Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гариф Ахуновта су юк, су килми

Мөрәҗәгать иткәч, коммуналь хезмәткәрләр үзләреннән торганны эшләп карады, әмма берни дә үзгәрмәде. Югарыдагы хөрмәтле җитәкчеләр ишетсен иде безне."

Җәйгә кереп, көннәр эссе торуга, Балтач бистәсенең Гариф Ахунов урамына су килми башлый. " Яңгырлы көнне килә дә, кояшлы көннәрдә юк, -диләр биредә яшәүчеләр.- Инде белгечләргә дә әллә ничә мөрәҗәгать иттек, җитәкчеләренә дә бардык. Һаман да бер сүз- сезгә су Сәйдәш урамыннан килә, сез биектә яшисез, сезгә менеп җиталмый. Безнең бит суга түләми калган аебыз юк, хәзерге заманда мөмкинлекнең чиге юк, нинди генә программалар эшләми. Сусыз торып буламы соң, үткән гаетне дә сусыз каршыладык, үзизоляция шартларында да җиңел булмады, киләсе гаетне дә сусыз каршыларбыз микәнни? Дөрес, мөрәҗәгать иткәч, коммуналь хезмәткәрләр үзләреннән торганны эшләп карады дип беләбез, әмма берни дә үзгәрмәде. Югарыдагы хөрмәтле җитәкчеләр ишетсен иде безне."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ЖКХга шалтыраткач, "Хэерче борынгы совет заманында куелган оборудование ничек эшлэсен инде", - дип жавап бирделэр. Ел саен Ахунов, Карим, Файзи, Фазлыев урамнарында торучы Халык кубэя. Лэкин ЖКХ ны, район житэкчелэрен бу проблема борчымый. Халык тилмерсэ Дэ ярый, ин мохиме парклар тозелэ, фонтан да коне тоне Эшли, нигэжер суы бетми, Ярак чурма авылына федеральная трасса ясала.

    • аватар

      Gulnara.ni

      0

      0

      Жэй башланганнан бирле юнлэп су булганы юк. Салкынрак коннэрдэ генэ курэбез аны, ул ин бэхетле коннэр була. Эз генэ эсселек башланса, 16.30 дан тонге 12 гэ кадэр су булмый иде. Бу атнада иртэдэн ук бетэ башлады. Хэзерге коронавирус вакытында саклану чараларын ничек утэргэ тиеш без? Кемнэрдер фонтаннарына хозурланып, затлы газоннарын суга туендырганда, бер тамчы суга тилмерэбез. Сунын басымы ел эйлэнэсендэ дэ ЖКХ белэн тозегэн килешугэ туры килми. Э тулэуне ай саен бер кон дэ сонга калмыйча тулэп барабыз бит. Безнен проблеманы хормэтле житэкчелэребез куреп, анлап, тиз арада унай чишелеш табар дип ометлэнэбез.

      Теги: су