Хезмәт

Балтач районы

Төрлесе

Шомырт күзләр

Көз… Быел мин унсигезенче тапкыр көз белән очрашам. Шуларның унберен зур бәйрәмне каршылаган кебек каршы алдым.

Олы шатлык белән унбер тапкыр мәктәбем ишеген ачып кердем.
Мәктәбем минем өчен белем чишмәсе кебек. Шул белем чишмәсеннән илһам һәм дәрт бәреп тора. Шул чишмәдән башланган елгачыклар тормыш юлында каршылыкларга очрый-очрый зур елгага коялар…
Быел мәктәпне тәмамлаячакмын! Анда үткәргән һәр елым мәңгелеккә истә калыр кебек. Имтиханнар да, бу чишмәдән алган белемебезне сынап карарга теләгәндәй, килеп җитәм, җитәм диеп торалар. Һәр дәресне тырышып үзләштерәм. Унбер ел укып, чыгарылыш имтиханнарында «икеле» алып куйсам, нәрсә булыр соң? Мәктәптә – дәрес, өйдә – дәрес, шул буламы инде яшь кешенең тормышы? Китап уку күңелле дә, соңгы вакытта аларга да күңел тартмый.
Кешеләр җәйне ярата. Ә мин ни өчендер көзне, серле сары яфраклары белән күзнең явын алып торган сары көзне җаным-тәнем белән яратам. Кайвакытта иркен кырларны, яланнарны, нидер әйтергә теләгән урманнарны иңләп йөргәнем бар. Әйтерсең лә, ап-ак каеннардан, моңсу усаклардан башка миңа яшәүнең кызыгы юк! Тәлгәш-тәлгәш кызыл миләшләргә сокланып карамый мөмкинме? Ачы миләшләр дә матур була икән!
Август айларында шомыртлар да пешеп җитә. Шомыртларга карасам, безнең белән укыган Гөлнурның кара күзләрен күргәндәй булам. Ак күлмәкле каеннарга карап, сокланып торганым турында язып та тормыйм инде.
Кайберәүләр: «Чәчәкләр генә матур була», – диләр. Алар өлешчә хаклы! Табигать кенә үз кануннары буенча яши. Челтерәп аккан елгалар да, күкләрне иңләп очкан кошлар да, беркайчан да үзләренең яшел төсен югалтмаган чыршылар да бик матур! Гүзәллек бернигә дә карамый тантана итә! Гүзәллекнең үзенә генә хас булган сихри көче дә, тылсымы да бар сыман! Серләргә бай көзнең матурлыгы тәэсирендә, күрәсең, күңелгә үзеннән-үзе җыр килә:
Туган якларыннан кошлар китәр.
Эзләреннән җылы җилләр үтәр.
Кышлар үтәр, язлар үтәр, көзләр үтәр,
Сөйгән ярым бик сагыныр, Гүзәл көтәр!
Бүгенге көн минем өчен бик тә яхшы. Гөлнурларга барырга тиешмен. Алгебрадан мәсьәләләрне бергә чишәргә киңәшләшкән идек. Мәсьәлә чишү минем өчен үзе зур бәйрәм инде! Мең Ньютон биномы да Гөлнурның бер елмаюына тормый!
Көз, матур көз, дип, киләчәк көзләрнең җимешләре турында онытып җибәргәнмен ләбаса!
Кош канатларында очкандай, үзем дә сизмичә Гөлнурларга барып та җиткәнмен! Гөлнурның миңа исе дә китмәде, ниндидер мавыктыргыч, кызыклы китапны укып утыра. Шомырт күзләре белән, ягымлы карашы белән мине сихерләде дә кызыклы китабын укуын дәвам итте.
– Арыгансыңдыр, күзләреңне ял иттер! – дидем мин.
Гөлнур шомырт күзләре белән мине сихерләде дә ягымлы тавышы белән үпкәсен белдереп куйды:
– Йоклап йөргән егет килеп тә җитте, сүзендә тормаган егетләр шик уята!
Шунда гына мин Гөлнурларга ярты сәгатькә соңлап килүемне аңлап алдым.
Сәгать биштә очрашырга сүз куешкан идек, хәзер инде сәгать «алты»ны сугарга әзерләнә иде…
Гөлнур миңа шомырт күзләре белән карап, мине ягымлы гына шелтәләгәндә, мин эчтән генә үземне тирги идем. Гадәттә, мин таш яуса да, үз сүземдә тора торган кеше бит инде… Бүген нинди шайтан адаштыргандыр, мине сагынып көткән шомырт күзләр янына соңлап килгәнмен… Көз матурлыгы – салкын гүзәллек ул, юләр малай! Назлы шомырт күзләрең булганда, беркайчан соңга калма! Исеңдә тот, бу катгый хакыйкатьне онытма! Гөлнурның гүзәллегенә сокланып, телсез калдым.
– Хуш киләсең, түрдән уз! – дигән назлы сүзләр мине сискәндереп җибәрде.
Бер көнне «бер»ле, икенче көнне «биш»ле куя торган сәер генә математика укытучысы бар иде. Безнең көтмәгәндә «бер»ле аласы килми бит инде. Аптырашта калдырасы иде шул холыксыз укытучыны.
Тотындык без өч катлы мәсьәләләрне чишәргә. Әмма мәсьәлә мин уйлаганнан катлаулырак булып чыкты. Каршыңда шомырт күзле кыз утырганда, ничек итеп мәсьәлә җиңел генә чишелсен ди инде… Шомырт күзләргә карамаска тырышам, килеп кенә чыкмый бит… Бер дәреслектәге формулаларга, бер Гөлнурның шомырт күзләренә карыйм. Мәсьәләне икәүләп һич кенә дә чишә алмыйбыз бит! Аерым-аерым чишеп карарга булдык. Кем мәсьәләнең очына тизрәк чыга, шул җиңүче була инде… Минем дә төшеп калган егет булып күренәсем килми, мәсьәләне тиз генә чишеп, үземчә шомырт күзле Гөлнурны аптыратасым килә. Җепнең очын таптым, бугай. Мәсьәлә дә чишелү алдында тора. Чишелеш өчен ачкыч та таптым. Шатланырга да өлгермәдем, шомырт күзләр күзләремнең явын алды. «Мәсьәлә тиз чишелде!» – диде Гөлнур шатланып. Аның шат тавышын ишетүдән дә зур шатлык юк иде минем өчен. Кешене канатландыру, аңарда якты өметләр уяту өчен хәтта бер мизгел дә җитә икән! Бәлки, бер шатлыклы мизгел кешеләргә Бәхет тә алып киләдер?! Мин җилбәзәкнең «акыллы» башында шундыйрак, бик үк гадәти булмаган фикер дә уянды.
Минем дә мәсьәләне чишкәнемне күргәч, Гөлнур чишмә тавышын хәтерләтеп көләргә тотынды. Минем көлүем чишмә челтерәвен хәтерләтмәсә дә, шаркылдап көлеп җибәрдем. Эчемнән нинди әдәпсез малай син, дип, уйлап куйдым. Гүзәл кызларны куркытырлык итеп, шаркылдап көләләрме инде?
Гөлнур! Гөлнур! Белсәң иде мин юләрнең күңелендә нинди утлар янганын… Белмисеңдер шул… Әгәр белсәң, челтерәгән чишмә тавышларын хәтерләтеп көлмәс идең! Сине яратам, дип, әйтергә дә куркам, чөнки минем сиңа карата булган хисләрем «сөям, яратам» дигән гади сүзләрдән гаять көчлерәктер… Мәхәббәт дигәннәре әллә шул микән? Син дөньяда яшәгәндә иң гүзәл кызлар да күзләремә күренми. Фикерләрнең, хисләрнең чуалган чагын мәхәббәт дип буламы? Башкаларга сөйләргә яратмаган сүзләрне үзем дә сизмичә әйтеп куйгалыйм. Үземне шелтәлим, Гөлнурга хисләремне белдермәскә карар кылам. Хатын-кызның алтынчымы, җиденчеме сиземләү көче бар, диләр. Шомырт күзле Гөлнур сизмәсен, имеш. Сизәдер, дип уйлыйм. Сизмәсә, шомырт күзләре белән карап, миңа бик тә серле елмаймас иде. Тәртибем дә Гөлнурны сокландырырлык булырга тиеш, дип уйлап куйдым мин. Янәсе, Гөлнур минем аңа гашыйк булуымны эшләремнән белсен. Математикадан мәсьәлә чишелде чишелүен. Алгебра укытучысы сәер Марат Хөсәен улы безне тырышлыгыбыз өчен мактамый калмас! Бу бәйләнчек укытучы да мәхәббәт табышмакларын чишеп бетерәлмәс кебек… Күтәренке күңел белән Гөлнурлардан өемә кайтып киттем. Шомырт күзләрнең җылысын тоеп киттем…
Нинди магнитлы Гөлнур булды соң әле ул? Мәктәптә дә аның янында гына булырга тырышам. Сыйныфташларымның да моңа бик исе китми сыман. Гөлнурның бернәрсәгә дә исе китми, шомырт күзләре белән мине иркәләвен белә, тәнәфестә берәр мөһим сәбәп тапкан булып, минем янга килә дә җитә. Безнең ягымлы сөйләшүләребез кемнәрнеңдер эчен дә пошыра икән! Фатыйх исемле бер сыйныфташ безне күзәтеп кенә йөри.
Көннәрдән бер көнне бу малай: «Гөлнур тирәсендә күп чуалма, ул сиңа насыйп кыз түгел!» – ди. Үзем дә сизми, укытучы урындыгын алганымны, Фатыйхка ыргытканымны күреп, сыйныфташлар миннән бик әче көлделәр, әлбәттә. Җитмәсә, тәнәфестән соң, шул урындыкка утырган математика укытучысы Марат Хөсәен улы өстәл астына ук тәгәрәп төшә язды…
Фатыйх дигән малай гәүдәгә дә миннән зуррак. Һәр адымда «мин синнән гәүдәгә дә зуррак, хәтта акыллырак» дип, миңа белдереп тора сыман. Шомырт күзле Гөлнурны үзенә каратырга исәбе юк түгел. Гөлнурларга да барып йөри, бугай.
Көннәрдән бер көндә мин күтәренке күңел белән кайтып килгәндә, әлеге дә баягы Фатыйх очрады.
– Тагын Гөлнур янына бардыңмы? – дип сорады ул, авызын чалышайтып.
– Әйе, – дидем мин, – исем дә китми.
Ул үгез гәүдәсе белән миңа таба килә; күп сорап тормады, берне кундырып та алды.
Шул вакытта әтиемнең миңа кайчандыр әйткән сүзләрен искә төшердем: «Беркемнән дә курыкма, бәйләнүчеләргә кискен итеп җавап бир!»
Мин арткарак чигендем. Без юкәдән ишелгән түгел, синең ише капкорсакларга гына каршы торырлык көч бар, дип уйлап куйдым эчемнән генә. Аның икенче тапкыр кизәнүе булды, мин елгыр гына йодрык белән тегенең чүмәләгә охшаган корсагына менеп тә төштем. Мактанчык Фатыйх гөрселдәп җиргә ауганын сизми дә калды.
Мин, әлбәттә, аның торганын көтеп тормадым, шәп-шәп атлап, китеп тә бардым.
Фатыйх та аптырамады, икенче тапкыр мин сиңа күрсәтермен әле, дигәндәй, миңа йодрыкларын күрсәтеп калды.
Безнең көпә-көндез авыл урамында көч сынашуыбызны күрүче кеше дә булган икән. Кем булуын әйтеп торасы да юк инде… Безнең якалашуыбызны күреп калган кеше – класс җитәкчебез Әминә Хәмит кызы иде… Юка иренле, какча гәүдәле бу укытучыдан тиз генә котылып буламы соң инде? Ул Фатыйхны да, мине дә тиз генә чакырып алды, безгә ягымсыз гына карады да кискен генә сорау куйды: «Урам уртасында тузан туздырып, нәрсә бүлешәсез, батыр егетләр?»
Укытучының соравына Фатыйхтан да, миннән дә җавап булмады. Һәрвакыт масаерга яраткан Фатыйх та каушап калыр икән? Мактанчык малайның төсе үзгәргән, дәшми… Җитмәсә, ашардай булып, миңа карап тора.
Авызына су капкан балык кебек мин дә дәшмим. «Гөлнурны бүлештек!» – дип әйтимме инде?
Класс җитәкчебез: «Ярый, иртәгә бу мәсьәләне ачыкларбыз!» – диде дә үз юлы белән китеп барды.
Мин дә Фатыйхның бик абруйлы бәндә булып күренергә тырышуына исем дә китмичә кайтып киттем. Шулай да аның минем арттан: «Эт!» – дип кычкырып калуы истә калган.
Мәктәптә Гөлнур, һәрвакыт мине шомырт күзләре белән назлап, елмаюын белә, Гөлнур мәктәптә минем яндарак булырга тырыша. Бүген дә шулайрак килеп чыкты. Мәктәп бакчасында тырышып агачлар утыртабыз. Мин тирләп-пешеп чокыр казыйм. Гөлнур агачларны китереп тора, су сибәргә дә онытмый. Классташларның безгә әллә ни исе китми, һәр кеше үз эшен белә. Фатыйх кына, безгә карап, тешләрен ыржайтып тора. Мин үзем Фатыйхның мине «эт» дип атавын чынбарлыкта расларга тырышам. Үземчә Фатыйхны көнләштерергә телим, Гөлнурга якынрак килеп, шомырт күзле кызны сөйләндерәм дә сөйләндерәм. «Эт» дигән исемне акларга кирәк бит инде… Агач утыртканда ялгыш кына Гөлнурның чүәгенә балчык салган булдым. Ул бер кулы белән минем иңбашыма таянды да чүәгендәге балчыкны каккан булды. Көнче күбәләк Фатыйхны Гөлнурның минем иңбашыма таянуы чыгырыннан чыгарды да куйды. Фатыйх озак уйлап тормады, бер уч балчык алды да миңа төзәп атып җибәрде. Бер уч балчыкның безнең якка очуын күрми калырлар дип уйлады, күрәсең. Кечкенәдән миндә сиземләү көче барлыгын белми иде шул бу «мөгезсез сыер»ны хәтерләткән Фатыйх исемле малай. Минем читкәрәк китүем булды, балчык безнең тирәдә белдекле кыяфәт белән йөргән Әнисә Хәмитовнага барып тимәсенме? Сыйныф җитәкчесенең бик күзәтүчән кеше булуы ачыкланды. Ул башта минем якка карап алды, минем бер яктан да шик-шөбһә уятмавымны белгәч, балык тотучы кешедәй, һәр укучыны күзләре белән сөзеп чыкты. Ниһаять, аның карашы бер урында утка баскан песидәй таптанган Фатыйхка төбәлде.
Әнисә Хәмитовнаның безне аптырашта калдырырлык психологик сәләте булуы да ачыкланды. Мәктәптә эшләү дәверендә ул һәрнәрсәне тыныч юл белән хәл итәргә өйрәнгән иде, күрәсең. Ул, бернәрсәгә дә исе китмәгәндәй, Фатыйхны үзе янына чакырды, көлемсерәп кенә «көнче күбәләк» егетебездән сорап куйды:
– Кичә урам уртасында тузан туздыра идең, бүген минем күземә балчык тидерә яздың, ни булды сиңа, тәртипсез эшләреңнең сәбәбе бардыр?
Фатыйх гаепле кеше сыман:
– Гафу итегез, мин балчыкны кая кадәр җиткерә алам икән дип бәргән идем, ул ялгыш Сезнең якка таба очып китте, – диде.
– Эшләгән җирдә бернинди дә шаяру булырга тиеш түгел! – диде Әнисә Хәмитовна. Ул минем якка да ягымсыз гына карап алды. Безнең кичә булып үткән көч сынашуларыбыз кинәт кенә онытылды дигәндә, Фатыйх үзенең көнчелеге аркасында аларны яңартты да куйды.
– Бүген дәресләрдән соң җыелыш булыр, ни өчен тәртипсезләнеп йөрүегез турында сөйләп бирерсез, – диде Әнисә Хәмитовна, Фатыйх белән миңа мөрәҗәгать итеп.
Гөлнур да, укытучының сүзләрен ишеткәч, борчылып сорап куйды:
– Зәйтүн, ни өчен Фатыйх белән сугыштыгыз?
Гөлнурның шомырт күзләре күңелсез генә миңа карыйлар иде.
«Сугышуның сәбәпчесе – син»,– дип әйтимме инде мин… «Җавап бирмәү – алтынга тиң» дигәнне истә тотып, аның бу соравын җавапсыз калдырдым.
– Бакчадагы агачлар яфракларын коя инде, – диде Гөлнур. – Яз көнендә алар яшел яфрак ярырлар… Без утырткан агачлар да күзнең явын алып, яшел киемнәре белән безне сокландырырлар, – дип, фәлсәфәсен дәвам иттерде ул… Агачларны тәмле йокыларыннан язгы кояш назлап уятыр…
Гөлнур белән сүзгә килгәнебезне хәтерләмим. Бүген дә ул миңа ачуланган кешегә охшамый…
Мәктәптә үткән иң шәп җыелыш дисәң дә була инде бу классның җыелышын! Җитмәсә, җыелышны алып баручы итеп Гөлнурны сайладылар.
Шомырт күзле Гөлнурыбыз үзенең кырыс була белүен дә күрсәтергә өлгерде.
– Көпә-көндез нәрсә бүлештегез? – дип сорады ул бездән бик таләпчән рәвештә.
Фатыйх борын астыннан мыгырдап, нәрсәдер әйтте, бугай. Мин җавапсыз калдым.
«Сине бүлә алмадык, башта Фатыйх һөҗүм итте, мин аңа җавап кына бирдем!» – дип, серне ачарга ярамый бит инде! Сиңа карата назлы һәм кырыс була белгән Гөлнурны да юк-бар җаваплар белән кызарту егет эше түгелдер.
Әнисә Хәмитовна да ниндидер сер бар икәнен чамалаган кебек тоелды миңа.
Җыелышның карары да шатланырлык булмады, безгә шелтә бирделәр. Янәсе дә, безнең мәктәптә тәртип бозучылар булмаска тиеш инде! Башкаларга да сабак булсын… Яшь укучылар үзләренең дә киләчәктә мәхәббәт ялкыннарында янасыларын белмиләр иде шул әле…
Шау-шулы җыелыш та үтеп китте. Мине җыелышның карары һич тә куркытмады. Гөлнур белән икебез арасында булган дуслык җепләре генә өзелер дип курыктым.
Мәктәптән чыкканда мин югалган борынын эзләп йөргән кешене хәтерләтә идем. Мине Гөлнур куып җитте.

Дәвамы http://maydan.tatar/shomyrt-kuzler/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев