Хезмәт

Балтач районы

Төрлесе

Өзелгән төймәне кем тагар?

Балаларыбызны тормышка кайчан әзерли башларбыз? Мәгариф системасы зур үзгәрешләргә дучар булды. Моның башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки тормыш үзгәрә, яңа һөнәр ияләре кирәк, кешелек башка төрле яшәргә өйрәнә.

Узган гасырда күбрәк эшче һөнәрләр кирәк булса, соңрак инде юрист, икътисадчы һөнәрен үзләштерүчеләр күбәйде. Ә мәктәп программасы исә, чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ тапшырырга кирәклектән, математика, физика, урыс теле кебек дәресләрне укучыларга күбрәк бирә башлады. Әлбәттә, бүгенге мәгарифкә тәнкыйть белдерүне яисә, киресенчә, аны мактауны бу язмада максат итеп куймадым. Һәр өлкәнең үз белгечләре бар. Мәктәп программасы бүген күбрәк БДИ фәннәренә өстенлек бирә икән, бәлки, чыннан да шулай кирәктер. Ләкин игътибарны башка нәрсәгә дә юнәлтәсе килә... Авылда бергә уйнап үскән ахирәтемнең сеңлесе Башкорт дәүләт университетын уңышлы тәмамлады. Икътисадчы һөнәрен үзләштерде ул. Укуын тәмамлагач, шәһәрдә эш эзләргә булды, шул ук вакытта бер егет белән дә очраша башлады. Бүген яшьләргә яхшы урынга эшкә урнашуның никадәр авыр икәнлеген язып торасы юктыр. Эльвира да бер урыннан икенчесенә йөрде. “Мин бит югары белемле икътисадчы, теләсә кая эшкә керәсем килми”, — ди иде ул. Сүзендә хаклык бар. Чыннан да, ничә ел тырышып укыганнан соң лаеклы эшкә урнашасы килә. Әмма аны бүген беркайда да ишек ачып көтеп тормаганлыкларын ике-өч айдан соң гына аңлады ул. Бу вакытта кыз дистәдән артык җитәкче белән очрашкан иде инде. Ләкин инде белем алгач, әти-әни җилкәсендә утыру да оят. Нәтиҗәдә, ул бер кибеткә сатучы булып урнашты. Эшнең ояты юк, шулай да сатучы булу өчен урта белем дә җитә иде бит... Бер көнне көтелмәгән шалтырату булган. Бер банк аны әңгәмәләшүгә чакырган. Кыз аларга берничә ай элек резюме җибәргән икән. Иртәгә анда барырга тиешле көнне кыз кич егете белән очрашырга чыккан. Ни өчендер, ачуы кабарган егет кызны бик нык кыйнаган. Нәтиҗәдә, Эльвира икенче көнне банкка бара алмаган. Шул рәвешле бу мөмкинлекне дә кулдан ычкындырган ул.

— Егетенең шундый холыклы булуын белми идегез мени? Ни өчен бу мөнәсәбәтләргә каршы килмәдегез? — дип сорыйм ахирәтемнән.
— Белә идек. Яратып йөри бит. Моңа кадәр дә Эльвираны төрлечә кыерсытты ул. Икенче көнне гафу үтенеп килә дә, Эльвира барысын да кичерә. Бу юлы чыгырыннан чыккан, күрәсең, — ди ахирәтем. Шушы хәлдән соң Эльвирага бик озак дәваланырга туры килгән. Шуннан гына булачак иренең нинди икәнлеген аңлаган ул. Юкса, никах укытырга әзерләнеп йөргәннәр икән.

— Эшкә урнаша алмагач, Эльвира бөтенләй үзгәрде. Үз-үзенә ышанычын югалтты, шаян кыз көннән-көн үз-үзенә бикләнә башлады. Ә егете белән шундый хәл килеп чыккач, бөтенләй тормышның ямен югалтты ул. Әти-әни белән аны шушы хәлдән чак тартып чыгардык. Юкса, үзен генә калдырырга да курка башлаган идек, — ди ахирәтем. “Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый”, диләр. Эльвира тарыган хәл дә күпләр белән кабатланырга мөмкин. Алай гына да түгел, кеше үз тормышында башка бик күп авырлыклар белән очраша. Әмма алардан чыгу юлын табу җиңелме соң? Әлбәттә, юк. Һәм аны кем ничек булдыра ала, шулай хәл итә. Ни өчен без балаларга болар турында мәктәптә үк аңлатмыйбыз? Ни өчен без алардан икътисадчылар һәм юристлар гына әзерлибез? Ә булачак ире-хатыны, әни-әти булыр өчен алар шулай үз хаталарында өйрәнергә тиешме? Әле ярый Эльвира белән хәл никахка кадәр үк булган. Кыз шушы кешегә кияүгә чыккан булса, нинди гаилә булыр иде ул? Шушы гаиләдә бит балалар да тәрбияләнергә тиеш була. Ни өчен без балаларга өйләнешкәнче үк гаиләнең нинди булырга тиеш икәнлеген аңлатмыйбыз? Менә хикмәт нәрсәдә!

Кызның эш таба алмавы күпләр өчен гадәти булып күренер. Берәүләр бу хәлгә җиңел карый, ә икенчеләр, Эльвира кебек, депрессиягә бирелә. Тормыш бит мондый авырлыклар белән генә чикләнми. Якыннарны югалту, акчасызлык, фатир сатып алу яисә өй төзү, авыруларны җиңү һәм башка авырлыклар да кичерәсе бар. Ни өчен без шушы авырлыкларга балаларны алдан ук әзерләмибез? Аннары аларның шушы проблемалар белән очрашкач, ничек булдыра ала, шулай хәл итүенә гаҗәпләнәбез. Шешәгә үрелүчеләр дә, баласын ташлаган аналар да, үз-үзенә кул салучылар да шуннан барлыкка килә түгелме соң? Алар арасында да менә дигән икътисадчылар, хокук сакчылары бар бит.

2017 елда ук Русия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова мәктәпләрдә “Семьеведение” юнәлеше буенча дәреслекләр кертергә кирәклеге турында әйткән иде. Ул билгеләвенчә, әлеге дәрес гаилә кыйммәтләрен саклауга, аналарны һәм балаларны яклауга юнәлтелергә тиеш иде. Русиянең мәгариф академиясе шунда ук бу юнәлеш буенча эш башлады. Шул ук вакытта, әлеге башлангыч буенча белгечләрнең һәм укучыларның фикере дә өйрәнелде. Өлкән сыйныфларда укучыларның 72,5 проценты тормышта иң мөһиме гаилә икәнлеген белдергән. Шул ук вакытта, гаилә нәрсә соң ул, дигән сорауга анык кына җавап бирүче табылмаган. Чыннан да, җәмгыять гаиләләрдән барлыкка килгәнен, иң мөһиме кеше иминлеге икәнлеген һәркайсыбыз белә, ә шул гаиләдә ничек яшәргә икәнен аңлатучы юк.

Мин 6-7 сыйныфта укыганда мәктәпләрдә оптимизация башланды. Бик күп мәктәпләр ябылды, укытучылар кыскартылды. Бу 2000 еллар башы иде. Моңа кадәр хезмәт дәресендә малайлар бер кабинетка, без, кызлар, икенчесенә кереп китә идек. Малайлар балта эшенә өйрәнсә, без кул эшләренә, аш-су әзерләү серләренә төшендек. Бу җәһәттән, мәктәптә төрле чаралар, күргәзмәләр дә оештырыла иде. “Оптимальләштереп” безнең укытучыны кыскарттылар һәм кызларны малайлар белән бергә куштылар. Шулай итеп, хезмәт дәресендә безгә дә кулга балта белән чүкеч алырга туры килде. Әмма озакка бармады бу хәл. Безнең әниләр җыелышып, директорга килде. “Ни өчен ул дәресне кыскарттыгыз? Кызлар аш-су әзерли белергә тиеш! Аларны анда укытучылары хәтта яңа туган сабыйны төрергә өйрәтә иде. Иренең өзелгән төймәсен дә тага белмәячәк бит алар!” — дип зарланышты. Мәктәп директоры бу проблеманы ничек хәл иткәндер, әмма безгә укытучыбызны кайтардылар. Әниләрнең шул вакытта бу “мөһим булмаган” дәресне саклап калдыруларына әле дә рәхмәтлебез. Чыннан да, бүген һәрберебезнең гаиләсе, балалары бар. Хезмәт дәресендә алган белем көн саен диярлек кирәк була. Ә хәзерге балаларның берәрсе кулына балта яисә энә алганы бармы? Әнисенә яисә әтисенә ияреп кенә булса инде андый хәлләр. Һәрхәлдә, без әле төймә өзелеп төшкән саен яңа кием сатып алырлык бай тормышта яшәмибез бит...

Әлеге мәкаләне язып утырганда яныма 3нче сыйныфта укучы улым килеп басты. Ул да дистанцион белем ала бүген. “Әни, син Чернобыль афәте турында беләсеңме? Ул ничәнче елда булган? Анда нәрсә шартлаган?” — дигән сораулар яудыра бу. Мин үзем белгәннәрне сөйләдем. Ул мине тыңлап торды да үзе укыганнарны сөйли башлады. Ул нилектән килеп чыккан, күпме кеше вафат булган, табигатькә зарары ни күләмдә, аннан соң бу афәт кешеләр тормышында ничек чагылган һәм тагын әллә күпме саннар белән дәлилләнгән фактлар китерде ул. Улым кечкенәдән табигатьне, тирә-якны күзәтергә ярата. Заводлардан чыккан төтеннең күләме, аның табигатькә зыяны, елгаларга нинди агулы матдәләр агып төшүе һәм башка шундый эчтәлекле фильмнар, Интернеттан алар турында видеороликлар карарга ярата ул.

— Син — молодец. Әмма математикадан өй эшеңне җибәрүне сорап, укытучың берничә тапкыр язды инде. Җибәрмәсәк, “икеле” куячак.
— Әни, кызык түгел ул математика миңа. Көн саен миңа шуны сөйлисең. Ә син беләсеңме соң кислород ничек барлыкка килгәнен?
— Беләм. Дәресләреңне эшләп бетергәч кенә үзеңә ошаган эш белән шөгыльләнергә яраганлыгын син дә беләсең бит, — дидем. Улымның әле яңа гына ачыш ясаганлыктан шатлык тулы елмаюлы йөзе шунда ук бозылды. Аңлыйм, аңа математика түгел, экология турында белем алу күпкә кызыклырак. Улымның киләчәктә икътисадчы булмаячагы да көн кебек ачык, әмма мәктәп программасын үзләштерергә кирәк бит. Ә анда көн саен математика һәм урыс теле... Гөлия Гәрәева.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Кызыл таң

Фото: pixabay.com/ru

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш бала тәрбияләү