«Алтын медаль»гә күпме балл кирәк?
Быелдан башлап кызыл аттестат һәм "Укудагы уңышлары өчен" медален алу өчен бөтен фәннәрдән дә йомгак билгеләре "бишле" булырга тиеш. Моннан тыш, мәҗбүри булган ике бердәм дәүләт имтиханында кимендә 70 балл җыярга кирәк.