8 айлык нәтиҗәләр буенча район башлыгы шелтә белдерде (+ бик күп фото)
Районда терлекчелек тармагының 8 айлык нәтиҗәләре буенча киңәшмә «Смәел» җәмгыятенең мегафермасында башланып китте. Анда район башлыгы Рамил Нотфуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм зоотехниклары катнашты.