Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Заманча профессионал журналист нинди булырга тиеш?

Хәзерге журналистка көн кадагындагы язманы тиз арада эләктереп алып, минутында-секундында социаль челтәрләргә элү мөһим.

Заманча профессионал журналист нинди булырга тиеш? Журналистикада уку дәверемдә бу сорауга җавапны еш эзләргә туры килә. 24 ел  журналистика өлкәсендә эшләүче остазым Зөлфия апа  белән дә еш сөйләшәбез бу хакта.

“  Заман шартларына, электроникага бәйле рәвештә журналистика күзгә күренеп үзгәрешләр кичерде, – ди ул.­– Хәзерге журналистка көн кадагындагы язманы тиз арада эләктереп алып, минутында-секундында социаль челтәрләргә элү мөһим.  Актуаль теманы ни арада оператив рәвештә укучы аудиториясенә җиткерәсең, син шул дәрәҗәдә танылган журналистка әвереләсең. Лайклар, комментарийлар синең рейтингны гына күтәрә. Монда йолдыз буласың килү теләге бөтенләй дә өстенлек итмәскә мөмкин, иң мөһиме, укучыга вакытында хәбәр җиткерәсең. Нәкъ менә шул информация кемнәр өчендер гаять тә мөһимдер. Журналист өчен кыскалыкта ­– осталык дигәннәре хәзер бик актуаль. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», бетте-китте. Әгәр теләгең булса, фактларың җитсә, әлбәттә инде, кызыксынучылар булса, теманы аналитик рәвештә дәвам итәргә мөмкин. Тора-бара әдәби-публицистик жанрларга да салып була. Иң мөһиме, укучыга тиз арада мәгълүмат җиткерү. Хәзерге журналистика сенсацион материалларга корылган. Кайчакта күңелсез хәбәрләр җиткерү үзеңә үк тә авыр тоела башлый, озак еллар журналистика өлкәсендә эшләүчеләргә бу аеруча да кыен, тискәре комментарийларны күтәрергә, караңгы карашларны күп тоярга туры килә. Әмма гуманизм принцибына таянып эш иткәндә, хәзерге заман журналистикасына да яраклашып була. Ни генә язсаң да фактларның җитәрлек булуы кирәк, шуңа да кулда профессионал фотоаппарат, куәтле телефон һәм дә ручка формасында, я булмаса бүтән төрле типтагы диктофоннар йөртү күп кенә бәлаләрдән коткара. Журналистика елдан-ел үсә. Үскән саен куркыныч була бара. «Журналист»  журналын укучылар белә булыр,  дөньяда никадәр журналистның үз үлемнәре белән үлмәүләрен. Шуңа күрә, хәзерге заман журналисты гаять тә оператив, үткен күзле, үткен карашлы, күп функциягә ия телефонлы, электронканы яхшы белүчән, курку белмәс, үз-үзенә ышанган, көчле характерлы,  конфеденциальлекне саклый белүче, югалып калмаучы, бик тә уңган һәм сәламәт булырга тиеш».

Динә Йосыпова, КФУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь журналист