Помидорларны теплицага кайчан чыгарабыз
Помидорларны теплицага чыгару өчнен иӊ кулай вакыт - апрель ахыры һәм майныӊ беренче яртысы, дип санала.
Теплицага үсентеләрне чыгарыр алдыннан туфракныӊ өске ягын 10 см. тирәсе алырга кирәк була. Шуннан соӊ 10 литр суга 1 аш кашыгы бакыр купоросы кушылган су белән туфракны зарарсызландыру сорала.
Шушынанн соӊ алынган туфракны черемә белән болгатып, аны казып, эшкәртеп чыгу кирәк. Бу эш үсентеләрне чыгарыр алдыннан 10-15 көн элек башкарылырга тиеш. Бары туфрак җылыткач кына, помидорларны күчерегә мөмкин. Күчергәннән соӊ иӊ яхшысы ике атна тирәсе суга салынган ат тизәгеннән ясалган сыекча сибеп тору файдалы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев