Мунчада ис тигән кешегә ничек ярдәм итәргә?

Соңгы чорда мунчада сөрем газы исенә агуланган кешеләр турында хәбәрләр еш күзгә чалына башлады. Чыннан да, кышкы мунчаның аерым кагыйдәләре бар. Ә зыян күрүчегә ничек ярдәм итәргә?
Иң элек, кешене һавага алып чыгып, мунчаны җилләтергә кирәк. Зыян күрүчене коткарганда үзегезгә дә зыян килмәсен өчен марля яисә кулъяулык аша сулагыз.
Саф һавага алып чыккач, ис тигән кешене аякларын бераз өскә күтәртеп яткырырга кирәк. Кеше аңында булса, организмдагы агулы матдәне юдыру өчен аңа мөмкин кадәр күбрәк сыеклык эчерергә кирәк. Бу очракта чәй белән каһвәдән дә яхшысы юк. Соңгысының составындагы кофеин кан әйләнешен яхшырта.
Кеше үз аңында булмаса, аны косканда тончыкмаслык һәм теле артка китмәслек итеп яткырырга тырышыгыз. Аннары аны, нашатырь спирты иснәтеп, аңына китерергә, чигәләрен уарга кирәк. Агуланучының күкрәгенә салкын суга манылган чүпрәк куеп торсаң да кан әйләнеше яхшырачак.
Кеше суламаса, кичекмәстән беренче ярдәм күрсәтергә кирәк; «ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз. Мондый мөмкинлек булмаса, кешенең хәле бераз яхшыруга аны дәваханәгә үзегез алып барыгыз, дип яза Кызыл таң.
Фото: pixabay.com/ru
Автор: Резида Валитова
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 21:21Белми калма: сыер һәм кәҗәләргә субсидия бирү тәмамлана, яңадан өстәмә заявка бирү булмаячак Хөрмәтле райондашлар! 14 июльдә сыер һәм кәҗәләргә субсидия бирү тәмамлана, яңадан өстәмә заявка бирү булмаячак. Шуңа күрә тиз арада заявкалар биреп бетерүегез сорала6000
-
4 июль 2022 - 20:11Көшкәтбаш авылында шаулап, гөрләп "ШАТ-Шалкан" бәйрәме узды (+бик күп фото, видео) Аллаһ насыйп иткән җылы, кояшлы көн астында бәйрәм чарасы бер сулышта үтте дә китте. Матур чыгышлары, матур уеннары, оста җиңүләре өчен һәркемгә олы рәхмәт.15701
-
4 июль 2022 - 18:46Балтачлыларны «Автоледи-2022»дә катнашырга чакырабыз! «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасынын Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 14 июль көнне «Автоледи-2022» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.7900
-
4 июль 2022 - 13:51Түбән Кенә авылында гомер итүче Флера Мотыйгулла кызы Ибраһимова күркәм юбилеен каршы алды.
-
4 июль 2022 - 13:50“Хезмәт” укып, чебиле булган Камил Әхмәтханов.
-
4 июль 2022 - 13:49Выступает фольклорный ансамбль "Вуюись" (М.Лызи СДК)
-
1 июль 2022 - 08:15Газетаның 25нче санында (1 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар29700
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.47300
-
4 июль 2022 - 08:16Балтачта Айрат һәм Илдар истәлегенә мемориаль такта ачылды (+фото) "Ватан сугышчылары" паркында Абхазиядә тынычлык урнаштыруда катнашып батырларча һәлак булган Айрат Нәҗметдинов һәм Украинада барган хәрби операциядә батырларча гомере өзелгән Илдар Галиевка мемориаль такта ачылды.61203
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.57500
-
4 июль 2022 - 14:46Айгөл Бариева гаиләсендә зур югалту Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә зур кайгы. Җырчының тормыш иптәше вафат.42601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика