Хезмәт

Партия солдаты – Габделфәрт Хаҗиев

Ил белән коммунистлар идарә иткән чорда ул гади коммунист булды. Партия аны кай тарафка җибәрсә, ул шунда эчкерсез хезмәт куйды. Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшли башлаганда, диплом алганнан соң, мәктәптә укытучы буларак ул бары тик бер ел гына хезмәт куйган иде.

Җитәкче посты җиңел булмады, әмма сынатмады. Мәктәп директоры җаваплы вазыйфа. Укучыларның гына түгел, укытучыларның да, әти-әниоләрнең дә күңеленә аерым-аерым ачкыч таба белергә кирәк. Моңа өстәп, аңа яңа мәктәп бинасы төзүне ышанып тапшырдылар.
Төзелеш эшләрен генә күз уңында тотарга, яңа мәктәпнең уку бүлмәләрен мебель белән җиһазларга, фән кабинетларын тиешле дәрәҗәдә уку-укыту әсбаплары белән дә тәэмин итәргә кирәк. Ике ел дигәндә 396 урынга исәпләнгән Тнтәр урта мәктәбе бинасы 1982-83 уку елына әзер булды.
Дәртләнеп, беренче сентябрьгә аны ачарга әзерләнгәндә югарыдан фәрман килеп төште: "Яңа бинаны балалар белән тутырмыйча булмый. Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә 130 гына бала бит. Урта Көшкәттәге урта мәктәпне Түнтәр мәктәбенә кушарга. Укучыларны йөртү өчен колхозга автобус бирергә. Урта Көшкәт мәктәбе директоры Ермаков Иван Васильеичны Түнтәр мәктәбе директоры итеп куярга. Түнтәр сигезьеллык мәктәбе директоры Хаҗиев Габделфәрт Газыймовичны Сосна сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгеләргә." Соснадагы мәктәп директоры лаеклы ялга киткән икән.
Габделфәрт Хаҗиев хатынын һәм ике яшь баласын җитәкләп Соснага күченә. "Мәктәпне кабул итеп алганда мәктәпнең складындагы бөтен булган байлыгы 6 кг кадак иде", дип искә алды ул вакытта Габделфәрт.
Дүрт кешелек гаилә белән башта кеше почмагына урнашалар. Бер елдан директор мәктәп фатирын төзеп җиткерә. Биредәге коллектив белән дә эш уңай гына барганда Хаҗиев гаиләсен район җитәкчелеге кабат кузгата.
Гаилә башлыгын партия райкомы аппаратына эшкә күчерәләр. Коммунист икәнсең - солдат буларак син партия кушканны үтәргә тиеш. Аның күрсәтмәсен кире кага алмыйсың. Тәртип шундый. Соснада үзе төзегән мәктәп фатирын калдырып, гаилә Норма авылына, төп нигезгә - әти-әни йортына күченә. Җәмәгате Надирә Абзаловнага Норма урта мәктәбендә эш табып бирелә. Габделфәрт исә КПСС райкомында инструктор вазыйфасын башкарырга тотына. Соңрак район коммунистлары аңа зур ышаныч күрсәтеп партия контроле комиссиясе рәисе итеп сайлыйлар.
Туксанынчы елларда илдә КПСС таркала. Бу вакытта Балтачта гимназия төзелешенә тотынган булалар. Габделфәрт төзелә торган гимназиягә директор итеп билгеләнә. Әмма аңа төзелешне тәмамларга насыйп булмый. Түнтәр мәктәбенә директор итеп күчерелә.
Таныш, үзе төзегән мәктәп. Әмма ун ел вакыт узган, урта көшкәтлеләр үзләренә кайтып киткән. Спортзал идәне черегән, түшәмнән су ага, стеналар җимерелә башлаган. Директор җиң сызганып ремонт эшләренә тотына. Идәннәр, стеналар ремонтлана. Ир-ат укытучылар бәбкә киштәлек өчен материал хәзерләп урман кисә, төз түбәгә реконструкция ясатылып, өр-яңадан заманча калай белән каплана. Бинаның беренче катындагы бүлмәләр өр-яңадан үзгәртеп корыла.
Беренче катның бер канаты балалар бакчасы урнаштырырлык итеп ясала, икенче канаты башлангыч сыйныфлар өчен кечкенәрәк уку бүлмәләре итеп үзгәртелә, җылы бәдрәф төзелә. Директор уку-укыту, тәрбия эшеннән дә читләшми, укытучылар җиң сызганып эшлиләр. Өр-яңа информатика кабинеты җиһазлана. Укучылар фән буенча район һәм республика олимпиаларында актив катнашып, призлы урыннар яулый. Коллектив гөрләп эшләп китә. Мәктәпнең 200 еллык юбилее зур хәзерлек белән үткәрелә.
Авыл саен йөреп алҗыган гаилә Түнтәр җирлегендә тамыр җибәрергә омтыла. Габделфәрт үзенә шәхси йорт төзи. Әмма табигать кануннары үзенекен итә. Шушы авылда төпләнеп калдым дигәндә, район хакимияте Габделфәрт Хаҗиевне Норма урта мәктәбенә директор итеп күчерә.
Түнтәрдәге йортын юк кына бәягә сатып, Балтачта төзелеп бетмәгән йорт ала һәм аны торырлык хәлгә җиткерә башлый. "Эшләгәнгә эш бирермен", дигән Ходай. Норма урта мәктәбендә янә зур үзгәртеп корулар башлана: янкормалар төзү, капиталь ремонт башкару, мәктәпне районның компьютер үзәге итеп кору һ.б.
Билгеле, мәктәпнең төп бурычы - балаларга тиешле тәрбия бирү һәм аларны белем нигезләре белән коралландыру. Әмма укыту-методик эшләрне оештыруның нигезе нәкъ менә мәктәпнең ныклы хуҗалык базасына килеп тоташа. Директор бер генә минутка да мәктәпнең укыту-тәрбия эшеннән дә читләшми.
Район күләмендә алдынгы методик алымнарны Норма мәктәбе укытучылары аша тарату, укучыларның БДИларда уңышларга ирешүе, мәктәпне тәмамлаган барлык укучыларның тормышта үз юлларын табып, югары яки махсус урта белем бирү йортларында укуларын дәвам итү һәм коллективның башка уңышлары мәктәп директорының коллектив белән матур җитәкчелек итү нәтиҗәсе ул.
Габделфәрт Хаҗиев бер генә чарадан да читтә калмаска омтыла. Бүген ул чаңгы стартына басып ярышка чыгып китә, иртәгә исә микрофон тотып сәхнәгә баса. Кайда гына, нинди генә Вазыйфада булмасын, ул үзенә тапшырылган эшкә җаваплы карап, партия солдаты булуын бөтен гомер эшчәнлеге белән раслады.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: