Хезмәт

“Әкият” курчак театрында яңа ел тамашалары башлана

"Әкият" Татар дәүләт курчак театрында Яңа ел тамашалары башланып китәчәк. Спектакльләр 20 декабрьдән алып, 1нче гыйнвардан кала, көн саен, 11-нче гыйнварга кадәр барачак.

Иң нәни тамашачылар өчен "По щучьему велению" (Е.Тараховская), "Волшебные снежинки" (М.Супонин), "Подарки Деда Мороза" (Н.Абрамцева), шулай ук "Кыш бабай бүләкләре" (Н.Абрамцева, татарчага Ләбиб Лерон тәрҗемә иткән) спектакльләре тәкъдим ителәчәк.
Әкияти фойеда балаларны бәйрәмчә итеп бизәлгән чыршы көтә. Аның тирәсендә Кыш Бабай һәм Кар кызы һәм башка әкият персонажлары катнашында традицион бәйрәм булачак, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.
Чыганак: http://intertat.ru
Фото: http://m.intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/20918-ya%D2%A3a-el-ise-kil%D3%99-bashladyi.html

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: