“Гомер җыр була ала ул, таба белсәң үз көен”
Аның тормыш чакыруы-девизы : “Олы мәртәбәдер илдә-көндә Милләт кызы булып яшәүләр”
Яхшылыгың тик үзеңә кайтсын, Карадуганым!
“Гомер җыр була ала ул, таба белсәң үз көен”, дип җырлап яшәде җырчы
Хәмдүнә Тимергалиева. Әйе,күңел яхшылыгы кешене күркәм итә. Бу саф
һавалы, ап-ак карлы көннәрдә дөнья тынычлыгы һәм дә яшәү матурлыгы
турында уйлану күңелле шул. Бар ул андый матурлыклар, дөньяны яратып
яшәүчеләр күп ул!
Бүгенге көндә Балтач районы буенча “Ак калфак” милли оешмасы
җитәкчесе Камалова Зөлфирә турында уйланып күз алдына китерү генә дә
күңелләргә яшәү дәрте бирә. Кабат-кабат Карадуган, Арбаш әти-әниләрнең
рәхмәтен ишетү, балаларның куанычын күреп яшәү күңелле дә, рәхәт тә. Әйе,
Зөлфирә ханымның гомер юлы үзе бер матур җыр кебек!
Мәгариф хезмәте ветераны Камалова Зөлфирә 1951 елны 22 февралендә аңа 70 яшь тулды) Арча районы Түбән Пошалым авылында туган.
1969 елда урта мәктәпне тәмамлап, шул ук мәктәптә өлкән пионервожатый
булып эшли, шул чорда читтән торып татар теле укытучысы белгечлеген
укып өйрәнә, шунда ук татар телен укыта.
1976-1979 елларда (гаилә төзегәч) Балтач район үзәгендә “Карлыгач” балалар
бакчасын җитәкли. Шул ук елларда читтән торып укуын дәвам итеп (укудан
туктап калмавы үзе бер матурлык !), 1981 елда Казан Дәүләт
университетының татар филология факультетын, 1989 елда Казан Дәүләт
педагогия институтында аспирантура тәмамлый.
Күңел яхшылыгы кешене тәвәккәл һәм күркәм итә!
Әйе, белем ягыннан укымышлы, оештыру сәләте көчле булган Зөлфирә
ханымны җитәкче әфәнделәр тиз күреп ала. Карадуган, Арбаш балалары өчен
балалар бакчасы төзергә кирәклеге көн тәртибендә тора... Ә соң кемгә
ышанып тапшырып була ? Билгеле инде З.Камаловага “Үзегезгә ошаганча төзү
сезнең өстә, ә без булышырбыз” – диләр, Зөлфирә ханым эшкә алына :
балалар саны һәм ул санның киләчәге нинди? Ике авылга бердәй ераклыкта
уртак урын кайда ? Ата- аналар белән элемтә, Зөлфирәнең барысы да
уйланылган, иң мөһиме төзелеш проекты?.. Пландагыча төзелеш барды, 1980 ел 12/ XI дә “Ак каен” балалар бакчасы Камалова Зөлфирә җитәкчелегендә
тәрбия эшен башладылар. Бүгенге көнгәчә әти-әниләр “Ак каен” балалар
бакчасы тәрбиячеләренә рәхмәтле.
1996 елда “Ак каен” балалар бакчасына эксперименталь балалар бакчасы
лицензиясе бирелде.
Милли тәрбиядәге уңышлары өчен “Ак каен” бакчасы коллективы 1998 елда
республикада беренчеләрдән булып Каюм Насыйри премиясенә лаек булды.
1996 һәм 1997 елларда Россиянең “Ел балалар бакчасы” конкурс лауреаты
;З.Камаловага 1998 елда “Руководитель - исследователь”исеме бирелде.
Нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен 1981 елда “РСФСРның халык
мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнде; 2003 елда Татарстан
республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән исем бирелде. Әлеге
саналган эшчәнлекләрен гадәти дип кенә санар идек...Юк шул! Зөлфирә
Камалова белән кыска гына гадәти әңгәмә дә сиңа күңел байлыгы бирә. Аның
үтә тыйнак, ягымлы сүзләре яшәү дәрте өсти. Зөлфирә ханымның барлык
эшчәнлеген сөйләп бетерә алмамдыр. Әмма иҗади көчен әйтми ярамас.
Туфан ага Миңнуллин : “Белегез –күңелендә шигырь йөрткән кеше бәхетле
ул!” дип язды.
Карадуган, Арбаш авыллары тарихына багышланган Зыятдинов Бакый
авторлыгында дөнья күргән “Себер юлы буйлап” дигән китапның форзац
өлешендә Карадуганның вертолеттан алынган фотосының өске өлешендә
“Карадуганым” дигән җыр сүзләре һәм көй ноталары бирелгән : Наил
Гарипов көе, Зөлфирә Камалова сүзләре, Балтач артискасы Шәйнурова
җырлый безнең сәхнәдә .Танылган композиторлар “җырның сүзләре без
язасы көйнең умыртка баганасы булып санала” дип саныйлар.
Тибрәлеп үстем мин синдә
Карадуган – бишегем.
Кайда йөрсәм дә бәхеткә
Алып керер ишегем.
Олы юлдан киткән чакта
Ак бәхетләр юрадың.
Яхшылыгың тик үзеңә
Кайтсын Карадуганым.
Әйе, яхшылыклары халык рәхмәтен җыеп торган, әле дә дәвамлы эштән
тора.
Әйтик, 1963-1973 елларда алты авылны берләштергән колхозда рәис, Кариле
кешесе Камил Сөләйманов күп төзелешләр алып барды . Авылдан читтә
агучы чишмәне җир асты торбалары белән авыл уртасына китерде; менә 50
еллап инде, Сөләймановның яхшылыгы Карадуган халкына ирешә.
Әхмәдиев Фәрит әфәнде җитәкчелегендә Карадуган мебель фабрикасы
мебель җитештереп ил күләмендә файдаландык. “Кыргый капитализм”
фабриканы таратты, әмма Карадуганның мебель җитештергән ир-егетләре үз
осталыкларын үсеп килүче яшьләргә өйрәтте дә, һөнәрләрен кабат эшкә
җиктеләр . Әлеге һөнәрчеләр кирәкле төзелеш материалларын халык
заказы буенча эшләп бирәләр. Җырдагыча яхшылыгың тик үзеңә кайта
Карадуганым!
Зөлфирә ханым Камалованың иҗатына сокланабыз шул, рәхмәт аңа!
Бүгенге көндә “Ак каен ”балалар бакчасын ышанычлы кулларга тапшыргач,
лаеклы ял көннәрендә татар милләтенең тарихи асыл ташларын бөртекләп
эзли, таба һәм дә яңарта, халыкка өйрәтә-район күләмендә “Ак калфак”
оешмасын заманча җитәкләүче дә безнең Зөлфирәбез!
Аның тормыш чакыруы-девизы : “Олы мәртәбәдер илдә-көндә
Милләт кызы булып яшәүләр”
Рәхмәт сезгә Зөлфирә ханым, бәхетле булыйк.
Карадуган, Зыятдинова Мәдинә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев