Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

КФУда Лев Толстой елының рәсми ачылыш тантанасы узды

Толстой елында Татарстанда, аерым алганда КФУда, һәм Татарстаннан читтә 50ләп чара үткәрелгән.

Бөек рус язучысы, мәгърифәтче, Казан университеты студенты Лев Толстойның 190 еллык юбилее хөрмәтенә Татарстанда Лев Толстой елы ачылды. Тантаналы чара Казан федераль университетының Икътисад һәм финанс институтында узды. Биредә шулай ук университетны кызыл дипломга тәмамлаучы төрле белгечлек чыгарылыш студентлары да бүләкләнде.

Чарада катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сәламләде. «Лев Толстой елы уңаеннан чаралар планы буенча озак фикерләштек. Ниһаять, уртак фикергә килдек кебек. Әле Фишман (Наталья Фишман – Татарстан Президенты ярдәмчесе – Т.И. искәрмәсе) белән Толстой скверы турында да сөйләшкән идек. Бу – бер көнлек эш түгел. Толстойның 200 еллыгына да озак калмады», – диде. Министр үзе дә шушы бинада укыганын, финанс-икътисад институтын 30 ел элек тәмамлаганын искәртеп, бүген дә бу бинаның һаман да Фән сарае булып калуын билгеләп узды.

«Лев Толстойның Казандагы тормышына төрлечә карарга була», – ди Рафис Борһанов. Аның сүзләренчә, 40-50 ел яшәп тә үзеңнән соң эз калдырмаска мөмкин, берничә ел эчендә генә дә танылырга була. «Яхшы хатирәләр дә бар, бик үк яхшы булмаганнары да. Казанның 1000 еллыгына әзерләнгәндә, һәйкәлләргә сакчыл карарга тырыштык, әмма тормыш безнең алда конкрет бурычлар куйды. Шуңа күрә без барысын да эшләргә өлгермәгәнбездер дә, ләкин Толстой белән бәйле берни дә югалмаган. 39нчы мәктәптә яхшы комплекс булдыра алдык. Анда Толстой вакытындагы рух, мохит торгызылган. Минем өчен гади музей гына булып калмавы, ә анда дәресләр, мәктәп баллары үткәрелүе мөһим. Сезнең дә Толстой рухын тоюыгызны телим. Боларны торгызуның фундаменты мәгариф булырга тиеш. Бу фундаментның асылы булырдай кешеләрен күрәм», – дип мөрәҗәгать итте министр.

Залдагы «5» легә генә укыган укучыларның күп булуына куануын белдереп, ул киләчәктә отличниклар тагы да күбрәк булачагына ышанычын белдерде. «Татарстанда яхшы вузлар бар. Мин шикләнмим, без бу бурычны, һичшиксез, үтәячәкбез», – диде.

Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов Толстой елына багышлап университетта халыкара конференция, фәнни-гамәли конференцияләр узачагын, шулар арасында студентлар һәм мөгаллимнәр катнашында «Читаем Толстого» чарасы узачагын әйтте.

 

КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов журналистларга бүген Толстойның Россия Федерациясендә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле шәхес булуын искәртте. «2015 елда университетның Гыйльми шурасы карары белән, Филология һәм мәдәни коммуникацияләр институтына Лев Толстой исеме бирү карар ителде. Толстой елы кысаларында, КФУ да, Татарстанда, Татарстаннан читтә 50 ләп чара үткәрелде. Казан федераль университеты хезмәткәрләре, делегацияләр Казахстанда, Үзбәкстанда, Кыргызстанда, берничә Европа илендә Лев Толстойның юбилеена багышланган чараларда катнашты. Бүген безнең инициативаны хуплап, Татарстан Министрлар Кабинеты фәрманы белән чаралар планы расланды. Ел азагына кадәр төрле фәнни, яшьләр чаралары үткәреләчәк», – дип белдерде.

Толстой елы хөрмәтенә Лев Толстой исемендәге IV халыкара яшьләр фәнни-белем бирү фестивале, «Актуален ли Толстой сегодня?» исемле ток-шоу, кинолекторий, халык өчен фәнни-популяр лекцияләр, әдәби-музыкаль кичәләр оештырыла.

2017 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елны рус язучысы Лев Тостой елы дип игълан итү турында Указны имзалады.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Гөлнар Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев