"Хезмәт" газетасы - Балтач районы
Яман шештән вафат булган Айгөл Фазылованың улы: «Миңа монда рәхәт!»
Кичә Айгөлнең кырыгы узды. Гомер бик тиз үтә. Шушы вакыт эчендә бер генә тапкыр төшкә керде ул. Күчтәнәчләр илтеп кайткан көнне, җидесе алдыннан. Бер зур бүлмәдә бүләкләр арасында утырып тора. Миңа карап, елмая. Ә янында тартма-тартма бүләк!
Айгөл Фазыйлованың улы әнисенең үлеме турында сыйныфташларыннан ишетеп белгән.
Айгөл Фазыйлованың улы Әмирнең хәлен белергә теләп, кемнәр генә язмады да, кемнәр генә шалтыратмады. Арада бик өзгәләнеп елаучылары, ул баланы алыр идем, диючеләре дә булды.
Соңгы вакытта Айгөлнең хәле бик авырайган иде. Бүген иртәнге якта Казандагы хастаханәдә аның йөрәге тибүдән туктаган. Изге җомга көнендә мәңгелеккә күчкән якташыбызның урыны оҗмахта булсын!
0