Хезмәт

«Моны нәрсә белән тутырырбыз?»

Кече Лызи авылында урнашкан «ФарМат» ширкәте турында районда күпләр ишетеп, аралашып та беләдер.

Тик, ун ел эшләсәләр дә, алар турында беренче язуыбыз. Тыйнаклыклары галәмәтедер инде. Юкса, эшләре дә кирәкле, нәтиҗәләре дә күз алдында. Ни дисәң дә, заманча тәрәзә-ишекләр җитештерү белән шөгыльләнә әтиле-уллы Галимҗановлар. Икесенең уртак бизнесы итеп башлаганнар, исемне дә Фәрит һәм Марат исемнәрен берләштереп, «ФарМат» дип куйганнар.

–Соңгы елларда «дилбегә» Маратта инде, – ди Фәрит. – Мин булышам гына.

Фәрит безнең буын райондашлар өчен бик билгеле кеше. Районда «Факел» спорт-яшүсмерләр клубын оештырган кеше. Янына үзе кебек фанат тренерлар туплап, СМУ дагы күп катлы йортның подвалында йөзләп яшүсмерләр белән  төрле түгәрәкләр алып бардылар. Уңышлары да күп булды. Гаилә корып, уллары тугач, үз эшен булдырырга карар кыла тәвәккәл егет. Кечкенә генә гаражында агач рамнар, тәрәзәләр һәм башка әйберләр ясый башлый. Кулыннан эш килә, заказлар арта, ярдәмчеләр дә алырга туры килә әле. Марат мәктәпне тәмамлаганчы шулай эшлиләр. Башка урыннарда аз гына эшләп ала да Марат: «Әти, хәзер агач рамнар вакыты үтеп бара, әйдә, без дә пластик тәрәзәләр эшли башлыйк әле»,– ди. Әти кеше риза булса да, районда инде бу эш белән шөгыльләнүчеләр бар, күп булса, берничә елга гына җитәр инде бу эш дип шикләнә. Әмма улына каршы килми (бу бик дөрес карар булып чыга, бүгенгәчә эш фронты кимеми).

Үз эшен башлаучыларга бирелә торган 50 мең сум акчаны ала да, Марат ИП булып эшли башлый. Бөтенесен интернеттан өйрәнә. Укып өйрәнә дә, мастерскойга чыгып, ул өлешен эшләп карый. Әнә шулай итеп, иң элек барысына да үзе өйрәнә. Әтисендә агач рамнар эшләгән егетләр Маратка күчә. Эшләп киткәннәрен Марат бүген күңелле итеп искә ала:

–Станокларны интернет аша таптым, Чиләбе өлкәсендәге бер белмәгән кешегә 100 мең сум акча күчердек. Гади генә, кулдан эшләнгән станоклар иде алар. Шактый озак-лык белән булса да килде алар. Берничә ел шулар белән эшләдек әле.

Бер ел әнә шул гаражларындагы мастерскойда эшлиләр. Заказлар арта, яңа линияләр, киңәю кирәк була. Киңәергә кирәклеген аңлаган Галимҗановлар элекке СМУ территориясендә тик торган гараж бинасын күз алдында тота. Тик соңга калган булып чыгалар, ул чактагы район җитәкчеләре аны инде башка кешегә вәгъдә иткән була.

–Кече Лызидагы иске мәктәп бинасы бер генә ел тик тора, шуны барып карагыз әле, – дип тәкъдим итәләр аларга.

–Бардык. Карадык. Ярым авария хәлендәге 1000 квадрат метрлы бина. Безгә бер дә ошамады ул. Икенчедән, Кече Лызи безгә бөтенләй чит җир кебек тоелды... – дип искә ала ул көннәрне Марат.

–Монда керсәк, улым, безгә акчаны кая куярга икән дигән сорау булмаячак, – ди әти кеше. Алгарак китеп әйтик, бүгенгә кадәр төзиләр, ремонтлыйлар. Әмма инде бүген бу бина да, Кече Лызи да алар өчен чит-ят җир түгел. Кешеләр бик әйбәт бу авылда, шөкер, ун елга якын эшләп, бер аңлашылмаучанлык, бер ЧП булганы юк, диләр...

Башта бинаның яртысын ремонтлыйлар. Сыйныфлар арасындагы бүлемнәр ватыла, зурайтыла, түшәмнәр ныгытыла, идәннәр алыштырыла... Башта әле биредә пластик тәрәзәләр генә түгел, агачтан мебельләр: урындык, өстәл, караватлар да ясыйлар. Биш ел элек мебель ясауны туктаталар һәм шул урында тормышта кирәкле барлык товарларны табып булырлык итеп, бик зур ассортименттагы кибет (мәйданы да бик зур) ачканнар. Бу як халкы өчен бигрәк тә шәп булган ул. Әле Балтачтан, күрше Арча районнарыннан да киләләр икән.

Икенче төп цехта эшләнүче пластик тәрәзә-ишекләрнең дә ниндие генә юк. Металл конструкцияләрне заказчылар таләбе буенча үзгәртеп кенә торалар. Төсле пластиклар да, караңгылатылган пыялалар да, төрле формадагы тәрәзәләр, ишекләр, җылытылган веранда да (пластик конструкция белән җыйналган) эшлиләр. Заказлар быелгы вәзгыять белән генә кимеп китте әле, язгы чорда кешеләр акчаларын караңгы көнгә сакларгамы, әллә төзелеш-ремонт эшләренә тотаргамы дип уйланды шул. Якын көннәрдә барысы да үзгәрер, кешеләр ничектер тынычланып китте кебек, авылларда да төзелеш-ремонт эшләрен башладылар бит, дип яхшыга өметләнә Галимҗановлар. Моңа кадәр гади кешеләр белән генә түгел, «Яңа тормыш», «Сорнай», «Дуслык», «Кама» «Борнак» хуҗалыклары белән дә уңышлы эшләгәннәр. Хәзер бит нинди генә төзелеш булса да, тәрәзәләре пластиктан эшләнә. Фермаларда да. Ясап кына түгел, илтеп урнаштырып та бирәләр бит. Шул ягы да уңайлы.

Килгәч тә, бигрәк зур бина, моны нәрсә белән тутырырбыз дигән Галимҗановлар, бүген аның бер өлешенә янкорма да өстәгән. Ул өлешендә өстәмә тагын берәр продукия җитештерергә ниятлиләр. Без барган көнне дә анда эш бара, иске өлешендә түбә алыштыралар иде. Әнә шулай, ун ел буе бертуктамый төзи, ремонтлый да алар. Әмма зарланмыйлар, бу бинаны тәртипкә китерүгә киткән акчаларны санамыйбыз, дип шаярталар.

Бүген унбер кешене эшле иткән Галимҗановлар коллективтагылардан бик канәгать. Безнең белән беренче көннән диярлек бергә эшләүчеләр бар, диләр. Бигрәк тә Шамил Хәбибуллин, Раил Хафизов, Андрей Бегеевларны алтын куллы дип мактыйлар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: