? Үзәк банк акчаның үзгәрәчәге турында кисәтте
Россия Үзәк банкы белгечләре “оек”та “тере” акча саклаучыларны озакламый илдә кәгазь акчаларның яңартылачагы турында кисәтте. Банк рәисе урынбасары Михаил Алексеев әйтүенчә, иң элек 100 сумлыкның “кыяфәте” үзгәрә. Белгечләр инде февраль башында ук матбугат конференциясе җыеп, яңа бизәлешле йөзлекләр белән таныштырырга ниятли, дип яза PRIMPRESS.