Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телләр елы

Гимназия милли-мәдәни үзәк булырга әзерме соң?

Балтач гимназиясе директоры Ринат Камил улы Мөхәрләмовтан биш сорауга – биш җавап

Районда татар теленә мөнә-сәбәтне арттыру юнәлешендә оешкан комиссиянең тәүге утырышында ук Балтач гимназиясен милли-мәдәни үзәк итү мәсьәләсе кузгатылды. Әлеге мәсьәләгә районда татар сыйныфлары булмавы, булса да анда балаларның бик аз укуы этәрде. Ә гимназия милли-мәдәни үзәк булырга әзерме соң?

Әлеге уңайдан Балтач гимназиясе директоры Ринат Камил улы Мөхәрләмовтан биш сорауга – биш җавап:

1.– Ринат әфәнде, гимназиядә татар сыйныфлары бар иде инде. Әмма биредә балалар аз укыды. Хәзер исә татар сыйныфларына бирергә теләүчеләрнең саны арта. Моңа ничек ирешә алдыгыз?

– Әти-әниләрнең ихтыяҗын – нәрсә белән кызыксынуларын өйрәнеп, аралашып-фикерләшкәннән соң, башлангыч татар сыйныфларында инглиз телен күбрәк укытуны максат итеп куйдык. Хәзер беренче сыйныфта инглиз теле түгәрәк булып бер сәгать урынына өч сәгать керә. Әлбәттә, бушка. Юкса, әти-әни бит баласын түләүле түгәрәкләргә йөртә. Һәм бу бик әйбәт башлангыч алды. Татар сыйныфларына балаларын бирүчеләр күбәйде.

2.– Болай эшләү башка сыйныфларда инглиз теле укытуга зыян салмыймы? Укытучылар җитәме?

– Моның бернинди ди зыянын күрмәдек. Ел башыннан ике яңа инглиз теле укытучысы гимназиябезгә эшкә кайтты. Шуңа күрә каршылыкларга юлыккан юк, эшне көйли алабыз.

3.– Гимназиядә ничә милләт вәкиле баласы укый?

– 90 процент татар балалары укый. Аннан кала рус (4%), удмурт (3%), мари, әзербайҗан, үзбәк, әрмән балалары белем ала.

4.– Ни өчен балалар рус теле төркеменә тартылалар? Мөгаллим-җитәкче буларак сез ничек уйлыйсыз?

– Сер түгел, татар телен укыту төркеменнән балаларын рус теле төркеменә күчерүче әти-әниләр бар. Татар теле балага авыр бирелә, диләр. Бу чыннан да шулай, укыту программасы авыррак. Ә рус төркемендә татар теле җиңелдән бирелә. Бу хакта министрлыкта беләләр, әлеге юнәлештә эш бара, алга таба укыту программасы башкача булыр, җиңел үзләштерелер дип көтелә.

5.– Тик торганнан гына килеп туган мәсьәлә түгел бу – татар теле укытучысы балаларга хәзер дәрес темасын аңлата алмый башлады, чөнки балалар татар телен белеп бетерми, шунлыктан укытучы башта дәрес темасын татарча сөйли, аннан яңадан русча аңлата. Ә менә сез әйткән башлангыч татар сыйныфларында укыту татарча гына буладыр бит инде?

– Башлангычта төп фәннәр – математика, әйләнә-тирә мохиттән кала, барлык дәресләр дә татарча үтә. Ә төп фәннәр, аңлашылганча, имтиханнарга хәзерлек йөзеннән, русча үтә. Тәрбияви юнәлештәге милли-мәдәни үзәк буларак, гимназия татар телен саклап калырга, милли гореф-гадәтләрне барларга, традицияләрне яңартырга әзер. Хәзер менә русча стендлар, элмә такталар янына татарчаларын да эшләргә җыенабыз, милли-мәдәни үзәк икәнлегебезне ерактан ук танытып торучы баннерыбыз да булачак. Дәрестән тыш үтүче тәрбияви чаралар да татар телендә алып барыла.

– Уңышлар сезгә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган тел