«Урак – һәммәбез өчен җаваплы чор»
Урып-җыю эшләренең кыза барган мәле. Басуларда, ындыр табакларында эш кайный. Районыбыз кырларында элекке еллардагы кебек дистәләгән техника күреп булмый хәзер, һәркем югары егәрлекле техника булдырып, уракны кыска срокларда тәмамлау юлын сайлый. «Сорнай» җәмгыяте дә быелгы уракка яңа «кыр корабы» белән керде. Басу читеннән генә бер-бер артлы тезелеп эшләгән комбайннарны, алардан тыз да быз килеп ындыр табагына ашлык ташып торган «КамАЗ»ларны күзәтеп, хуҗалыкның баш агрономы Фәрит Мөхәммәтҗанов белән бүгенге эшләре турында сөйләшеп алдык.