Тикшерү комитеты Чаллыда күп катлы йортта шартлауның төп версияләрен игълан итте

Шартлау сәбәпле 22 яшьлек кыз һәлак булган, тагын өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Чаллыда биш катлы йортта шартлау буенча тикшерүчеләрнең берничә версиясе бар.
Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, газ «зәңгәр ягулык» белән тәэмин итү хезмәтләренең сыйфатсыз күрсәтелүе, шулай ук газ җиһазы белән саксыз эш итү яки аннан дөрес файдаланмау сәбәпле шартларга мөмкин.
«Хәзерге вакытта барлык версияләр дә тикшерелә», — дип ачыклык кертте Шептицкий.
Тикшерүчеләр фаҗига булган урынны җентекләп караган, шаһитлар һәм зыян күрүчеләр белән аралашкан. Хәзерге вакытта суд янгын-техник, төзелеш-техник һәм медицина экспертизалары билгеләнгән. Газ хезмәте күрсәтү һәм идарәче оешмаларда тентү үткәрелгән, аларның документлары алынган. Тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Кичә кичке алтынчыда Чаллының Татарстан урамында шартлау булган. Нәтиҗәдә, биш катлы йортның дүртенче һәм бишенче катлары өлешчә җимерелгән. Фаҗигадә 22 яшьлек кыз һәлак булган. Тагын өч кеше, шул исәптән ике бала, төрле тән җәрәхәтләре алган.
Чыганак: ТИ
Фото: Валентин Кулагин
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 22:11Йөрәкме, әллә остеохондрозмы: ничек аерырга? Умыртка гына чыдасын! Нинди генә эш башкарсак та бөтен авырлык гәүдәнең нәкъ менә шушы өлешенә төшә. Шуңа булса кирәк, умыртка баганасы белән бәйле авырулар саны елдан-ел арта бара.5601
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.7101
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.7400
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар32100
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.41801
-
22 май 2022 - 15:41Плюсләре дә үзләренә, минуслары да Нөнәгәр авылында яшәүче Закировлар районыбызда иң тырыш гаиләләрнең берсе.39901
-
22 май 2022 - 12:41«Моны нәрсә белән тутырырбыз?» Кече Лызи авылында урнашкан «ФарМат» ширкәте турында районда күпләр ишетеп, аралашып та беләдер.36800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика