"Хезмәт" газетасы - Балтач районы
Бу көннәрдә Казан федераль университетында эшләүче бер хезмәткәрнең А гепатиты белән авыруы ачыкланды. Мондый очраклар республикада, сирәк булса да, килеп чыгып тора. Гепатит халык телендә “сары” авыруы дип атала.
Балтач районы халкы хафада. Биредә яшәүчеләр инде икенче ай ут йотып яши. Көшкәтбаш авылында А гепатиты – “сары авыруы” дигән чир табылган. А гепатиты – медицинада “пычрак куллар” авыруы дип йөртелә. Көшкәтбашлылар бүген бер-берсе белән күрешергә, очрашырга курка.
Авырунын билгеләре: ашказаны-эчәк системасы зарарлана,температура күтәрелә, тән, сидек, тизәк төсе үзгәрә. Вакытында табибка мөрәжәгатъ итмәгәндә, авырунын хәле начарланырга мөмкин.
0