Хезмәт

Һәр илнең үз Кыш бабае

Англиядә, АКШта, Канадада һәм инглиз телендә сөйләшә торган башка илләрдә аны Санта Клаус дип атыйлар. Кием-салымы безнең Кыш бабайныкына бик охшаш, ләкин туны гына кыскарак.

Австриядә Яңа елны җәй уртасында каршылыйлар. Монда Санта Клаус туннан йөрми. Башында - калфак сыман җиңел башлык, өстендә - күлмәк, аягында гына киез итекләр.
Французларның Кыш бабае Пер Ноэль исемле . Ул гел актан киенгән. Бүләкләрен җылырак җиргә куярга ярата. Монголиядә Кыш бабай йонлач тун кигән көтүче образында. Италиядә бүләкләрне яхшы күңелле, ләкин бик ямьсез Бефана әби өләшә. Сүриядә аларны дөя, ә Гвинеядә фил китерә икән.
Ә безнең Кыш бабаебыз Чыршы бәйрәмнәренә Кар кызы белән бергә йөри. Аның тылсымлы таягы да була. Ул шул таяк "ярдәмендә" чыршының утларын кабыза.
Кызыклы мәгълүматларны Ясминә Шәмсетдинова туплады
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/kupava_72/post253607271/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: