Хезмәт

Прививка ясатмаучылар чирне ничек кичерер дә «омикрон» Россиядә үзен ничек күрсәтер?

Бар караш чит илләргә төбәлгән.

Европа һәм АКШ илләрендә коронавирус инфекциясе белән чирләүчеләрнең 70–75 процентында «омикрон» штаммы ачыклана. Белгечләр аның «дельта»га караганда да тизрәк таралуын, шул ук вакытта бик аз очракта гына авыр формада узуын әйтә. Чит илләрдә вакцина ясатучыларның саны бермә-бер күбрәк булуын исәпкә алу да кирәктер. Прививка ясатмаучылар чирне ничек кичерер дә «омикрон» Россиядә үзен ничек күрсәтер?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «шимбә киңәшмәсе»ндә дә, әлбәттә, бу хакта сүз булды. Республика җитәкчесе теләсә нинди үзгәрешкә әзерлек булырга тиеш дип кисәтте.

– Обсерваторлар әзер торсын. Хастаханәләрдә исә дарулар һәм башка кирәк-яраклар булырга тиеш, – диде Президент. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта хастаханәләрнең коронавируслы сырхаулар өчен билгеләнгән 2570 урынның 1638ендә авырулар ята.

– Чикләү чараларының барысы да гамәлдә калачак. Әлегә ниндидер үзгәрешләр кертергә мөмкинлек тә юк, моның өчен нигез дә күрмибез, – диде бу җәһәттән Рөстәм Миңнеханов. Президент искәрткәнчә, республикада 400 меңләп вакцина бар, прививка ясату өчен 170 урын билгеләнгән, аларның кайберләре тәүлек буе эшли.

Билгесезлек белән очрашу куркыта, әлбәттә. Инфекциянең яңа штаммыннан да, бәлки, күпләр үзгә билгеләр көткәндер. Әмма белгечләр «омикрон» башка «туган»нарыннан әллә ни аерылмый, ди. «Аермалары аз. Ул да булса – баш авырту, борын тыгылу, хәлсезлек, төчкерү. Сырхаулар үзләре дә, белгечләр дә «омикрон» йоктырган кешеләрдә менә-менә авырып китү хисе барлыкка килүен әйтә», – дигән иде Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына таянып, Чаллы пульмонологы Лариса Танова үзенең «Инстаграм» сәхифәсендә «омикрон»ны ничек аерырга икәнен өйрәтә.

– Коронавирустан прививка ясату чирне җиңел кичерергә ярдәм итәчәк. Сирәк очракта үпкәләргә зыян килергә мөмкин, – дип хәбәр итә табибә. – Шулай да, алдан фаразлау кыен. Чирнең катлаулы очраклары да булмый калмас. Хроник авырулары булган кешеләргә, гомумән, барыбызга да үз иммунитетын кайгыртыр вакыт. Ферритин, кандагы шикәр, С-реактив аксым күләмен тикшертергә киңәш итәм. Ашау-эчүгә игътибар итәргә, баллы, ак оннан әзерләнгән ризыклардан баш тартырга, күбрәк яшелчә, яшеллек ашарга кирәк. Борын эченә составына эфир майлары кергән кремнар сылау да файдалы булыр. Әле вакцина ясатырга өлгермәгәнсез икән, ясатырга кирәк.

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

https://vatantat.ru/2022/01/72478/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: