Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Альбина Фазлыева: “Теләсә нинди хыялны тормышка ашырырга мөмкин”

Җәлил әти, мәсәлән, бик теләп кабак ризыкларын әзерли. Ирем ит ризыклары пешерә. Әни камыр ризыкларын әзерләргә ярата.

“Әни блогерлар” проектының исеме үк шәхсән миндә зур кызыксыну уятты. Атна саен “Сабантуй” журналының Инстаграмдагы аккаунтында турыдан-туры эфирда без әни блогерлар белән күрешеп сөйләшәбез. Эфирны караган укучыларыбыз үз сорауларын бирә, әңгәмәләр шактый җанлы, гамьле үтә. Соңыннан без әлеге әңгәмәләрне аккаунтыбызда саклап калдырабыз. Әлеге әңгәмәнең бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез. Бүгенге кунагыбыз – Альбина Фазлыева. – Альбина, белүебезчә  гаиләгез белән авылда ирегезнең әти-әнисе белән бергә яшисез. Бүгенге заман өчен шактый кыю адымга ничек бардыгыз, авылга кайтып төпләнү тарихыгыз нинди? – Әйе, бүген без Балтач районы Бөрбаш авылында яшибез. Мин үзем Киров өлкәсендә туып үстем, соңыннан Казанга тегүчелек һөнәренә өйрәнергә дип килдем. Башкалада укыдым, үземнең ательены булдыру хыялы бар иде. Тик хыялларымның башкача тормышка ашасын белми идем әле. Кияүгә чыкканда, әлбәттә, курыктым. Мине төп йортта яшәү түгел, нәкъ менә авылда яшәү куркыта иде. Ләкин тормыш иптәшем үзе дә авылдан, авыл тормышын ярата, туган җире хакында сокланып сөйли иде. Мин яши-яши ияләштем, хәзер инде тормышымны башкача күз алдына да китерә алмыйм. Авылда хәзер бөтен мөмкинлекләр бар. Ә инде сагынган вакытта шәһәргә барып кайту бер дә авыр түгел. Без балалар белән Казанга рәхәтләнеп барып ял итеп кайтабыз. – Ә хыялларыгыз? Шәһәрдә теләкләрегезне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күбрәк булгандыр? – Дөресен генә әйткәндә, мин дә шулай уйлый идем. Ләкин авылга кайту белән миңа үземә бер бүлмә бирделәр. Минем тегү осталыгым хакындагы хәбәр бик тиз таралды. Яныма клиентлар килә башлады. Шулай итеп мин үз теләгемә ирештем: әкренләп кенә заказлар ала башладым. Соңрак Инстаграмда үз блогымны булдырдым. Шулай ук яулыклар, тюрбаннар сату буенча интернет-кибетемне ачтым. Чикләүләр һәрвакыт безнең башыбызда гына була, әгәр дә хыялың бар икән, аны, кайда яшәвеңә карамастан, тормышка ашырырга мөмкин. Барысы да үзеңнәң тора! – Сез бит әле өч бала әнисе, төп йортта ирегезнең әтисе, әнисе белән бергә яшисез, үз эшегез дә бар, блогерлык та күп вакытны аладыр. Барысына да ничек җитешәсез? Балаларны тәрбияләүгә ничек вакыт табасыз? – Мин үзем дәү әнием белән үстем. Ул шулай ук тегүче иде, йорт эшләрен дә бик җитез башкарды. Беркайчан да бары тик ашарга пешереп, өй җыештырып кына ятмады. Минемчә, шәхси үрнәктән дә яхшырак әйбер юктыр. Ул безгә дә үз эшегез булсын, үз эшегезне булдырыгыз дип әйтә иде. Мин моны күреп үстем. Шуңа күрә, моның авырлыгын күрмим. Вакытны дөрес итеп бүләсең икән, барысына да өлгереп була. Әни кеше гаиләсен дә карый, эшен дә эшли. Балалар да моны күреп үсә. Минемчә, иң яхшы тәрбия менә шул була инде. – Ә шулай да, бергә яшәү ничек соң? Каенана-каената белән бер түбә астында яшәүчеләр бик сирәк бит инде хәзер. – Безнең Җәлил әти һәрвакытта да балалар, оныклар белән бергә яшәргә хыялланган. Чынлыкта, бер түбә астында яшәүнең бер авырлыгы да юк. Ул миңа кияүгә килүгә үк: «Кызым, син безне тыңла, «ярар» дип әйт һәм үзең кара инде», - диде. Әлбәттә, беренче чиратта, бер-береңне аңлау кирәк, юл куя белү мөһим. Сабыр итә белү кирәк. Без – яшьләр дә, өлкәннәр дә бер-беребезгә юл куеп яшибез. – Балалалар белән татар телендә аралашасызмы? Бүгенге көндә телне ничек саклап калырга? – Мин Киров өлкәсендә үстем, анда күбрәк рус телендә аралаша идек. Татарстанга килү белән татар телемне яхшырттым. Кияүгә килгәч тә үз өстемдә эшләдем, хәзер дә татарча китапларны күпләп укыйм. Гаиләдә бары тик татарча сөйләшәбез. Балалаларга да гел китап күрсәтәм, китап укырга тырышам. Шулай итеп, әкренләп алар да татарча китапларга ияләшеп үсә. – Блогер булу – шактый күп вакытны ала торган хезмәт. Моңа ничек килдегез? – Мин үземнең теккән киемнәремне башта «ВКонтакте»га куя идем, соңыннан иптәш кызларым миңа аны Инстаграмга куярга киңәш иттеләр. Әкренләп бу социаль челтәргә дә күчтем. Эш барышын видеога төшереп куя башладым. Шулай итеп, миңа таныш-белешләр языла башлады. Соңрак постлар яза башладым. Миңа бу эш һәрвакыт ошый иде.  Студент вакыттан ук инде минем кечкенә генә куен дәфтәрләре бар иде. Мин анда кызыклы фикерләрне, шигырьләрне яза идем. Шуңа күрә минем өчен пост язу авырлык тудырмый. Мин рәхәтләнеп үз фикерләрем белән бүлешәм, укучыларга да бу ошый, алар үз комментарийларын калдыралар. – Иптәшегез моңа каршы килмәдеме? – Юк, ул каршы килмәде. Баштарак бу эшемне уен кебек кенә кабул итсә дә, соңыннан җитди эш икәнлеген аңлый башлады. Бүген ул миңа ярдәм итә. Ләкин минем сторисларда бик күренергә яратмый. Аның белән һәрвакыт киңәшләшәм. Ул миңа үз фикерләрен әйтә. Пост куйгач, мин аннан: «Лайк куйдыңмы?» - дип сорап торам))) – Аш-су әзерләү мәсьәләләрен ничек хәл итәсез? – Безнең кухняда – коммунизм (көлә). Кем тели, шул әзерли. Җәлил әти, мәсәлән, бик теләп кабак ризыкларын әзерли. Ирем ит ризыклары пешерә. Әни камыр ризыкларын әзерләргә ярата. Безне коймаклар, мантыйлар белән сыйлый. Ә инде төп ашарга пешерүче мин үзем дип әйтер идем.

  Альбина белән рәхәтләнеп бер сәгатькә якын сөйләштек. Ул безгә тегү эшенең үзенчәлекләре, блогерлык эшенең җаваплылыгы турында озаклап сөйләде. Гомумән, әңгәмәбез бик җиңел, шул ук вакытта, мәгънәле булды. Тулы вариантын безнең Инстаграмдагы аккаунттан кереп карый аласыз.
Тулырак: http://sabantuyjournal.ru/news/trbiya/albina-fazlyeva-tels-nindi-khyyalny-tormyshka-ashyryrga-mmkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әни кеше