Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Рәфхәт Шәкүр улы кебек шәхесләребез, дустыбыз булу, безнең зур байлыгыбыз, горурлыгыбыз

Билгеле шәхес, тарихчы Рәфхәт Шәкүр улы Зариповның 80 яшьлек юбилее булып узды

Бу көннәрдә районыбызда гына түгел, республика матбугатында да үзенең тирән фикерле язмалары белән билгеле шәхес, тарихчы Рәфхәт Шәкүр улы Зариповның 80 яшьлек юбилее булып узды. Бу юлларны язучы, миңа, Рәфхәт абый белән күптәннән таныш булып, даими аралашып яшәргә насыйп булды. Чөнки безгә- көшкәтбашлыларга, башлангыч сыйныфны авылда укыганнан соң, аның туган авылы, үзенең борыңгы мәдрәсәләре, Гали, Ишмөхәммәт ишаннары белән билгеле булган Түнтәр авылында сигезенче сыйныфка кадәр укырга туры килде. Рәфхәт абыйның тормыш юлы иң фаҗигале елларга туры килә .Бу чорда туганнар, тормышның иң зур авырлыкларын күргән, хәзер инде җырларга гына кереп калган “Ухалла арбасы “тартып, “лаеш шулпасы “ эчеп үскән буын -тарихка “Сугыш чоры балалары” булып кереп калдылар. Аларга бик иртә нечкә муеннарына тормышның авыр камытларын кияргә туры килә. Юбилярның тормыш юлында, чык тамчысында Кояш чагылгандай, тулы бер чор балаларының авыр тормышы чагыла.Узган тормыш юлын ул болай тәсвирлый.”Әтиемнең әтисе Зариф бабай ятимлектә үскән. Гомере буе байларга урман кискән. Әтием Шәкүр сугышка кадәр авылдагы 7 коммунистның берсе була.Авыл советы рәисе, мәктәптә һәм колхозда завхоз булып эшли. Бөек Ватан сугышында һаләк була. Әниемнең әтисе Гариф бабай тирә- юнь авылларда данлыклы тимерче, балта һәм буяу остасы була. Аның хатыны- әбием Бибиҗамал бик оста кием тегүче була. Мин әтием сугышка киткәч, 1941 елның 6 сентябрендә гаиләдә өченче бала булып дөньяга кигәнмен. Безне өч баланы әниебез карап һәм тәрбияләп үстерде.Өчебезне дә урта белемле итеп укытты.Абыем һәм апам училище тәмамладылар,мин югары белем алдым . Сугыштан соңгы бу чорда хәтта әтиле гаиләләрдән дә 3 балага урта белем биреп укыта алу бик сирәк күренеш иде. Әнием үтә тырыш, булдыклы хатын иде .Ул бригадир, ферма мөдире булып эшләп, 1933 елда республика колхозчылар съездында катнашкан. Имчәк бала(минем) белән сугыш чорында 4 ел тимерче булып эшләгән. Соңгы вакытта районнан (Чепьядан-8 км) җәяүләп 5 ел һәм ат белән 10 ел дәвамында почта почта ташыды. Оста тегүче булып, авыл халкына арзан бәягә күлмәкләр һәм костюм чалбарлар текте”. Рәфхәт абый 5 яшендә абый-апаларыннан укырга өйрәнә. Түнтәр җидееллык, Чепья урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, 1959 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика- математека факультетына укырга керә. Анда укыганда җиде семестер дәвамында “5 ле” гә генә укып, күтәренке степендия ала. Өйдән ярдәм алу мөмкинлеге булмаганлыктан, ул иптәшләре белән вагоннардан күмер, яшелчә һәм бәрәңге арпа, цемент бушатуга,тиреләр төяргә йөри. Радио белән бик мавыга. Ул чорларда транзисторлар барлыкка килә. Ул детальләрдән батарейка белән эшли торган кесә радиолары җыя. Уч төбенә сыя торган һәм кесәгә салырлык радиоалгычлар ясый. 1962-1963 елларда , студент чорларында, кич белән һәм ял көннәрендә Казанның Идел буе Пионерлар йортында радиотүгрәк җитәкчесе булып эшли. Ул буш кичләрен Ленин китапханәсе залларында(хәзерге Милли китапханә) китап белән шөгельләнеп үткәрә. “Смена” фотоаппараты сатып алып, фотога төшерү серләрен өйрәнә. Соңрак “ФЭД”, ”Киев” фотоаппаратлаы сатып алып интенсив рәвештә фотогрфия белән шөгыльләнә. 1959-1963 елларда “Татарстан яшьләре”нә, “Ялкын” журналына языша башлый. 1961 елда “Яшь ленинчы”чыга башлагач, андагы журналистлар да аны бик тиз күреп алалар. Ул аларның актив хәбәрчеләре булып китә. Рәфхәт абый бу редакцияләрдә эшләгән Венера Ихсанова, Әнәс Сәләхетдинов, Миншәех Зәбиров, Марс Шабаев һәм башка күп журналистларны үзен яарга өйрәткән чын остазлары дип саный. Студент вакытында әле ул бервакыт “Чаян” журналының җаваплы сәркатибе Альберт Яхин янына йөри. Халыктан 100 гә якын татар халык мәкальләре туплый. Институтны тәмамлап Рәфхәт Шәкүр улы 1963 елда физика, электроника һәм радиотехника укытучысы буларак Чепья урта мәктәбенә укытырга кайта, һәм анда өч ел эшли. Аннан соң бер ел армия хезмәте, анна ул запастагы офицер булып кайта. Хәзер запастагы капитан. Армиядән кайткач, ул бөтен хезмәт юлын туган авылы Түнтәр мәктәбендә балаларга төпле белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Аның хезмәт стажы 45 ел булып, 40 елы туган авылында. Методик яңалыкларны үстерү һәм тормышка ашыру буенча системалы рәвештә методик докладлар һәм мәкаләләр яза, аларны район һәм республика матбугатында бастыра. Рәфхәт абый тырышлыгы белән районда 10 ел “Абага чәчәге” яшь физиклар конкурсы оештырылы, аның материаллары районның “Хезмәт” газетасында бирелеп барылды. Шулай ук ике ел район ГИБДД оешмасы белән берлектә, “Көнбагыш чәчәге” конкурсы оештырып, балаланы юл йөрү, иминлек кагыйдәләренә өйрәтүдә мавыктыргыч чаралар оештырды. Ул район һәм республика мәктәпләре укытучылары алдында чыгышлар ясый. 37 ел педагогик эшчәнлегенең 7 елында ул мәктәп директоры 15 елында укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары- завуч була. Мәктәптә эшләү чорында Рәфхәт абый укучыларга әхлак тәрбиясе бирү, туган җиргә һәм уган илгә мәүәббәт тәрбияләү буенча зур эшләр башкара. Укучыларны Казанга, Ульяновскига , Мәскәүгә ,Малмыжга һәм башка урыннарга экскусияләргә йөртә. Карашын, фикерләүләрен киңәйтү өчен, җәйге ял вакытларында башта үзе генә, аннан соң гаиләсе белән СССРның бик күп төбәкләрендә булырга өлгерә.Бу маршрутка Ташкент, Сәмәркәнд, Әстерхан һәм Саратов, Волгоград һәм Киев, Севастополь һәм Одесса, Ленинград һәм Таллин, Петрозаводск һәм Рига, Минск һәм Калининград Мәскәү һәм Киров, Горький һәм Чебаксар, Свердловск, Тобольск,Төмән, Сургут, Новосибирск, Сочи , Тбилиси һәм башка шәһәрләр керә! Шуның нәтиҗәсендә ул бу һәм башка шәһәрләр . аларның тарихы, истәлекле урыннары һәм халыкның ул чодагы тормышы турында бик күп мәгълүматлы. Юбиляр үзенең бөтен күргән белгәннәрен газета – журналларда яктырта баруы белән дә мактауга лаек. Бу күзәтүләр, тикшеренүләренең нәтиҗәсе итеп ул зур- зур , йотлыгып карый торган, укый торган китаплар чыгарырга да көч тапты. Аларның берничәсенә тукталып китик. ”Хәтер сандыгы” китабын ул 2017 елда бастыра. Китап 600 битле. Бу китапка ул үзенең “Татарстан яшьләре “ газетасында чыккан 200 язмасын урнаштыра.Ул бу китапка барлык материалларны энә күзеннән уздырып, эшкәртеп биргән газетаның Хатлар бүлеге мөдире, журналист Нәзилә Сафиуллинага, бөтен редакция коллективына олы рәхмәтен белдерә. Китап искиткеч мавыктыргыч итеп язылган, анда Түнтәр авылы һәм Рәфхәт абыйның үзенең токымы турында киң материал бирелгән. Ул аны сату өчен түгел, фәкать авылдашларына бүләк итү өчен бастыра. Ул бастырып чыгарган икенче зур тарихи хезмәт-“Тирән тамырлы Түнтәрем”китабы. Китап үзе 10 томнан- китаптан тора. Бу китапны укыганда, андагы фотоларны караганда авторның гаять киң белемле, тарихчы-галим икәнлегенә ышанасың. Һәм инде соңгы, 2021 елда чыккан “Бакыйлыкка күчкән әби – бабаларыбыз рухына бер дога “ китабы. Китап 943 битле.Анда Түнтәр, анда яшәгән авылдашлары турында 2500 фоторәсем генә бар. Китапны чын тарихи хезмәт дип әйтеп була. Аны укыганда авторның гаять тирән белемле, тормышның төбеннән, аның барлык баскычларын узган талантлы шәхес икәнлегенә кат кат ышанасың. Китапта авылның гомүми тарихы белән бергә ,Түнтәрдә яшәгән һәр гаиләнең үзенең токымы турында киң мәгълүматлы язмалары, фоторәсемнәре урнаштырылган. Анда авылдан чыккан күп кенә күренекле шәхесләр турында да зур мәгълүмат бар. Минемчә, бу китап авыл тарихын язарга теләүчеләргә дә зур үрнәк, ярдәмче булып тора. Монда Рәфхәт абыйның өч китабы гына китерелде. Алар зур хезмәтләр булсалар да, берсен берсе кабатламыйлар, һәрберсендә 400 еллык тарихы булган Түнтәр авылы, аның кешеләре, Түнтәр мәдрәсәсе аша узган күренекле шәхесләр турында яңа мәгълүматлар бар. Күп еллар бергә аралашып яшәү нәтиҗәсендә мин аның гаять кешелекле, ярдәмчел булуына сокланам, күп мәсьәләләрдә ярдәм, киңәш сорыйм. Балтач районы энциклопедиясен төзүче , икенче мөхтарәм шәхесебез Мөхәммәтшин.Г.С. аңа бәя биреп:”Бу китапны(Энциклопедияне) хәзерләүгә дә аның бәяләп бетергесез хезмәте керде”,-ди. Инде сиксәне тулса да Рәфхәт абый гел иҗади эштә. Әле генә чыккан ( авторлары Ирек Һадиев,Раиф Мәрданов) “Балтач төбәгенең ташъязма истәлекләре” китабын хәзерләүдә аның да зур өлеше бар.Ул инде авторлар белән дистә елдан артык хезмәттәшлек итә. Борнак авылы зиратындагы, Түнтәр мәдрсәсен 40 ел җитәкләгән Ишмөхәммәт хәзрәт кабарен эзләп табу, аңа мемориаль такта куйдыру буенча да аның хезмәте зур.Ишмөхәммәт хәзрәтне 1919 елның 9 маенда, Колчак гаскәрләре Малмыжга якынайгач, кулга алып, тугыз дин эшлеклесен судсыз нисез Малмыжга алып төшеп аталар. Түнтәр абзыйлар төнлә аның мәетен яшереп алып кайтып, Борнак зиратына күмәләр.Түнтәргә алып кайтырга куркалар.Хәзер бу кабер районның туристлар маршрутына керде. Борыңгы Түнтәр зиратында да аның тырышыгы белән 28 кабер ташы табылып, укылды, яңартылды. Түнтәр авылында бик кадерле, тарихи экспонатлар белән “Авыл тарихы музее” оештырылды. Рәфхәт абыйның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте эш дәверендә район мәгариф бүлегенең, Мәгариф министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ике тапкыр республика Политик мәгариф йортында мактау тактасында фотосы тора.Югары категорияле физика- информатика укытучысы исеменә, Хезмәт ветераны медаленә, Россиянең мәгариф отличнигы исеменә лаек була.2001 елда ТР Мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлар өчен” мактаулы билгесенә лаек була. Әммә, Рәфхәт абый эшчәнлегенә, узган тормыш юлына бәя биреп болай ди”: Иң куанычлысы, мин укытып чыгарган укучыларымның абсолют күпчелеге тормышка чын кешеләр, хезмәт сөюче җир хуҗалары, тәрбияле гаилә членнары, үз профессияләрен тирән белүче белгечләр булып җитештеләр. Алар арасында бик күп механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, офицерлар, инженерлар, квалификацияле эшчеләр, галимнәр бар.Иң әһәмиятлесе, туган авылым халкына хезмәт итүдән,авылдашларның рәхмәтен даими ишетүдән куанам, гаилә бәхетенә горурланам. Хатыным Гөлзада бик яхшы тормыш иптәшем булды. Бик матур итеп гомер кичерәбез.Гөлзада мәктәп китапханәчесе булып эшл. Кызыбыз Энҗе КДУны тамамлаган, гаиләсе белән Кукмара районында яши, оныгыбыз бар. Улыбыз Фәннүр, Казан Аграр университетын тәмамлап, Биектау “Элита” нәсел берләшмәсен җитәкли. Гаиләсе бар, ике оныгыбыз үсә. Гаиләбезнең тигез, борчу -мәшәкатьсез , балаларыбызның белемле, тәрбияле, таза- сау, кешеләр өчен игелекле булып үсүләрен телим”. Рәфхәт Шәкүр улы кебек шәхесләребез, дустыбыз булу, безнең зур байлыгыбыз, горурлыгыбыз.

Балтач районының Аксакаллар Шурасы рәисе, Смәел авылы мәчете мөтәвәллияте рәисе Солтан Ибраһим улы Фатихов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе