Синоптиклар иртәгәдән Һава торышы бозыла дип фаразлый, Татарстан төньяк циклон йогынтысына эләгә.
31 нче марттан ягъни чәршәмбе көнне Татарстанга төньяк циклон килеп җитәчәк, ул республикага көчле җил һәм явым-төшемнәр алып киләчәк, дип фаразлый синоптиклар .
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, мартның соңгы көнендә исә Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә -2, -7 градус салкын булса, көндез +3, +8 градуска кадәр җылыта.
1 һәм 2 апрельдә дә хәл яхшырмаячак, җепшек кар, яңгыр һәм буран көтелә. Шулай ук урыны белән көчле җил, көньяк-көнбатыштан, секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә температура -3, +2, көндез +4, +9 градус тәшкил итәчәк.
«Шимбә көнне республикада урыны белән яңгыр явачак. Температура фоны әллә ни үзгәрми: төнлә -3, +2 градус булса, көндез +5, +10 градуска кадәр җылытачак», - диелә синоптикларның фаразында.
Чыганак: Татар-информ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев