«Яратам!» дип муеныма асылынмасалар да, төртеп җибәрүчеләр табылмады
Вакыт алга чаба. Картлык дип аталып йөртелүче, рөхсәт-фәлән сорамыйча гына, җилкәңә менә һәм бер менгәч, инде ул аннан башкача төшми.
Кайсыбер кеше, картлыгыннан котылырга теләп, физзарядка ясый, иртән һәм кичләрен урамда трусиктан калып, йөгереп качмакчы була.
Мескеннәр, картлыктан йөгереп качып буламы инде, булмастайны! Аларның йөгереп барганнары минем, автобуста, тәрәзә кырыенда басып торган чагыма туры килгәндә, үз-үземә әйткән сыман итеп: «Муж вернулся с командировки раньше времени», — дип сөйләнеп алам. Автобус эчендәгеләр бер теге трусиктан йөгерүчегә, бер миңа карап шаркылдап көлеп, кайберләре егылып ук китә. Кемнәрдер картлыкны төрле диета тотып, хәтта ашамыйча ач торып хәлсезләндермәкче. Хәзерге көннәрдә картаймыш көндә йөгереп йөрүнең йөрәк өчен зарарлы, үлем-җитемгә китерүе билгеле. Әмма кулларына ике чаңгы таягы тотып «Скандинавия» йөреше дигән алым файдалы дип, урамнар шушы таяклы кешеләр белән тулды.
«Ак сарык, кара сарык — икесе дә сарык!» — дигән тәгъбир искә төшеп, таяк тотып кына Газраилне куркытып булмаганлыгын күреп, мин бу кешеләрне кызганам. Ә кайбер кешеләр, пластик операция ясатып, битләрендәге тарих тарафыннан салынган буразналардан котыла. Күпләр акча, байлык җыя. Озак, бик озак яшәргә җыеналар. Ләкин картлык беренчеләрдән булып килеп җитә һәм боларның озак яшәргә тиешле гәүдәләрен сүтә. Теге төшләрен, әле бу төшләрен сызлатып һәм чәнчеп, бик нык кына авырттыра, боларның тәннәрен җимерә. Картлык тарафыннан баш миендәге шөреп бушау сәбәпле, бик күпләр организм өстеннән контрольләрен югалта. Әйткәнемчә, мин картлыктан зарланмыйм. Әмма мин бабайга әйләнгәч, минем хатыным әбигә әйләнәчәк ич. Менә шул вакытта үземнең әби белән йокларга тиеш булачагымны уйлап, мин йокыга китә алмыйча, төннең күп өлешен йокысыз уздырам. Шул чак хатынымның миннән бик күпкә яшь булуы исемә төшә һәм тынычлап, изрәп йокыга китәм.
Картая барган саен, кеше микроскоп күзәтүе астында калгандай. Алдагы еллардан аермалы буларак, инде олыгаеп килүче кешегә сынап караучан күз карашы ташлап, аның кимчелекләрен эзлиләр. Үз-үзен тотышы да бик шәпләрдән түгел. Сөйләшүе дә сәеррәк, кигән киеме дә әллә ничек, йөзе дә бик ямьлеләрдән түгел, ашау-эчүенә чаклы ямьсез. Җыерчык баскан йөзләрендәге күзләренә чаклы төссезләнеп-тоныкланып калган. Болар — барысы да вакыт тарафыннан бирелгән, тормышның үзе тарафыннан иңдерелгән картлык билгеләре. Шушылай, карт кешегә карата гаеп итеп, хәтта яратмыйча караучылар нәкъ шушы кешеләргә охшап калачыкларын әле башларына китереп карамыйлар. Әмма картлык синең белән бер үк сәгатьтә, хәтта минутта ук дөньяга килә һәм, синнән бер адым да артта калмыйча, ияреп йөри. Ә үземә килгәндә, әле мин үземне карт кешеләр арасына кертмим, бары тик көзем — алтын чорым башлана, дип сөенәм.
Әйе, мин көзләрдә яшим. Алда мине салкын кышлар көтә. Кышларымның җитәсенә мин ышанам, ә менә минем язларым инде беркайчан да кире кайтмаячак. Алар артта — бер матур төш сыман. Мин бу хәлгә тыныч карыйм. Күпме кешеләр, бу гүзәл җирдәге көзләрен дә күрә алмыйча, тузганак чәчәгенең җилле көндә очып юкка чыгуы сымак, мәңгелектә юк булдылар.
Бәлкем, олыгаеп килүем сәбәпледер, бәлкем, һәр кешенең картаеп үләсен белгәнгәдер, картлык темасы минем язмаларымда шактый урын алды. Чынлап та, картлык минут һәм сәгатьләр, көннәр һәм атналар, айлар һәм еллар буена синең белән янәшә атлый. Килә бер көн, ул син утырган тормыш арбасына менә. Тора-бара синең кулдан дилбегәне алып, сине бөтенләй икенче якка, син барырга теләмәгән "каенлык«ка илтә. Синең карышып торуың, дару эчеп, кулларыңны селкеп күнегүләр ясавың һәм диетада утыруың аның күңелен йомшарта алмый. Ул синең башыңны җиргә таба игәннән-ия. Шулай булса да, кеше нәрсәгәдер өметләнә, картлыкка баш бирмәскә тели. Бер көнне халык арасында: «Теге кешегә инсульт булган, тегесен паралич суккан», — дигән сүз тарала. Укучым, сиңа әйтәм, ул кешене паралич сукмаган, бәлкем, картлык үзенең сөякле йодрыгы белән бәргән. Картлыгымның килеп җитәренә, бәлкем, бер-ике тукталыш калгандыр, барысы да Ходай кулында. Шунлыктан үзем исән-имин чагында, гәүдәмнең үлгәннән соң ятачак урынын барлыйм. Ул урын — тыныч һәм күңелемә ятышлы, мөмкин булса, урман-кырлар күренеп торган җирдә. Шул чагында, үз гаиләм кешеләре генә мине озатырга тиеш. Ни дисәң дә, мин үземнең җанымны йөрткән арбамны хөрмәт итәм.
Беренчедән, ул бик матур булмаса да, ямьсез дә булмады. «Яратам!» дип муеныма асылынмасалар да, мин килеп асылынганда, төртеп җибәрүчеләр табылмады. Зәңгәр күзле, куе чәчле, уртача гәүдәмне җаным бик тиз һәм җиңел йөртте.
Икенчедән, күп ашамады, симереп яки чәчләремне коеп, авыз-күзләремне чалшайтып һәм битләремә бик күп буразналар сызып та мине ямьсезләмәде.
Өченчедән, тырыш булды һәм ару-талуны белмәде. Соңгы көннәремә кадәр мине чын ир итеп саклады һәм яклады.
Дүртенчедән, тыйнак булды, пөхтә киенеп йөрде. Чират-мазарга юлыкканда, беркайчан да хатын-кыз һәм бала-чага, карт-корыдан алга узмады.
Бишенчедән, минем турында начар сүз ишеттерсәләр, ышанмагыз. Барлык кешеләргә дә яхшы күренү өчен мин изге дә, фәрештә дә түгел. Ихтимал, фәрештә булсам да: «Канатыннан йон коела», — дип яратмаслар иде. Йөрәгем дә берәү генә, ул тормыш иптәшемнең уч төбендә.
Алтынчыдан, тәнем-җаным тәрбияле булды. Үзен тудырып, ашатып-эчертеп яшәткән җиренә төкермәде. Ул үзе яшәгән тирәләрдә ашлык һәм яшелчә, җимеш агачлары һәм чәчәкләр үстерде. Мин аңа бик рәхмәтле.
Дөресен әйтергә кирәк, минем җаным үзе дә бурычлы булып калырга теләмәде. Ул гәүдәмә дөньяның бар матурлыгын күрсәтте. Зәңгәр күк һәм ястык кеби күпертелгән ак болытлар; алтынсу кояш нурлары һәм шул нурлар астында иркәләнеп ятучы энҗедәй чык бөртекләре; көмештәй чишмә сулары һәм хәтфәдәй үлән; матурдан да матур күбәләк һәм берсен-берсе уздырып сайраучы кошлары; яңгыр тамчылары һәм сафлыкның үзе сыман ак кар бөртекләре, иге-чиге булмаган матурлыклар. Әниемнең йомшак куллары, әтиемнән ишеткән бишек җыры, хатынымның иркә кочагы. Оныкларымның муенымнан кысып яратулары, җылы вә самими күз карашлары...
Әмма үзем санап узган матур тормышны ничекләр итеп калдырасы? Бәлкем, картлыкны алдалап, әле яшәргә дә яшәргәдер? Әгәр аңа үзеңнең күп ашап, аз эшләп, шунлыктан, май баскан корсагыңны ачып күрсәтергәдер? Әллә чит ил банкларында ятучы акчаңның күплеген әйтеп караргамы? Бәлкем, сөяркәләреңнең чибәрлеген әйтеп һәм чит-ят хатыннар тәрбиясендә үсүче ятим балаларың барлыгын белдерү булышыр? Юк! Инде сиңа беркем дә булыша алмый. Картлык якаңнан шундый каты боргычлап эләктергән, һич котылып калырлык түгел.
Ялга чыккач, буш вакыт күбәеп, узып баручы, инде азагына якынлашып килүче тормыш юлымны барлап, кайсыбер өлешләре белән якыннарымны да таныштырасы килеп, истәлекләр яза башладым. Оныкларым укый калсалар, минем юлымдагы ялгышларны кабатламас, кайсыбер урыннарын әйләнеп, кайбер урыннарын, киресенчә, турыдан гына ярып узарлар. Яманлыкның җәзасыз калмаганлыгын мисаллар белән дәлилләдем.
...Көн артыннан көннәр уза. Капка төбенә илтүче юл кыскарганнан-кыскара. Туган авыл, аның кешеләре танып булмаслык булып үзгәрде. Бары тик таныш капка, туган йорт һәм аз сандагы туганнар гына якын күрә. Бу хәлләргә карата җырчылар: «Чит-ятлар туган түгел, үз туганыңның кадерен бел», — дип җырлый. Туганлык хисләрен гарәп мәкале: «Әгәр эткә йомышың төшсә, аңа да туганым дип эндәшәсең», — дип үзенең фикерен куәтли. Элекке заман шагыйрьләре дә туганлык хисләре балдан да татлы, туганың булмаса, эч сереңне сөйләргә, туганнарча, туйганчы ата-анаңнарны искә төшереп, бер бушанып сөйләшерлек кешең дә булмас дип, туганлык хисләрен буй җитмәслек биеклеккә күтәргән.
Язмам ахырына якынлашты. Киләсе язма кайчан булыр, үзем дә белмим. Сезгә уңышлар, саулык, бәхет һәм бик рәхәт тормыш теләп аерылышам. Сау булыгыз!
Габдулла Исмәгыйлев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев