Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрле темага котлау тектслары

Төрле темага котлаулар

Татарча котлаулар кушымтасын әзерләүдә халык иҗаты һәм интернеттагы ачык сәхифәләр файдаланылды.

Туйга

Табышкансыз,теләп кавышкансыз

Пар булгансыз икән икегез

Бер-бререгезгә гомерлек яр булып

Матур,тату гомер итегез

Озатабыз сезне олы юлга

Озын юлга, гомер юлына

Уйны уйга,кулны кулга бәйләп

Йөрәк белән бергә булырга

Загс биргән язу-кәгазь бит ул

Саргая ул сандык төбендә

Саргаймасын сезнен саф мәхәббәт

Чәчәк атсын күңел түрендә

Курыкмагыз дошман сүзләреннән

Алардан сез өстен булыгыз

Тел алырга килгән дусларны да

Бусагадан ерак куыгыз,

Бар да була гомер иткән чакта

Давылларга каршы торыгыз

Бер-берегезгә кайчак юл куегыз

Кирәк чакта чыдам булыгыз

Шалтырамый тормый савыт-саба,

Шулай диләр халык телендә

Шалтырасын, әмма ватылмасын

Бу бөтенлек яшьләр өендә.

***

Котлы булсын яшьлек тантанасы,

Котлы булсын сөю хисләре.

Зур уңышлар белән алга илтсен

Сез барачак гомер юллары.

Туган көннәр

Тулып торсын бәхет чишмәсе,

Ташып торсын бәхет чиләге.

Озын гомер, саф мәхәббәт –

Барыбызның сезгә теләге.

***

Бергәләшеп әле бик күп тапкыр

Үткәреребез туган көннәрне.

Илле генә түгел, алтмыш, житмешне дә,

Сиксән, туксан, хәтта йөзләрне.

***

Котлы булсын туган көннәрең,

Юлларыңа гөлләр сибелсен,

... аеның саф җилләре сиңа.

Бәхет-шатлык кына китерсен.

***

Бәхеткәең охшаш булсын иде

Яңа яуган ап-ак карларга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

***

Ихлас күңелдән юллыйбыз

Иң-иң изге теләкләр:

Озын булсын гомерләр

Тыныч булсын күңелләр.

***

Котлы булсын, ... , туган көнең,

Гел шатланып үтсен көннәрең.

Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр

Якыннарың, барлык дусларың.

***

Котлы булсын туган көннәрең,

Юлларыңа гөлләр сибелсен,

... аеның саф җилләре сиңа.

Бәхет-шатлык кына китерсен.

***

Бәхеткәең охшаш булсын иде

Яңа яуган ап-ак карларга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

***

Ихлас күңелдән юллыйбыз

Иң-иң изге теләкләр:

Озын булсын гомерләр

Тыныч булсын күңелләр.

***

Котлы булсын, ... , туган көнең,

Гел шатланып үтсен көннәрең.

Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр

Якыннарың, барлык дусларың.

***

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

***

Гомереңнең бигрәк матур чагы,

30 (35) яшь - бит әле бары гомер башы.

Ирешерсең максат-теләгеңә,

Яннарыңда булса юлдашың.

***

Котлыйбыз без чын күңелдән,

Шатлык сездән һич китмәсен.

Тыйнак булган шушы бүләк

Бәйрәмегезне бизәсен.

***

Сокланырлык синең үткәннәрең,

Алдамаса икән көткәннәрең.

Бүгенгең дә синең матур булсын,

Көләч йөзең һәрчак балкып торсын.

Сиңа бары изге теләк:

Белеп яшә, син безгә бик кирәк!

***

Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,

Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын,

Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,

Гомер юлың еракларга дәвам итсен.

***

Уфтанма гомер уза дип,

Картлыкның да үз яме.

Иминлеге белән килсен

Туган көнең бәйрәме.

***

Туган көнең-юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән.

Барыбыз да бергә җыелып. Туган көнең, туган көнең

Күңелгә нур өстәсен.

Синең һәрбер туар көнең

Сипсен бәхет көлтәсен.

Җәен җиләк чәчкәсе бул,

Кышын кышлау гөле бул.

Яшәр гомерең озын булсын,

Безнең белән бергә бул!

* * *

Тормыш юлың балкып торсын,

Нурлы булсын күңелең.

Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

* * *

Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,

Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.

Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,

Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

* * *

Теләкләрнең телим изгеләрен,

Шатлыкларның иң-иң зурысын.

Бәхетләрнең көтмәгәндә генә

Килә торганнарын — Нурлысын.

Тырыш сезнең кулларыгыз,

Матур үткән юлларыгыз.

Барча туган-якыннарга

Һәрчак изге уйларыгыз.

Сез булганга без дә бик бәхетле

Сезнең белән якты көнебез.

Безнең белән сез дә бәхетледер,

Сезгә озын-озак гомер телибез.

* * *

Күңелең түрендә һичкайчан

Өмет кояшы сүнмәсен.

Бәхетле язмыш йолдызы

Гомер күгеңнән китмәсен.

Синең тормыш юлларыңда,

Очрамасын киртәләр.

Гел бәхетләр һәм шатлыклар

Алып килсен иртәләр.

* * *

Май кояшы нурын сипкән кебек,

Ташып-тулып килсен бәхетең.

Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,

Чынга ашсын хыял, өметең.

Котлы булсын, … , туган көнең,

Кояш кебек балкый йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән

Үтсен синең гомер көзләрең.

* * *

Күпме булса җирдә изге теләк

Без телибез сиңа барсында,

Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын

Туар көннең һәрбер таңында!

* * *

Якты кояш, гел елмаеп шулай,

Сипсен нурын алсу йөзеңә.

Уза гомер диеп, моңайма син,

Ерак әле гомер көзенә

* * *

45 ул күп тә, аз да,

45 яшь - олы юл.

Төрлесе булгандыр юлда,

Юллар җиңел булмый ул.

Авыр чакта бирешмәдең,

Сынмадың, сыгылмадың.

Тормышның давылларында

Аумадың, егылмадың.

***

Сиңа бүген 45 тулды.

Гөмер, диләр, аккан су.

Син шул гөмер уртасында

Бәхет кошын тапкансың.

Ир уртасы-ил тоткасы!

әле шундый яшь Синдә-

Җир җимертеп яшәр чагың

Син-аллалар яшендә!

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау тексты