Хезмәт

Балтачны таныткан якташларыбыз (дәвамы)

Алар бик күп һәм барысын да берьюлы искә алып бетерү дә мөмкин түгел

Кәлимуллин Каюм Кәлимулла улы – 1915 елның 10 мартында Иске Салавыч авылында туа. Башлангыч белем алгач, колхозда эшли башлый, колхозга кайткан беренче машинада шофер ярдәмчесе була һәм шунда машина йөртү күнекмәләре ала. Бөек Ватан сугышында катнаша. Кече командирлар хәзерләү мәктәбендә укып, өлкән сержант дәрәҗәсе ала. Озак вакыт Советлар Союзы маршалы В.И.Чуйковның персональ шоферы була. Сугышчан Кызыл Байрак, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, “Батырлык өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Олы полководец В.И.Чуйков үзенең истәлекләр китабында К.Кәлимуллинны зур хөрмәт һәм соклану хисләре белән искә ала.

Гарипова Нәзифә Мөхәммәтгариф кызы – 1938 елның 12 августында Норма авылында туа. Нормада башлангыч белем ала, Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Гаиләләре белән ике ел Таҗикстанда яшиләр. Балтачка кайткач, икмәк комбинатында, “Красный труд” артеленең кирпеч заводында эшли. Соңгысында бригадир булып эшләгәндә зур уңышларга ирешә. Профсоюзларның Бөтенсоюз бишенче съездында делегат булып катнаша.

Константинов Яков Яковлевич – 1933 елның 5 ноябрендә Дорга авылында туа. Пыжмара урта мәктәбен тәмамлаганнан соң “Активист” колхозында бригадир булып эшли. Армиядән кайткач, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Малмыж районында авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы, Киров исемендәге колхозда партия оешмасы секретаре, дүрт дистә елга якын “Яңа тормыш” колхозында баш агроном булып эшли. Берничә тапкыр “Районның иң яхшы агрономы” исемен яулый, ВДНХның бронза медаленә лаек була, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. “Татарстан Республикасының атказанган агрономы”.

Латыйпов Габделхак Каюм улы – 1933 елның 24 декабрендә Иске Салавыч авылында туа. Балтач урта мәктәбен, Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый. Томск өлкәсендәге колхозда бер ел агроном булып эшли. Аннан соңгы эшчәнлеге районыбыз, туган авылы белән бәйле. Чапаев исемендәге колхозда агроном, “Татарстан” колхозында орлыкчылык белгече, баш агроном, утыз елдан артык колхоз партия оешмасы секретаре булып эшли. “Татарстан АССРның атказанган агрономы”. Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары, медальләр иясе.

Мифтахова Альмира Шәфигулла кызы – 1950 елның 2 февралендә Бөрбаш авылында туа. Бөрбаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, “Балтач” (соңрак – “Бөрбаш”) совхозы фермасына эшкә килә. Утыз елдан артык эшләү дәверендә гел алдынгы була. Беренче һәм Икенче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары белән бүләкләнә.

Мортазин Исхак Мортаза улы – 1895 елның 22 декабрендә Пыжмара авылында туа. Мәдрәсәдә башлангыч белем ала. Үсмер килеш Урал якларына китә. Кизел шахталарында эшли. Гражданнар сугышында катнаша. Туган ягына кайткач, Пыжмара Пүчинкәсе (Яңа Пыжмара) авылында төпләнә. Бөек Ватан сугышында катнаша. Күкрәгенә өч орден, дүрт медаль тагып һәм сул аягын калдырып кайта ул аннан. Күп еллар игенчелек звеносына уңышлы җитәкчелек итә, Мари АССРда беренче кеше булып, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

Мостафин Тәлгат Нурзадә улы – 1929 елның 3 июлендә Түнтәр авылында туа. Түнтәр җидееллык мәктәбен, Арча педагогия училищесын тәмамлый. Туган авылында балалар укыта. Чепья районы мәгариф бүлеге инспекторы, КПССның Чепья  райкомының политмәгариф кабинеты мөдире, Балтач һәм Арча районнарында партиянең район комитеты инструкторы, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, Арча район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Арча районының “Коммунизмга” (соңыннан “Арча хәбәрләре”) газетасы редакторы булып эшли.

Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы – 1955 елның 19 февралендә Борнак авылында туа. Яңгул урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын, аспирантура тәмамлый. Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре, өлкән фәнни хезмәткәре, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында фәнни-методик эшләр бүлеге мөдире булып эшли. Сәясәт фәннәре докторы, профессор. Дистәләгән фәнни мәкаләләр, берничә китап авторы. Русия ислам институты ректоры.

Реклама

Никифоров Николай Михайлович – 1954 елның 21 ноябрендә Иске Торҗа авылында туа. Урта Көшкәт сигезьеллык мәктәбен, Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Чапаев исемендәге колхозда кочегар, төзүче, ферма мөдире, нәсел эше буенча зоотехник була. 1987 елдан Киров өлкәсенең Көлмез районында яши. “Азьлане” газетасына актив языша, татар телен әйбәт белүче буларак, татар шагыйрьләре әсәрләрен дә удмуртчага тәрҗемә итә. Аның күп кенә поэтик һәм проза әсәрләре баштарак удмурт газета-журналларында, коллектив җыентыкларда басыла. Китаплар авторы.

Рәфыйков Илдар Габделбәр улы – 1968 елның 12 июлендә Яңгул авылында туа. Яңгул урта мәктәбен, Казан ветеринария институтын тәмамлый. Яңгул сәүдә берләшмәсен, торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесенең Яңгул филиалын җитәкли. Татарча көрәш буенча күп мәртәбә район, Татарстан һәм Россия күләмендә уздырылган чемпионатларда җиңүче һәм призер булды. Классик көрәш буенча Татарстан чемпионы, РСФСР беренчелегендә призер, Идел буе хәрби округының самбо көрәше буенча чемпионы. Бөтенроссия сабан туенда, Татарстан, Балтач һәм күрше район сабан туйларында батыр, абсолют батыр булды. Милли спорт төрләре буенча РСФСРның спорт мастеры.

Сабиров Әнәс Мәгъсүм улы – 1935 елның 5 августында Арча районы Хәсәншәех авылында туа. Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Армия хезмәтеннән соң Балтач мәдәният йортына эшкә килә. Тынлы оркестр, зур хор коллективы оештыра. Казан музыка училищесында укый. Кабат Балтачка кайткач, промкомбинатта токарь, мастерской мөдире, мастер, баш механик, район мәдәният йорты директоры булып эшли. Өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры. Халык арасында киң популярлык казанган дистәдән артык җырлар авторы.

Сафиуллин Ринат Әнвәр улы – 1952 елның 25 мартында Балтач авылында туа. Сосна җидееллык, Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Берничә дистә ел “Правда” колхозында тракторчы булып эшли. Күп мәртәбәләр “Районның иң алдынгы тракторчысы” исемен ала. “Урал” мотоциклы белән бүләкләнә. “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы“.

Хисамов Харис Хисам улы – 1942 елның 23 апрелендә Смәел авылында туа. Смәел мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый һәм Шаумян исемендәге колхозда эшли башлый. Көтү көтә, бозаулар карый. Аннан сыерлар сава. Районда һәм республикада беренче сыер савучы ир-егет статусын ала. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе”. 81 мәртәбә кан тапшырып, “СССРның мактаулы доноры” билгесе белән бүләкләнә.

Якуповлар – бу династиянең чишмә башында торган Якуб Исмәгыйлов 1723 елда Югары Сосна авылында туа. Аның дүрт улы була, һәрберсе әтиләренең эшен дәвам итеп эре сәүдәгәрләр булып җитешәләр һәм 1804 елда Малмыждагы сәүдәгәрләр гильдиясенә керәләр. Тиздән Якуповларның өченче буыны вәкиле Хәсән Муса улы, әтисе эшен уңышлы дәвам итеп, Казан арты төбәгендәге иң абруйлы һәм бай сәүдәгәрләрнең берсенә әверелә. Алар туплаган байлыкларын җәмәгатьчелек максатларына юмарт тотканнар. Гомәр сәүдәгәр Якуповларның дүртенче буын вәкиле. Балтач тирәсендә зур җир биләмәләре тота. Балтач төбәгеннән чыккан зур Казан сәүдәгәрләре М.Үтәмешев һәм М.Усманов белән берләшеп, “Казанская мануфактура Утямышева и К” ширкәтен оештыра. Мануфактура товарлары җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр Яңа Татар бистәсендә бәз буяу, соңрак сабын кайнату фабрикалары оештыралар. Егерменче йөз башына Үтәмешев мануфактурасы Казандагы иң эре сәнәгать предприятиеләре сафына баса.

Яппаров Ягъфәр Якуб улы – 1924 елның 25 сентябрендә Таузар авылында туа. Балтач урта мәктәбенең тугыз сыйныфын тәмамлап, туган авылындагы “Көрәш” колхозында башта гади эшче, аннан соң бригадир булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. Фронттан кайткач,  ВКП(б)ның Балтач район комитетында хәрби бүлек мөдире, Карадуган мәктәбендә укытучы, директор, КПСС райкомы секретаре ярдәмчесе, гомуми бүлек мөдире булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт университетының математика факультетын тәмамлый. Чепья һәм Балтач урта мәктәпләренә җитәкчелек итә, Ленин исемендәге колхозның профсоюз комитеты рәисе булып эшли. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр иясе. “РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы”.

Г.Мөхәммәтшинның «Балтач энциклопедиясе» китабыннан файдаланылды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: