Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телләр елы

«Газеталар укып, татарчага өйрәндем»

Бүгенге язмам авылыбыз килене, кайчандыр Плотникова, ә бүгенге көндә Мөхәммәтҗанова фамилиясен йөртүче почта таратучы Наталия турында.

Авыллардагы почта таратучыларны бигрәк тә өлкән буын кешеләре көтеп ала, аларга үз йомышларын гына әйтеп калмыйча, күңелендәгесе белән дә бүлешә. Туган авылым Кенәбашта почта тарату эшенә Наталия алынгач, олыраклар аптырашта калды. Ничек аңлашырбыз, татарчаны беләме икән? Әйе, мондый сораулар бирергә җирлек бар иде шул. Наталия Зур Лызи беренче өлештә туган, гаиләдә рус телендә генә аралашканнар.

– Мин Балтач гимна-зиясендә белем алдым, татар телен белә идем, ләкин бик начар. Кенәбашка кияүгә чыккач татар газеталарын бик күп укый башладым, шулай итеп татарча сөйләшергә дә өйрәндем, – дип сөйли Наталия.

Бүгенге көндә инде аның татар телен кайчандыр белмәвенә ышану да кыен. Ул авылдашлар белән ялт итеп исәнләшеп, сөйләшеп, аларның бөтен булган сорауларына татарча җавап бирә. Шул ук вакытта үз тамырларын да онытмый. Тормыш иптәше Нияз белән ике якның да дини бәйрәмнәрен уртак күреп үткәрәләр. Балалары Рияз белән Зөһрә дә татар һәм рус милләтләренең һәрбер бәйрәмендә катнашып, ике телне дә яхшы белеп, әби-бабадан килгән гореф-гадәтләрне саклап яшиләр.

– Кияүгә чыкканчы минем бавырсак ашап караганым булмады, килен булып төшкәч мин аны тәүге тапкыр авыз иттем. Шул ук вакытта мин өйдәгеләремне кулич пешереп һәм пасха әзерләп сыйлыйм, алар өчен дә бу ят ризыклар иде, хәзер ияләштеләр инде, – ди Наталия.

Наталия 2014 елдан авылда почта таратучы булып эшли. Әлеге хезмәт бер дә җиңелләрдән түгел, моны һәрберебез белә. Әңгәмәдәшем Түбән Кенәдә урнашкан почта бүлекчәсенә төшеп, газета-журнал, пенсия-пособие акчаларын, түләү квитанцияләрен алып, ике авыл арасындагы юлны үтеп, аннан соң авылдашларга шуларны таратып чыга. Газета-журналлар таратудан тыш аларга яздыру эшен дә бик яхшы алып бара. Авыл халкына кирәкле товарларны да тәкъдим итә. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләрен таратып, түләүләрен җыеп алу эшен дә төгәл башкара. Пенсия, төрле пособиеләр тарату да аңа йөкләнгән. Авыл буенча йөри башлагач хәйран вакытны таләп итә торган эш, әле бит өйдә балалар да бар.

– Без әти-әни белән бергә яшибез. Мин эштә чакта өйдәге барлык эшләрне эшләү дә, балаларны мәктәптән каршы алу да аларга туры килә. Эшемне аңлыйлар, шунсы өчен зур рәхмәт, – ди әңгәмәдәшем.

Кайчандыр авыл халкы аны сагаеп кына кабул итсә, бүген инде ул авылның үз кешесе. Эшен яратып башкарып, ул авылдашларының хөрмәтен дә, ышанычын да яулый алды. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сиңа, Наталия!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев