Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Виноград чирләде, җимешләре үсә алмады

һава торышы шартлары уңай булмау сәбәпле, виноград соры черек авыруына да бирешкән.

Виноград чирләде, җимешләре үсә алмады, ярылды, аларны кистек. Хәзер аны нишләтергә?
Инсия, Актаныш районы.

Танылган виноградчы Леонтий КИРЯГИН:
— Әгәр яфракларның өстендә саргылт түгәрәк таплар, ә астында ончыл кунык күренә икән, бу — милдью. Ул авыру булганда, “Абига-Пик”, бордос эремәсе, “Оксихом”, ”Ордан”, башка бакырлы препаратлар белән эшкәртергә мөмкин. Уңыш бирә торган куакларга химикатлар сиптерергә ярамый, барлык зарарланган яфракларын һәм җимешләрен өзеп яндырыгыз. 10 л суга 2 л эремчек суы, 10 мл йод яки 10 л суга 3-4 г марганцовка яисә 75 г чәй содасы кушып сиптерергә була. Бу вариантларны 7-10 көн саен чиратлаштырсагыз, тагын да яхшырак. Ул зыянсыз, шуңа өстәп виноградны өлгертә, балландыра.
Әгәр ончыл чык яфракның өске ягында һәм җимешләрдә икән, бу — оидиум. Зарарланган яфракларны иснәп карагыз, аннан җиңелчә бозылган балык исе килә. Оидиумнан “Тиовит Джет” препараты белән эшкәртергә мөмкин. Бер көннән җимешен ашарга рөхсәт ителә. Шуннан соң куакларны милдьюга каршы көрәшкәндәгечә эремчек суы, марганцовка, сода эремәсе белән эшкәртергә мөмкин.
Кызганыч, һава торышы шартлары уңай булмау сәбәпле, виноград соры черек авыруына да бирешкән. Җимешләре чери, коела, аларны өзеп, куакны эшкәртергә кирәк. Алда искә алган препаратлардан тыш, “Алирин-Б” яки “Триходерма” биологик фунгициды сиптерергә мөмкин. Әлеге препаратлар зыянсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга файдалы киңәшләр киңәш