Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тег белән яңалыклар
-
Җир – безнең төп байлыгыбыз! Кызганыч, күп очракта шул байлыктан тиешенчә файдаланмыйбыз...
Алны-ялны белми тырыш хезмәт белән тормыш алып баручы Авыл хезмәтчәннәре якшәмбе көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Авыл хуҗалыгы районы буларак әлеге бәйрәм безнең өчен бик кадерле һәм хөрмәтле. Ел әйләнәсе куелган тырыш хезмәт бәрабәренә ирешкән нәтиҗәләребез, алга куелган бурычлар һәм гомумән, барлык яңалыклар белән танышу өчен Фирдәвес Нәбиуллин белән әңгәмә кордык.
-
Иң яхшы 200 комбайнчы 100әр мең сум акча алачак
Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республикада һәм район дәрәҗәсендә иң күп суктырылган ашлык һәм иң күп чабылган мәйдан күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене билгеләде. Белгечләр 100әр мең сум акча алачак.
-
2020 елда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында Татарстанда 110 йорт һәм 524 төзекләндерү объекты төзеләчәк
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә авыл территорияләрен үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында торак төзелешенең һәм төзекләндерүнең барышы турында сүз барды.
-
Татарстан фермерлары өчен агроиминләштерү бушлай булачак
Хәзер уҗымнарны чәчүнең актив чоры бара, әлегә булачак уңыш турында уйланырга вакыт бар. Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, начар һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек булып тора.