Алтын куллы Рәсим Закиров: "Без мәктәптән инде балта-пычкы тотарга өйрәнеп чыктык"
Гадәттә без күп нәрсәне вакыт юклыкка сылтыйбыз. Күңел иткән кеше чарасын да, вакытын да таба. Монысын да беләбез. Иске Салавыч авылында яшәүче Рәсим Закировның кул эшләре белән танышкач, моның шулай икәненә тагын бер кат инанасың.