"Хезмәт" газетасы - Балтач районы
Китапханәче Лилия Хәбибуллина балалар белән файдалы очрашу уздырган.
Аларны бүгеннән чәчеп куярга була.
Шагыйрь, дару үләннәре белгече Гәрәй Рәхим белән газетабыз сайтында видеоәңгәмә чыккач, укучыларыбыз үләннәр турында күбрәк сөйләвен сорады. Бу юлы ул июль аенда җыярга кирәкле берничә үләнгә тукталды.
Сары мәтрүшкәне (зверобой) кайбер якларда ярабай дип тә атыйлар. Аның каты сабагы очына вак сары чәчәкләр алтын сыман бүрек булып оешкан. Сары мәтрүшкә – бик күп авыруларга дәва. Ул иң борынгы дару үсемлеге. Сары мәтрүшкә җәй башында чәчәк ата.
Соӊгы вакытларда иван-чәй турында кем генә сөйләми дә, кем генә аны ясап карамый. Даими рәвештә шуны эчәбез, бик рәхәт, файдалы, дип гәҗит битләрендә, интернетта еш язалар.
Үләннәрне Питрауга кадәр генә җыярга кирәк дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Чынлыкта шифалы үләннәрне августның беренче 12 көнендә җыярга ярый.
0