Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Такси йөртүчеләр юл хакын күп ала»

Гадәттә, прейскурант таксистларның кулында була, алар шуннан карап бәяне әйтә.

Редакциябезгә удмурт авылыннан олы яшьләрдәге апа шалтыратты. «Таксилар бик кыйммәт ала башлады әле, кызлар, ди апабыз. – Диспетчер бер бәя әйтсә, алар артык бәя белән алалар. Менә миннән, олы кеше булгачтыр инде, бу юлы күбрәк алдылар, кызыксынгач, хәзер шулай дип җавап бирделәр. Нишләп алай микән ул?», дип аптырый укучыбыз. Кулланучылар хокукын яклау комитетына бу хакта җиткергәч, кызганыч, менә ул акча мәсьәләсен без тикшерә алмыйбыз, аңа безнең хокукыбыз юк шул диделәр безгә. Акча бер мәсьәлә, акча түләгәнгә чек биргән кеше дә юк бит әле монда, «Алсу исемле таксисттан кала бүтәннәре чек та бирми», дигән клиентлар да бар.

– Ул шулай булырга тиеш тә, – дигән иде Алсу ханым бервакыт үзе дә. – Чек кәгазьләрен эшләтеп алуның бер авырлыгын да күрмим, канун куша икән, эшлисе.

Исемем редакция өчен генә дигән юлаучы белән сөйләшәм, «Гарәп Әмирлекләрендә такси йөртүчеләрнең машиналарына таксометр куелган, – ди ул. – Күпме ара үтәсең, шул ара өчен генә фәлән кадәр дирхам түлисең. Ә безнең Балтачта хастаханәдән район үзәгенә төшсәң дә 70 сум, СМУга кадәр төшсәң дә шул бәя», ди ул.

Анысы шулай, такси машиналарына таксометр куйдыртуны такси хезмәте күрсәтеп акча эшләүчеләр үзләре дә кайгыртсалар була инде. Кеше хокукын яклау комитетында да шулай диләр. Чек бирү мәсьәләсенә килгәндә, «Бирелергә тиешле әйбер инде ул, шулай да кайда биреп, кайда биреп булмаска мөмкин икәнлеген бераз аңлатып үтик, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Ләйсән Абдуллина. – Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясендә исәп-хисап ясаган вакытта контроль-касса техникасын куллану хакындагы Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы федераль канунны имзалады һәм ул узган елның 6 июнендә үз көченә керде. Әлеге закон торак-коммуналь хуҗалык (ресурс белән тәэмин итү оешмалары хезмәтләрен дә кертеп), сак һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү системалары, мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәткәндә контроль-касса тенхникасын куллануны гадиләштерүне күздә тота. Моннан тыш, кулланучыларга исәп-хисап ясый торган урыннан читтә урнашкан контроль-касса техникасын товарны дистанцион алым белән сатканда, берәр төрле эш башкарган урында һәм сәүдә объектыннан читтә хезмәт күрсәткән вакытта, шулай ук шофер яки кондуктор тарафыннан транспорт чарасы салонында исәп-хисап ясаганда торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр кабул иткәндә файдалану хокукы бирелә. Әлеге очракларда касса чегы кәгазьгә чыгарылмаска, ә QR-кодны күрсәтеп тәкъдим ителергә мөмкин.

Федераль закон тарафыннан контроль-касса техникасы кулланылмый торган очракларга төгәллек кертелә. Әйтик, маска, бахилларны касса техникасыннан башка гына сатарга мөмкин. Онлайн-режимында түләгәндә торак милекчеләре ширкәтләре, мәгариф, спорт һәм мәдәният оешмаларына; кулдан яки лотоктан театр билетлары саткан вакытта контроль-касса техникасыннан башка эшләргә рөхсәт ителә.

Мәгариф, сак һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтләре өчен гражданнар тарафыннан алдан башкарылган түләүләр һәм яки авансларны исәпләү яисә кире кайтару рәвешендә исәп-хисап ясаган вакытта бер айдан да артмаган чорга шундый исәп-хисапларның барысы турында да мәгълүмат урын алган чек формалаштырылачак. Чөнки формалаштыру вакыты 1 көннән 10 көнгә чаклы озайтыла. Ялланган хезмәткәрләре булмаган һәм үзләре җитештергән тауарны сатучы яки хезмәт күрсәтүче шәхси эшкуарлар 2021 елның 1 июленә кадәр контроль-касса техникасыннан башка гына эшли ала.

Ә инде сорау биргән апага икенче юлы андый хәл кабатланса, такси хезмәтен оештыручыга шалтыратыгыз, такси чакыртканда юл хакын да сорарга онытмагыз һәм таксистка шул хакны гына бирегез дип киңәш итәсе килә. Гадәттә, прейскурант таксистларның кулында була, алар шуннан карап бәяне әйтә. Булмаганнары булдырса әйбәт булыр, клиент та бәяне күрер».

Фотода Ләйсән Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: такси хезмәте