санын исәпкә алу кампаниясе барышында алынган мәгълүматлар милли проектлар һәм дәүләт социаль программаларын эшләгәндә, илнең демографик үсеш юлын билгеләгәндә файдаланылачак. Шуның өчен һәркем әлеге чараның мөһимлеген аңлап, үзе турында мәгълүматларны бирер дип ышанам, – ди район статистика бүлеге җитәкчесе Раушания Ганиева.

Реклама

Фото: pixabay.com

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: