"Хезмәт" газетасы - Балтач районы
Рәҗәб аеның 27 нчы көненнән 28сенә каршы кичтә Мигъраҗ кичәсе була. Мигъраҗ – күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә пәйгамбәребез Мөхәммәд хәзрәтләренең күккә ашкан көне.
Мөбарәк Раҗәб ае акрынлап ахырына якынлаша. Бүген исә, кояш баегач, 26-нчы раҗәбтән 27-нче раҗәбкә каршы төндә, бөтен дөнья мөселманнары Мигъраҗ кичәсен каршы алачак.
Мигъраҗ алдыннан булачак көнне тәкъва мөселманнар уразада үткәрә. Кояш баю белән гыйбадәт кылу һәм Коръән уку хуплана.
0