«Җиңү хисен тагын бер кичерәсе килә», ди райондашыбыз
Газетабыз бәйгесе тарихын барлаганда, аның исеме аерым урын алып тора. Балтач батыры Айдар Хәйретдинов Муса Җәлил турнирында 10 мәртәбә җиңү яулады. Шик юк, тагын да күбрәк була ала иде. Әмма ул 30 яшендә келәмнән китеп барды. Аның белән келәм тәрбиясе, җиңү бәясе һәм батырлык мәгънәсе турында сөйләштек.