Хезмәт

Онкопсихолог Венера Сабирова: «Яман шеш озакка сузылган стресс, депрессия аркасында да барлыкка килә»

Дөньяда 14 миллионлап кеше яман шештән интегә. Әлеге авыру сырхауның үзенә генә түгел, якыннары өчен дә җитди сынауга әйләнә.

Алар да кадерле кешесе белән бергә яңа шартларда яшәргә өйрәнә. Яман шеш белән авырган кеше янында үз-үзеңне ничек тотарга? Нинди хаталардан сакланырга? Онкопсихолог Венера Сабирова белән шул хакта сөйләштек.

– Яман чир белән авыруын белгән кешегә үзен ничек кулга алырга?

– Җитди диагнозы турында белгәч, кеше иң элек шок хәлендә кала. Яшерен-батырын түгел, бездә яман шеш ахыры үлем белән тәмамланучы, дәвалауга бирешми торган чир дигән фикер яши. Мондый шартларда үзеңне ничек кулга алырга? Иң беренче чиратта үз эчеңә бикләнүдән сакланырга кирәк. Сездә яман чир табулары турында якыннарыгызга, бәлки, бөтенләй таныш булмаган кешегә сөйләп эчегезне бушатыгыз. Психологка барып кайтсагыз да файдага гына булачак. Яман шешне бөтенләй башка яктан ачарга, өйрәнергә тырышыгыз. Аны дәвалауда кулланылган яңа алымнар, чирне җиңеп аякка баскан кешеләр тарихы белән танышыгыз. Шул ук вакытта, интернетта язылганнарга таянып, үз чирең турында мәгълүмат җыю, ниндидер куркыныч рәсемнәр караудан, чир җимергән аянычлы язмышлар турында язмалар укудан сакланыгыз.

– Яман шеш стресс аркасында да пәйда була ала диюләре дөресме?

– Әйе, фәндә хәтта стресс яман шеше дигән төшенчә дә бар. Ул озакка сузылган стресс, депрессия аркасында пәйда була. Кеше яман чир белән авыруын белгәч, кабат зур стресс кичерә. Бу аның хәлен тагын да авырайта. Яман чир аза башлый. Организмга метастазлар да таралырга мөмкин. Шуңа күрә авыру янында һәрчак терәк булырлык, аның хис-кичерешләрен аңлап, контрольдә тотарлык кеше булырга тиеш. Авыручы кешеләр белән эшләгәндә дә без, иң беренче чиратта, моңа кадәр аның нинди кәефтә булганын, стресслар, депрессияләр кичергәнме-юкмы икәнлеген белешәбез. Бу бик мөһим. Әйтик, әгәр кеше күңел төшенкелеге вакытында яман шеш белән авыруын да белсә, ул, чиргә бирешеп, бик тиз «янып» бетәчәк.

– Үз-үзеңне кызгану да яман шеш белән көрәшне катлауландыра диләр…

– Авырганда үз-үзен кызганып, кеше моңарчы үзенә җитеп бетмәгән игътибарны ала башлый. Бер яктан, үзеңне, дөрестән дә, сакларга, кызганырга кирәк. Ләкин, икенче яктан, кеше үз-үзен жәлләмичә, теше-тырнагы белән тормышка ябышып, алга таба яшәргә тырышса, үз алдына максат куйса, яман чирне җиңү ихтималы арта. Үз-үзеңне кызганып, язмышыңа үпкәләп кенә, яман чирдән котылып булмый.

– Күпләр якын кешесеннән аның нинди чир белән авыруын яшерергә тырыша. Болай эшләргә ярыймы?

– Моны алар якын кешесе төшенкелеккә бирелмәсен өчен эшли, билгеле. Әмма шул ук вакытта яман чире ачыкланган кешегә диагнозын әйтмичә алар аны үз тормышы өчен җаваплылыктан да мәхрүм итә. Шуңа күрә бу адымны дөрес гамәл дип санамыйм. Адәм баласына чир болай гына бирелми. Күп очракта ул тормышта нәрсәне дә булса үзгәртергә вакыт җиткәнлеген искәртә. Бәлки, ниндидер үпкәләрдән арынырга, кемнедер гафу итәргә, нәрсәдәндер баш тартырга вакыт җиткәндер. Дөреслекне яшереп калып якыннары авыруны әнә шундый мөһим үзгәрешләрдән мәхрүм итә. Шуңа күрә кешедән чирне яшерергә ярамый. Бер үк вакытта аңа шушы авырлыкларны бергә-бергә җиңәргә әзер булуыгызны да белгертегез.

– «Якын кешем күз алдында кибә, сула, ә мин аңа берничек ярдәм итә алмыйм», – дигән авыр уйлардан ничек котылырга?

– Бу – бик авыр халәт. Әмма монда йөрәк яраңнан, кайгыңнан качарга кирәкми. Үлемгә фәлсәфиерәк карарга кирәк. Үлем – тормышыбызның бер өлеше. Ул – котылгысыз. Кеше шуны аңлап, үлем белән килешкән икән, аның бу карарын кабул итәргә кирәк. Кешене яныңда тотып калырга, яшәтергә тырышу гына түгел, аны үз яныңнан җибәрә белү дә – ярату билгесе. Шуңа күрә андый чакта якын кешегезнең соңгы көннәрендә янәшәсендә була алуыгызга, күңелдә йөрткән сүзләрне, хисләрне җиткерә алуыгызга шөкер итегез.

– Балага якын кешесенең үлеме турында ничек әйтергә?

– Бу хәбәрне ни рәвешле җиткерү баланың ничә яшьтә булуына бәйле. Бала кечерәк булса, аны әкият рәвешендә сөйләп җиткерергә мөмкин. Әйтик, якын кешесен ниндидер сәяхәткә китте, дип әйтергә мөмкин. Бала үсә төшкәч, бу сәяхәтнең чынлыкта үлем булганын аңлатырга кирәк. Миңа балачакта ата-анасын югалткан кешеләр белән күп эшләргә туры килә. Алар бу көнне әле дә бик авыр хисләр белән искә алалар. Аңа шул чорда бик зур психологик яра салынган була. Шуңа бик кечкенә балаларны мәрхүмне озату, күз яшьләре түгү белән бәйле авыр мохиттән читкә алып китәргә кирәк. Алты яшендә инде бала үлемнең нәрсә икәнен аңлый башлый. Шуңа күрә бу яшьтә инде бала белән үлем турында ачыктан-ачык сөйләшүдән куркырга ярамый. Аңа моны фәлсәфи рәвештә: иртәме-соңмы кеше барыбер үләчәк, кайчак ниндидер чир аркасында үлем тизрәк килә, ише сүзләр белән аңлатырга кирәк.

– Сау-сәламәт була торып та яман шеш белән авырудан куркып яшәүчеләргә ни диярсез?

– Үлем турында күбрәк уйлаган саен, кеше яшәү тәмен азрак тоя. Мондый авыр уйларны читкә куеп, бүгенге тормышыңнан, хәзерге халәтеңнән тәм табып яшәргә кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып барып, дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, сулыш күнегүләре ясарга да онытмагыз. Тулы канлы тормыш белән яшәгәндә, ниндидер начар уй, куркуларга урын калмый.

Яман шеш белән авырган кешенең якыннары истә тотарга тиешле кагыйдәләр

Яман шешне хөкем карары итеп кабул итмәгез. Хәзерге заманда аның бик уңышлы гына дәвалануын истә тотыгыз. Сезнең оптимистик рухта булуыгыз яман чир белән көрәшкән якын кешегезгә дә бик нык ярдәм итәчәк.

Яман чир белән авырган кадерлегезне стресслардан саклагыз.

Еш кына якыннары авыруның үзенә караганда да ныграк борчыла, бетерешә. Шуңа күрә, психологка авыру гына түгел, бөтен гаилә белән бару файдага булачак.

Яман шеш белән авырган кешегә кызганып, жәлләп карарга ярамый. Мондый мөнәсәбәт авыруның хәлен тагын да авырайтачак. Яман шештән интеккән кеше андый чакта: «Якыннарым хәзердән үк шулай бетерешкәч, мин үлгәч ни эшләрләр?» – дип үз-үзен битәрли башлый.

Авыру белән ниләр турында сөйләшергә ярый? Бу чирнең нинди стадиядә булуына бәйле. Әгәр кеше үләчәген төгәл белсә, якыннары белән дә гел шул хакта гына сөйләшсә, моннан куркырга кирәкми. Үткәннәрне, тормышыгызда булган күңелле, шатлыклы вакыйгаларны да искә төшерә аласыз. Кәефне күтәрү өчен бер яхшы комедия карасагыз да була.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: pixabay.com

https://vatantat.ru/2021/07/59747/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: