Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Әкәмәт Әхмәт

«Татмедианың яңа исемнәре»

Әхмәт Әлтәф улы Нәбиуллин 1960 елның 2 гыйнварында Арбаш авылында туа. Алабуга милиция мәктәбен, Кама дәүләт физкультура институтын тәмамлый. Татарстан эчке эшләр министры командасында чыгыш ясаучы спортчы, Россияның спорт мастеры, 15 тапкыр Россия чемпионы, Европаның бронза призёры, милиция подполковнигы Яр Чаллы шәһәрендә яши.

Бу юлларны мин мәшхүр мөгаллимебез Бакый ага Зыятдиновның «Себер юлы буйлап: Карадуган, Арбаш авыллары тарихыннан сәхифәләр» дигән китабыннан алып яздым. 2010 елда бу китап чыкканнан бирле, авылдашыбыз Әхмәт абый бик күп мәртәбәләр ирешкән уңышларын яңартып, яңадан-яңа үрләр яулагандыр һичшиксез! Бүгенге көндә дә әле ул сафта, Яр Чаллы шәһәре ветераннар советы рәисе.

Мин аны якыннан күреп белмәсәм дә, туган йортына әти-әнисенең хәлен белергә кайткан вакытларын күп тапкырлар күргәнем бар, чөнки өйләре бездән бер өй аркылы гына. Ул чор кешеләренә хас күренеш булган кебек (күршеләре Абдуллада — 3, Мәликтә — 6, Фәриттә — 4, Ситдыйкта — 6, Мәхмүттә — 4, Шәрипҗанда — 5) бу гаиләдә дә 6 бала тәгәрәшеп үскәннәр. Нәкъ бүтән балалар кебек урамда туп типкәннәр, көтү көткәннәр, соңрак яшүсмер чорга кергәч комбайн ярдәмчесе булып эшләгәннәр. Ләкин Әхмәт абыйның бүтән иптәшләреннән аермалы буларак бер сәер гадәте булган, ул каяндыр гитара юнәтеп, капка төбендә гитара чиертеп утырырга яраткан. Шуңа күрә дә иптәшләре аңа әкәмәт Әхмәт дигән кушамат такканнар.
Әтиләре Әлтәф абый, лаеклы ялга чыкканчы, гомере буе кышын колхозда вак-төяк эштә булса, җәен җилкәсенә чыбыркысын асып, ферма маллары көтте. Әниләре, Гәүһәрия апа исә, Карадуган мебель (1988гә кадәр бөтен республикага данлыклы) фабрикасында эшләде. Әлтәф абый юаш кына, алдына карап елмаеп кына йөри торган абзый булса, аның карчыгы киресенчә, вакыты белән «Сафура бураннарын» очырта торган ут карчык иде (әле дә исән, авылыбызның иң өлкән кешесе, Карадуган авылында, кызы Нуриядә тәрбияләнә). Менә шулай, берсе ялкын булганда, берсе су булып, бер-берсен тулыландырып яшәделәр алар.

Җәй җитеп, халык Сабантуй мәшәкатьләре белән йөри башлаган бер чакта, аларның ишек алдыннан чык-чык, чык-чык итеп тимер төйгән тавыш ишетелә башлар иде. Бу инде Әлтәф абзый лапас күләгәсенә җайлап утырып, чалгы таптый, шушы арада печәнгә төшәргә әзерләнә дигән билге була иде.
Чыннан да, җәйге матур иртәләрнең берсендә, карчыгы белән бергәләп, капка-ишекләрен бикләп, печән чабарга китеп, көне буе күзгә-башка күренми торырлар иде алар. Шулай атна-ун көн югалып торып, көннәрдән бер көнне, көтүләр кайтып, кояш үзенең соңгы нурларын авыл өстенә сипкәндә, таш карьеры ягындагы басу юлыннан, Белорус тракторы арбасына ян-якка чыгарып шакмаклап төягән ике этажлы өй биеклегендә печән йөге кайтып керер иде. Йөкнең иң уртасында горур кыяфәттә, кадап куйган сәнәгенә ябышып, керләнеп беткән түбәтәен бераз янтайтып киеп, көне буе эссе кояшта эшләп, бите, күкрәге, куллары чуен төсенә кергән Әлтәф абый утырыр иде. Йөкне капка төбенә бушаткан, ефәк шикелле хуш исле елга печәнен балалары, кияү-киленнәре, күрше-күлән җыйнаулашып ярты төнгә кадәр печәнлеккә өярләр иде.

Менә шушындый үзләре гади, талымсыз, үзләре эшчән авыл кешесеннән чыгып, үз тырышлыгы, үҗәтлеге, тәвәкәллеге белән дөньякүләм танылу алган шәхес ул авылдашыбыз Әхмәт абый. Әле без аңа киләчәктә дә сикәлтәсез тигез юллар, яңадан-яңа уңышларга ирешүен, тормыш иптәше Рәхимә ханым белән, балаларының игеленен күреп яшәүләрен теләп калабыз.

Әти-әниләрне сайлап алмыйлар, диләр. Кем баласы син, көтүчеме, тимерчеме, укытучымы, әллә инде зур түрә баласымы? Бүген син бу якты дөньяда яшисең, эшлисең, зур казанышлар ачып, бөек үрләр яулыйсың икән, димәк, син гомерең буе сине тудырып кеше иткән әти-әниеңә бурычлы булып калуыңны берүк оныта күрмә! 

Ләйсән Әхмәтшина,
Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев