“Язылу бүләк ит” акциясе бара. Шул уңайдан “МДСУ” оешмасы җитәкчесе Рәшит Ильясов оешмада эшләп чыккан пенсионерларын “Хезмәт” һәм “Ватаным Татарстан” газеталарына яздырды.
”Рәшит Мәгъсүмовичның безгә карата җылы мөнәсәбәтләреннән берсе бу, – дип шалтыраталар редакциягә лаеклы ялдагылар.– Көндәлек хәбәрләрне белмичә яшәп булмый, район яңалыкларын бигрәк тә. Бик зур рәхмәт юмарт җитәкчебезгә.”
Нет комментариев