Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телләр елы

Көшкәтбаш кояшы

Бик күп конкурс һәм бәйгеләр җиңүчесе, яшьләр өчен басылучы вакытлы матбугатта иҗат җимешләре белән танылучы, социаль челтәрдә үзен Кояшкай дип танытучы Көшкәтбаш кызы Гөлназ Әхмәдиева бүгенге язмабыз герое

Гөлназның 2021 елда гына ирешкән уңышларын барлап утырам... «Балтач кызы — 2021»дә гран-при иясе, «Глаголица» бәйсез әдәби премиясендә шулай ук  гран-при, «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә проза юнәлешендә 1 урын, Ш. Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия иясе, «Яшәү чыганагы –  газ» конкурсының проза номинациясендә беренче урын, «Таян Аллаһка» әдәби конкурсында чәчмә әсәр номинациясендә беренче урын, «Алтын каләм» республика бәйгесендә икенче урын, Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби бәйгесендә «Шигърият» номинациясендә – 2, «Балалар әдәбияты» номинациясендә өченче урын, «Блогер.Татар» бәйгесендә блогер-вайнер  номинациясе җиңүчесе һәм башкалар... Саный китсәң очы кырыена чыгарлык түгел. Моннан тыш әле ул БДИга әзерләнә, төрле җирләргә очрашуларга һәм интервьюларга йөри, «Әдәби марафон»да катнаша. Гади авыл кызының моның кадәр уңышларга ирешә алуының сере нидә? Бу сорауларга җавапны Гөлназ белән әңгәмәбездән таба алырсыз.

– Гөлназ, газетабыз укучыларын үзең белән таныштырудан башла әле. Ничә яшьтән иҗат итә башладың? Шалканны гына үгел, районны, республиканы яктыртып тора торган шушы кояшкай каян энергия ала?

– Тумышым белән Балтач районының иң матур авылларының берсе – Көшкәтбаштан булам. Мин гади һәм эшчән татар гаиләсендә туып үстем. Әнием, әтием һәм әбием кечкенәдән сеңлем белән икебезгә төпле тәрбия биреп үстерделәр. Бүгенге көндә мин Түнтәр урта мәктәбенең 11 сыйныфында белем алам. Кечкенәдән үк инде иҗат, сәнгатькә тартылуым сизелә иде. Үземне белгәннән диярлек шигырьләр иҗат иттем, тора-бара хикәяләр, публицистик язмалар, күләмлерәк булган повесть, драма әсәрләренә алына башладым. Каян энергия алам дигәндә, мөгаен, хәрәкәттәндер. Кая хәрәкәт – анда энергия булмыйча калмый, минемчә. Ә энергия ул – тулы бер этәргеч!
– Гөлназ, яшьтәшләрең арасында дусларың күпме? Уңышларыңнан көнләшмиләрме?

– Беркайчан да «Мин яшьтәшләремнән өстенрәк, алар миннән көнләшәләрдер инде» дигән уйлар белән йөргәнем булмады. Төрле бәйге-чараларда еш катнашу сәбәпле, сәләтле һәм зур уңышларга ирешкән танышларым, дусларым артканнан-арта бара. Бу мине бик сөендерә. Аларга карыйм да, әле миңа үсәргә дә, үсәргә, дип уйлап куям. Чынлап, хәзерге заманда яшьләр шулкадәр сәләтле һәм максатчан! Аларга караган саен, киресенчә, үзеңне бераз арттарак калган сыман тоясың. Гомумән, үзем белән бер дәрәҗәдәгеләргә таба: «Карагыз, мин ничек булдырам!» – дип кычкырып йөрергә түгел, үзеңнән күпкә өстенрәк һәм зуррак уңышларга ирешкәннәргә карап, үрнәк алып яшәргә кирәк дип саныйм. Көнләшүне күрә алмыйм. Үзем дә кеше өчен я ихлас күңелдән сөенәм, я үземә ошамаганнарны тормышымнан бөтенләйгә юк итәм. Шулай уңайлы.

– Барына да өлгерер өчен нинди булырга кирәк? Көнлек план төзеп яшәү реаль әйберме ул?
– Көндәлек режимым турында әйткәндә, барысына да җитешү өчен мин үз режимым белән яшим һәм ниндидер төгәл «яту-уяну» сәгатьләрен билгеләмим. «Үз җаем белән» принцибы буладыр инде бу. Яратмыйм кысаларга керергә. Көнеңне планлаштыру мөһим – сүз дә юк, әмма тыгызлап язып тутырылган көндәлек эшләр тиз туйдырырга мөмкин. Бүген илһамым килеп, төнге өчкә кадәр үз эшем белән утырырга, ә иртәгә барысыннан да туеп, тугызда ятып йокларга мөмкинмен. Шулай дөрестер дә, чөнки үзеңне-үзең мәҗбүр итүдән режимың яхшырудан кала, берни яхшы якка үзгәрмәячәк. Шул исәптән эшчәнлегең дә. Дөресен генә әйткәндә, нәрсәне дә булса чын күңелдән теләсәң һәм теләгәнеңне эшләсәң, барына да җитешеп була дип саныйм.
– Гөлназ, син инстаграм аккаунтыңны саф татар телендә алып барасың, кайбер яшьләр сыман туган телеңнән оялмыйсың. Телеңне хөрмәт итү ул гаиләдән киләме?
– Үз телемне яратам мин. Беркайчан да татар телендә сөйләшүдән оялучыларны аңламадым һәм бу оялуның сәбәбен дә аңлата алмыйм. Әлбәттә, ул миңа бик якын һәм тормышымда өстенлек алган тел. Башта гаиләдә, соңрак балалар бакчасы, мәктәптә, дуслар янында аралаша торган телем – татар теле булуы бәхеттер.
– Беренче иҗат җимешләреңне кайчан язганыңны хәтерлисеңме? Бүгенге көндә синең шигырь-хикәяләреңне кайдан укырга була?
– Әйткәнемчә, иҗат белән кечкенә чагымнан ук шөгыльләнә башладым. Ләкин ни өчендер билгеле бер мизгелгә кадәр мин аларны кеше күзеннән саклап тота килдем. Бәлки оялу булгандыр ул, төгәл генә әйтә алмыйм. Иң беренче шигырьләремне иң якын дусларыма күрсәтә идем. Ә алар ошата иде! Язар өчен төрле тема бирәләр, шигырьләремне яттан кабатлап йөри иде әле күбесе. Бу язар өчен күпмедер стимул булгандыр инде. Тышына зур итеп зәңгәр паста белән «Шигырьләрем» дип язып куелган яшел дәфтәремне дусларым белән уйнаганда да күтәреп чыга идем әле...
Ә бүгенге көндә миңа проза юнәлеше кызыклы. Шигырь язуның күпмедер тәме бетте кебек... Прозаның кызыклы яклары, тәмле яклары күп әле. Шуңа аның серләренә төшенергә омтылам. Иҗатым басма рәвештә дә, интернет чыганакларында да чагылыш таба, Аллаһыга шөкер. Минем шигырь-хикәяләремне еш кына «Идел», «Ялкын», «Мәйдан» журналлары, «Көмеш кыңгырау» газетасы битләрендә күрергә була. Иҗаттан тыш, журналистика өлкәсе дә тормышымда билгеле бер урынны алып тора. Публицистик язмаларым да төрле басма матбугат чыганакларында басыла.
– Бүгенге Гөлназ үткәндәгесенә нинди киңәшләр бирер иде?
– Үтенәм синнән, көтә бел һәм түзем бул, дияр идем. Барысы да үз вакыты белән киләсен аңлатырга тырышыр идем элеккеге Гөлназга. Шуңа өстәп, кирәкмәгән кешеләрдән, яратмаган эшләрдән, мәгънәсез уйлардан арынырга өндәр идем. Яратканыңа омтыл – бәхет шунда булыр, дияр идем дә, кысып кочаклар идем үзен!
– Гөлназ, уңышыңның серен нидә икән? Әллә Көшкәтбашның чишмә суы илһам чыганаклымы?
– Миңа калса, уңышның ниндидер сере һәм әзер «рецепты» юктыр. Булса да, ул һәркемгә төрле һәм берәүнең уңышын кабатлау икенчегә, киресенчә, уңышсызлык китереп чыгарырга мөмкин. Сүз дә юк, туып үскән урыным, якыннарым, укытучылар минем шәхес буларак формалашуымда зур роль уйный. Гомумән, үземнең Көшкәтбаш авылында гына да сәләтле кешеләр җитәрлек, менә алар миңа илһам бирә!
– Актив тормыш рәвеше алып барудан арган чакларың буламы? Андый чакта кайдан көч аласың?
– Еш була дип әйтсәм, һич ялган булмас. Рухи төшенкелек булмаган кеше сирәктер. Ул булмаган очракта, үсеш һәм үз өстеңдә эшләү кыен. Гомумән, соңгы арада бигрәк тә еш арыла, барысын да тотып атасы, барысына да зур итеп нокта куясы килгәли. Тик куймыйм. Менә шул мизгелләрдә үзеңне-үзең «бетерү» урынына, киресенчә, үз өстеңдә нәрсәне дә булса эшләү ярдәм итәдер. «Бу бары тик бәхетсез очрак кына, ә бәхетсез язмыш түгел,» – дим шул вакыт үз-үземә. Күпмедер булыша.

– Гөлназ, әңгәмәң өчен зур рәхмәт. Алга таба да уңышларың, җиңүләрең күп булсын.

 

Әңгәмәдәш – Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган телләр елы