Хезмәт

"Белгечләр өчәү генә, ә пособиеләр алучылар саны 16 меңнән артык"

Социаль яклау бүлегенә килүдән тыймыйбыз, бары тик, коронавирус чире белән авыручылар күп булганлыктан гына, килми торуыгыз хәерле дип әйтәбез.

Социаль яклау бүлеге район халкының күпчелек мөрәҗәгать итә торган урыны. Биредә көн дәвамында кеше өзелми. Хәзер коронавирус чире киң таралган вакытта бүлек нинди режимда эшли? Район халкын нинди таләпләргә нигезләнеп кабул итә? Бүлек җитәкчесе Алсу Гатиятуллина менә ниләр киңәш итә ди:

- Социаль яклау бүлегендә кабул итүләр алдан язылып килү тәртибе белән бара, әгәр дә сорауларны дәүләт хезмәте порталы аша хәл итеп булмаса гына, чиратка язабыз. Сорауларны порталда хәл итеп була икән, без ул кешеләрне кабул итүгә язмыйбыз, алар информацияне порталдан алырга бурычлы, моның өчен порталда бөтен мөмкинчелек тә бар.

- Мәсәлән, кәгазьләр күтәреп киләләр -Мир картасын үзгәрттек, реквизитларын сезгә тапшырабыз, диләр. Аның өчен безгә киләсе юк. Ул реквизитларны “изменение выплатной информации» дигән бүлеккә кереп, порталдан гына да үзгәртеп була.

- Элгәре, беренче бала тугач та, РФ Президенты акчасын алу өчен бөтен документны социаль яклау бүлегенә килеп тапшырасы иде. Хәзер шундый яңа мөмкинлек туды – 15 октябрьдән башлап, аларның берсе дә безгә килми, заявканы портал аша җибәрә, без аның керемнәрен электрон тәртиптә генә тартып алабыз да, пособиены билгелибез. Бөтен бала пособиеларын, нинди төре бар, барысын да портал аша эшләп була. Шунысы да бәхәссез, портал аша эшләү бик җиңел, вакытны да артык сарыф итми, социаль яклау бүлегенә дә килеп торасы юк. Чир нык таралган вакыттта бигрәк тә файдалы алым бу.

- Өлкәннәр буенча. Аз керемлелек буенча субсидияләргә гаризаларны шулай ук 15 октябрьдән башлап, электрон тәртиптә биреп була, ялгыз яшәүчеләр өчен аеруча да җайлы мөмкинлек. Без аңлыйбыз инде, әбиләр белеп бетермиләр, әмма аларга социаль хезмәткәрләр булыша ала. Кем социаль яклау бүлеге карамагында түгел, авылда социаль хезмәткәрләр булмый калмый, мөрәҗәгать итсеннәр,һичьюгы волонтерларны булса да өйрәтергә җәлеп итәрбез.

- Гаризаны җибәргәннән соң, гариза кабул ителгәнме- юкмы, акча түләнәчәкме, түләнми икән ни өчен икәнлеге шунда үзеңнең шәхси кабинетыңа җавап булып килә. Күп очракта безгә “акча кермәдеме?” дип шалтыраталар. Айның 26нчы числосына кадәр көтәргә кирәк, тиеш булып та билгеләнгән сумма килмәсә генә борчыла башлыйсы.

- Безнең телефоннарны гел буш түгел диләр, кирәкмәгән сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп, шуңа күрә буш түгел алар.

- Тагын бер искәртәбез: өйдән чыкмый , дәүләт порталлары аша гына эшләп була торган эшләрне шул электрон тәртиптә генә башкарырга кирәк. Хәзер бу проблема түгел, һәркемдә диярлек кәрәзле телефон, ноутбук, компьютерлар бар. Социаль яклау бүлегенә портал аша эшләп булмый торган мәсьәләләр буенча гына мөрәҗәгать итсәгез иде. Коронавирус чире куркыныч янаганда, бер-беребебезне саклап яшәү зыянга булмас. Чир янәшәбездә генә йөри бит.

- Белешмәләрне (справкаларны) ничек алуга килгәндә, башта алдан языласы, аннна без белешмәне вахтага куябыз, шуннан алып китәсе була.

- Район халкы дөрес аңласын иде, социаль яклау бүлегенә килүдән тыймыйбыз, бары тик коронавирус чире белән авыручылар күп булганлыктан гына, килми торуыгыз хәерле дип әйтәбез. Телефоннар да гел шалтыратып торучылар булганга күрә буш түгел. Күпвакыт безнең гариза язарга безнең срок җиттеме әле дип сорыйлар, аны да дәүләт хезмәтләре порталыннан карап була. Бездә бу юнәлештә эшләүче  белгечләр өчәү генә, ә районда пособие алучылар саны 16 меңнән артык. Сәламәтлекне, иминлекне кайгыртыйк, вакытны янга калдырырга өйрәник, иптәшләр!

Бүлек җитәкчесе белән Зөлфия Шакирова сөйләште.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: