Изге Рамазан аеның изге җомга иртәсендә кайгылы хәбәр килеп иреште. Бар гомерен Балтач районының үзәк хастаханәсенә багышлаган, озак еллар терапия бүлеге мөдире булып эшләгән Илдар Гарәфи улы Сәлаховның рухи дөньяларны калдырып, бакыйлыкка күчүе безне бер мәлгә өнсез итте.
Ышанып булмастай коточкыч авыр хәбәр үзәкләрне өзде. Күңелләр әрнеде, йөрәкләр сыкрады. Бергә эшләгән еллар мизгел эчендә күз алдыннан үтте...
Без, кайчандыр хастаханә ишегеннән тәүге тапкыр атлап кергән яшь табиблар, хыял канатларын җилкән итеп, сәламәтлек өлкәсендә җиң сызганып эшли башладык. Артта – бертуктамый тоташ белем алулар, алда – олы юллар, хыял-максатлар... Һөнәри юлыбызны нәкъ тә менә терапия бүлегендә башлап җибәрдек. Ул вакытта безне, бертөркем яшь егет-кызларны, әлеге бүлек мөдире Илдар Гарәфиевич якты йөз белән каршы алды. Шул көннән бирле ул безне үз балаларыдай якын күрде, һәммәбезнең дә холкына юл таба белде.
Табиб булу – үтә дә кыен, җаваплы һөнәр. Илдар Гарәфиевич моның шулай икәнлеген беркайчан да онытмады. Ул һәрчак уяу булды, күпме авыруларның тарихларын өйрәнеп, тиешле дәвасын тапты, төпле киңәшләрен бирде. Яшәү белән үлем арасында көрәш барганда да күпме кешене коткарып, гомерләрен саклап кала алды. Авыруларга ярдәм итә алмаган, борчылган, убылып упкыннарга төшкән чаклары да булмагандыр түгел, булгандыр.
Тик Илдар Гарәфиевич йөрәк ярасын беркайчан да сиздермәде, төшенкелеккә бирелмәде, андый очракларны тыныч кына, сабырлык белән үткәрә белде. Иң мөһиме – аннан беркайчан да « ник сайладым икән бу катлаулы һөнәрне» дигән үкенү сүзләре ишетелмәде. Киресенчә, һәр адымында, һәр сүзендә һәм һәр карашында үз һөнәрен чиксез яратуы сизелеп тора иде.
Мәгълүм булганча, Илдар Гарәфиевичның районның сәламәтлек өлкәсенә, үзәк хастаханә үсешенә керткән көче-өлеше зур булды. Аның фидакарь хезмәте, нәтиҗәле эшчәнлеге күпчелек коллегаларга озак еллар дәвамында үрнәк була килде.
Безгә, терапия бүлеге коллективына, шушындый кешелекле, киң күңелле, ачык йөзле, тәҗрибәле җитәкче кулы астында эшләү бәхете елмайды. Безнең өчен бу чын мәгънәсендә горурлык иде! Һәм Илдар Гарәфиевич кебек изге җанлы кешене югалту безнең өчен, чыннан да, бик авыр булды. Бар дөньясы моңсуланып калгандай тоелды.
Эштә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк әти, кайгыртучан ир иде, Илдар Гарәфиевич. Тормыш иптәше Рәйсә ханым белән өч бала үстерделәр, бик матур яшәделәр. Һәръяктан да үрнәк иде алар. Уллары әтисе салган юлдан китте, бүгенге көндә башкалабыз Мәскәүдә табиб булып эшли. Рәйсә ханымның да, балаларының да, барлык-туганнарының, якыннарының ачы хәсрәтен уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез.
Янып калсын гомерең маяк булып, үзеңнән соң килгән буынга, дигән шагыйрь. Әйе, кеше бу дөньяга мәңгелеккә килми, әмма кылган яхшы гамәлләре аны онытырга ирек бирми. Без дә онытмабыз Сезне, Илдар Гарәфиевич, күңелебездә мәңге йөртербез, хәтеребездән мәңге җуймабыз.
Рәхмәт Сезгә! Сез кабызган шәфкать утын сүндермичә, антыбызга тугры булып яшәрбез, эшләрбез! Безнең йөрәкләрдә мәңгегә ак чәчкәдәй ап-ак булып, саф күңелле булып калырсыз! Без Сезне бик нык яратабыз, хөрмәт итәбез, сагынабыз! Авыр туфрагыгыз җиңел, урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын, рухыгызга багышлап кылган догаларыбыз барып ирешсен! Әмин!
Хушыгыз, кадерле табибыбыз, хезмәттәшебез!...
Балтач үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге коллективы
Нет комментариев