Туксан тугыз авыруны дәвалый бу үлән!
Сары мәтрүшкәне (зверобой) кайбер якларда ярабай дип тә атыйлар. Аның каты сабагы очына вак сары чәчәкләр алтын сыман бүрек булып оешкан. Сары мәтрүшкә – бик күп авыруларга дәва. Ул иң борынгы дару үсемлеге. Сары мәтрүшкә җәй башында чәчәк ата.