Ел башыннан Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге төзелеп килүче объектларны 2500-дән артык тикшерү үткәрде
2020 елның 9 аенда Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең республика хезмәте проект документларына туры килү-килмәүгә 2685 тикшерү үткәрде. Хәзер ведомство күзәтүе астында 1108 объект бар. 1075 күрсәтмә чыгарылган, 1111 беркетмә төзелгән.