Хыянәт / Булган хәл
– Бүген бигрәк иртәләгәнсез! – Көтү каршыларга дип, каршы як күршеләренең капка төбенә җыйналган халыкны Булат шулай сәламләде. Авылның бу очында аларда гына эскәмия бар, иртә-кич шунда җыйналып, бераз дөнья, авыл хәлләрен гәпләшеп алалар
Кайчакта бәхәсләшеп, эләгешеп тә китәләр. Бигрәк тә Илһам яшьтие килсә… Үзен генә хаклы дип санаучы кордашының теле озынрак шул. Бөтен кешене тигезләргә дә җитешә ул. «Кызларны аны кем дә үстерә, менә малай үстергән булсаң, болын кадәр өйдә икәү генә утырып калмас идегез!» – Кызлары кияүгә киткәннән бирле Булатны әнә шулай дип үстерли ул. Түзә Булат, каты бәрелми. «Еще не вечер», – дип кенә куя. «Әле улларыңның икесе башлы-күзле булмаган, монда калалармы, китәләрме – билгесез…» – Монысын күңеленнән генә әйтә. Булат чыгып, озак та үтмәде, җиңел машина килеп туктады. Аннан 30–35 яшьләрдәге егет чыгып, русчалап исәнләште дә Булатларның өен сорады. – Здесь я, здесь… – Булат таныш түгел егетнең каршысына ашыкты һәм: «Кайттыңмы, улым!» – дип, кочагына алды. Таныш түгел егет тә үз телендә әкрен генә нидер әйтте, анысын җыйналган халык аңламый калды. Булатның «улым» дигән сүзе аларның һушын алган иде… – Улым, диме?! Сүз саен «еще не вечер» ди иде… Менә «вечер»ы шушы булган икән… Менә сезнең мактаулы, бик тыйнак, идеаль ир дигән Булатыгыз… – Илһамның бу сүзләренә җавап бирүче булмады. Көтү кайтып, малларын урнаштыруга Булатларга ашыгып күршеләре Наҗия килеп керде. – Бакчага чүпкә чыгармын дигән идем, тәпкемне генә үткенләп бир әле, Булат… – Үзе ялт та йолт карана… – Гөлия ни хәлләрдә соң, күренми? Аңлады Булат. Наҗиянең тәпке үткенләтү дигәне бер хәйлә генә… Читтәге улы эзләп кайткач, өйдә кара тавышлар чыгарга тиеш бит инде. Нишлиләр икән, хатыны Гөлия аяктан егылмадымы икән дип, тикшерергә керүе. – Әйбәт кенә, Наҗия! – Берни булмагандай, абзардан бер чиләк яңа сауган сөт күтәреп чыккан Гөлияне күреп, Наҗия аклы-күкле булды, тәпке кайратырга кергәнен дә онытып, чыгып китте. – Көтеп тор, хәзер берәм-берәм барысы да хәл белергә керәчәк, – диде Булат. – Нинди сәбәпләр табып бетерерләр икән… Шулай булды да. Сәбәпләрен дә таптылар, керделәр дә… Тик берсе дә бу йортта гайре табигый хәл күрмәде. Улының Сергей исемле булуын гына белделәр. Иртән инде бөтен авыл Булатның читтә улы булуын, кунакка кайтуын, өйләрендә кара тавыш чыгып, Гөлиянең аяктан егылуын… тагын әллә ниләрне мәш килеп сөйли иде. Кичкә таба күрше авылдан бертуганы Марзия апасы белән Гадил җизнәсе бик борчылу йөз белән килеп кергәч тә эшнең нидә икәнен аңлады Булат: «Сезгә дә барып җиттемени?!» – Нәрсә әйтерләр икән дип, уйнап кына «улым» дип каршыладым бит мин аны… Сережаның армиядәге дустым Игорьның улы икәнен беләсез бит… Сез дә шул әкияткә ышандыгызмыни? Кайтасын да әйткән идем. Әтисе үлгәч, озатырга баргач, аралар суынмасын, кайтып йөр, дип чакырган идем… – Гөлия, син ничекләр риза булдың бу әкияткә? – Әкият дип… бер сүздән шуның кадәр күпертерләр дип уйламадык та… – Менә хәзер ничекләр җыеп алырсыз да ничекләр акланырсыз икән… – Акланырга уйламыйм да. Хыянәтче дип тик санап йөрсеннәр. Ходай каршында да, Гөлиям каршында да, сезнең алда да йөзем ак… Миңа шул җитә. Аның каравы хәзер уллы да булдым…
Гөльяр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев