Хезмәт

Әти дә бөек исем

Быел 17 октябрьдә илебездә беренче тапкыр, Рәсәй Президенты Указы нигезендә Әтиләр көне билгеләп үтелде. Баксаң, бу көннең инде дөньяда зур тарихы бар икән.

Мәшһүр шагыйребез  Һ.Такташның  шигырендә «Ана – бөек исем, нәрсә җитә Ана булуга», – дигән юллар бар. Мин моңа өстәп, Әти дә бөек исем, дияр идем. Бүген сүзебез гаиләнең пар канатындагы  икенче зур шәхес – Әтиләр турында. Быел 17 октябрьдә илебездә беренче тапкыр, Рәсәй Президенты Указы нигезендә Әтиләр көне билгеләп үтелде. Баксаң, бу көннең инде дөньяда зур тарихы бар икән.

1910 елда Америкада яшәүче бер кыз бала Әниләр көне уздырган вакытта: «Нигә әтиләр өчен дә шундый бәйрәм юк соң?» – дип уйлый. Алар да бит шундый хөрмәткә лаек, ди ул. Баксаң, кызның әнисе алтынчы баласын тапканда үлеп китә. Әтиләре исә, яңа туган шушы сабыен да, калган биш баласын да үзе тәрбияләп үстерә. Кабат гаилә кормый: алты баласына кырыс ата гына түгел, йомшак күңелле ана да була белә. Уйлап кына калмый, кыз үз фикерләрен әйтеп, петиция яза. Урындагы җитәкчеләр аның бу тәкъдимен хуплап каршы алалар. Аннан бу идеяны башка шәһәрләр күтәреп ала. АКШның ул чактагы Президенты Калвин Кулидж күңеленә дә хуш килә бу фикер: «Мондый бәйрәм берничек тә артык булмас, ул аталар белән балалар арасын ныгытыр гына», – ди. 1966 елда Әтиләр көне инде АКШның милли бәйрәменә әйләнә. Аннары дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә башлый.

Изге Китабыбыз Коръәндә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә әти-әнинең бала тәрбияләүдәге бурычларына зур урын бирелә. Бигрәк тә әниләрнең изге җаннар булуына басым ясап, «Оҗмах – әниләрнең аяк астында», – диелә.

Халыкта «Гаиләдә ир – баш, хатын – муен», – дигән әйтем бар.  Моңа бик тирән мәгънә салынган. Без үскән чорларда  гаиләләр ишле иде.

Һәр гаиләдә, гәрчә авыр чорлар  булса да, 7-9 баладан ким  булмады. Балалар  артык шаяра башласалар, әнинең: «Балалар, әтиегезгә әйтәм», – дигән сүзе иң зур кисәтү булды. Әти өстәл янына килеп утырмыйча, ашау-эчү башланмады. Безгә илдә, дөньяда зур үзгәрешләр барган чорда яшәргә насыйп булды. Керосин лампасыннан, өйләрне салам ягып җылытудан – компьютерлар, кәрәзле телефоннар, роботлар заманына килеп җиттек. Хәтта көтүне дә электр чыбыклары  көтә! Бу үзгәрешләр гаилә тормышына да зур йогынты ясады. Һәм әлеге үзгәрешләрнең уңайлары белән тискәреләре дә бар. Балаларның үз-үзләрен тотышлары, психологияләре нык үзгәде. Тормыш никадәр рәхәт булса да, булган никахларның яртысы диярлек таркала. Икенче зур проблема – авылларда өйләнмәгән, гаилә кормаган егетләр күбәя. Безнең Смәелдә дә шундый булган, эшчән өйләнмәгән 15ләп егет бар. Кайберләре болын кадәр яхшы йортларда ялгызлары гына яшәп ята. «Әти» дип әйтүчең булу да, олыгайгач, оныкларыңны сөю дә үзе зур бәхет бит!

Реклама

Ярый әле, авылда заманага яраклашып, төп нигезне саклап, әби-бабай, малай-килен, оныклар бергә яшәүче гаиләләр дә шактый. Аларны күпләп санап булыр иде. Әтиләрнең шәхси үрнәкләре, балаларга зур дәрес. Авылыбыз мәчетенә әтиләренә ияреп намазларга килгән малайларны күреп күңел сөенә. Әти булу – ул бик зур җаваплылык. Син үзеңнең балаларыңның киләчәгендә үзеңне күрергә тиеш. Егетләр Әти булыр өчен, кызлар Әни булыр өчен яратылганны онытмыйк! Адәм балаларын, барлык тереклекне Аллаһы Тәгалә, Үзеннән кала, парлы итеп яралткан. Һәм безнең бу дөньяда яшәвебезнең төп максаты, үзебез дә иманлы булып яшәп, үзебездән иманлы дәвамчылар калдыру.

 

Солтан Фатыйхов,

районыбызның аксакаллар шурасы рәисе

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: