Камералар тег белән яңалыклар
-
Машинадан чүп ташлаган кешеләрне камера аша ачыклаячаклар
Машинадан чүп-чар ташлаган өчен штрафлар берничә мәртәбә зуррак булырга мөмкин. Әйтик, беренче мәртәбә эләксәң 10-15 мең сум түләргә туры киләчәк.
-
Россиядә яңа төрле юл билгеләре барлыкка киләчәк
Моңа кадәр машина йөртүче юлда 10 камера турында 10 билгене күрә алса, 1 сентябрьдән кисәтү аларның һәрберсендә куелмаячак.
-
1 марттан камераларны күрсәтә торган яңа юл билгесе барлыкка килде
Иске билге 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
-
Казанда ярамаган урында борылучы машиналарны теркәү өчен тагын бер камера куйдылар
Юл чатларында борылу кагыйдәләрен бозган өчен 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр штраф салалар.
-
Тыелган маневрларны теркәячәкләр
Салкыннар кимеп, бураннар туктагач Казанга барасыгыз булса, истә тотыгыз!
-
Юлда камера торган урыннарны интернеттан ничек карарга?
Татарстан ЮХИДИ машина юлларында камералар урнашкан урыннар картасын онлайн форматта ясаган.
-
Штрафларны Татарстан башкаласының рәсми сайтында тикшереп булачак
Порталда яңа сервис эшли башлады, анда фототеркәү материаллары белән танышырга һәм шәһәр яңалыкларына язылырга мөмкин.
-
Татарстанда тагын биш трассада «тоталь контроль» камералары куялар
«Тоталь контроль»дә камералар датчик узган вакытта уртача һәм моменталь тизлекне үлчи. Ягъни датчик үзе дә тизлекне үлчи, датчиклар арасындагы уртача тизлек тә теркәлә.