Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телләр елы

Әти әйтте: «Дед түгелмен, бабай мин!»

Туган телне саклап, яклап яшәүчеләр күтәреп чыктылар һәм өстерәп тә барачаклар аны.

     “Китап татарча чыгамы?”

Туган телләр елы уңаеннан телгә кагылышлы нинди генә мәсьәләләр күтәрелми дә, кемнәрдән генә интервью алынмый, кызыклы  язмалар тумый. Хәзерге вакытта  без – журналистларның осталыгын арттыру юнәлешендә  белем бирүче “Татмедиа” мәктәбендә остазыбыз шундый йөкләмә бирде: “Туган телгә мөнәсәбәтне белдереп, интервью яисә язма әзерләргә”. Иҗатташларым бик кызыклы,  үзенчәлекле, тапталмаган язмалар иҗат итте. Мин дә үзгәрәк булсын дип, гади авыл агаеннан, ягъни үз әтиемнән интервью алырга булдым. Әти Галимҗанов Гарифҗан, аңа 73 яшь, татар авылында туып- үскән, татарча белем алган. Эш сөючән, уңган.  Заманында “К-700” тракторын иң беренчеләрдән булып иярләгән кеше, “СХТ”, “Агрохимсервис” кебек авыл хуҗалыгы оешмаларында алны-ялны белми эшләгән. Бик күп китаплар укый. Русча да, татарча да. Кунакка килгәндә зур хәрефле, классик әсәрләр алып кил дип кенә тора. Хәл белергә килгәндә, “әти, нәрсә кирәк?”дигәнгә, Салавыч ипие, хуҗалык сөте һәм бер сумка китап ди, татарчасын күбрәк сорый. Район китапханәсендә ул укымаган китап калмады бугай инде, хәзер авыллардан ташыйбыз. Балык тотарга ярата. Шушма бакча башында гына. Көннәр буе утырыр иде яр буенда. Рәтен белеп тоткач, балыгы да әйбәт керә. Оныкларына гел татарча сөйләшергә куша. “Монда төшеп дед димәгез, бабай мин!” дип төзәтә. Гел татарча сөйләшергә өнди. Эшләгән елларыгызны китапка кертәләр, фотоларыңны сорыйлар дигәч тә, татарча чыгамы ул китап, дип сорады. Саф татар телендә язылган ике китапка да хезмәт сөйгән татар булып матур гына кереп утырды.

    “Түзикне Тузик дип белеп йөрмәсеннәр”

Яңа алып килгән  татарча китапларын   аралап  мәш килгәндә, әтине сөйләштереп алдым.

– Әти, туган тел синең өчен нәрсә ул?

– Туган тел  –  минем өчен иң газиз, изге әйбер ул. Ашата, эчертә, яшәтә, җанга рәхәтлек, йөрәккә дәва бирә.

­– Кечкенә авылда ничегрәк соң, әти, телгә мөнәсәбәт?

– Берәү дә баласына татарча сөйләшмә дими. Әмма русча сөйләшүче балалар хәйран бар. Булдырып сөйләшәләр сөйләшүен, әмма җан әрнеп куя. Синекеләр дә рус балаларына әверелеп баралар, кара аны, татарча күбрәк китап укыт, телевизордан  татарча тапшыруларны күбрәк карасыннар. Өйдә гел татарча сөйләшегез. Спектакльләрне, концертларны татар телендә карасыннар. Китаптагы “түзик-сабыр итик” дигәнне "ни өчен монда “Тузик дигәннәр, аңлашылмый” дип йөрмәсеннәр. Эт кушаматы дип белеп, адәм көлкесенә кала күрмәгез тагын..

– Ярар, әти, ярар.  Быел Туган телләр елы  дип игълан ителүен ничек кабул иттең?

– Бик куандым. Иң беренчеләрдән булып,  "Ватаным Татарстан"га язылдым. Район газетасы “Хезмәт”не гомер буе алдыртам инде. Икесеннән дә телләргә кагылышлы яңалыкларны укып барам. Игътибар зур. Әле апрельгә генә җиттек, инде районда нинди генә чаралар узмады. Телевизордан бу юнәлештәге бер генә яңалыкны да, тапшыруны да калдырмыйм. Татарстан тапшыруларын болай да карыйм инде мин.

– Әти, телне ничек саклап була?

­­–  Гел татарча сөйләшергә кирәк. Армиядә дә булдык, төрле милләт вәкилләре белән дә эшләдек, телебезне югалтмадык. Чеп-чи татар мәктәбен тәмамлаган бала бит син дә. Укып чыктың бит русча да. Үз телеңне югалтмасаң, үзеңне дә югалтмыйсың ул.

– Вата - җимерә русча сөйләшүчеләрне күрсәң, эчең поша инде синең,  әйеме?..

– Поша, әлбәттә, сөйләш үз телеңдә, теләгән кеше барыбер аңлый аны, аңламаганга аңлатып була. Үз телеңне авыз тутырып әйтү кешене бизи генә, бай, матур итеп күрсәтә. Шәһәргә баргач,транспортта мужчина, женщина, дип кенә җибәрәләр. Күренеп тора, татарлар үзе. Әйт инде шунда матур иттереп ханым, әфәндем дип, әбекәй диген, бабай дип әйт, ничек матур яңгырый бит татарча, җәмәгать урыннарында сөйләшүнең йогынтысы тизрәк сеңә ул.

 

                       “Телне җан да,  кан да тарта, хәтер дә җуймый”

 

– Чыннан да,  безнең телебез бик матур яңгырый шул.

– Хәтерлисеңдер, моннан унбиш елмы элек диңгезгә бардың. Егерме көн торып кайттың. Елап беттең бит бер татарча сөйләшкән кеше юк дип. Аннан язып чыктың, “ Калкулыктан ягымлы  гына бер татар әнисе яңарак кына тәпи киткән кызы белән саф татарча сөйләшеп, күтәрелеп килә иде, мин еладым “, дип.  Менә шундый инде ул туган тел. Читкә китсәң, аңлата. Кадерен үз урынында, үз вакытында белергә кирәк.

– Рәхмәт, әти, белербез кадерен. Әти, иң беренче укыган татарча китабыңны әйт әле?

 – Хәтерләмим инде..." Кашкарыйлар озын гомерле" идеме шунда... Гөлшат Зәйнәшеваның...

 – Иии сине...

– Менә син үзеңнекен хәтерлисеңме соң?

– Хәтерлим. Маякчы кызы иде. Сыйныфтагы староста Зөбәрҗәт бүләк итте. Хәзер үзе татар теле укытучысы. Исемдә калганнардан  кадерле бүләк. Әле дә истән чыкмый бүләк итүе, кайтуга ук укып чыктым.

– Менә бит, без сиңа ниләр генә бүләк итмәдек. Берсе дә исеңдә түгел. Ә татарча китап бүләк итүләре исеңдә калган. Юкка түгел бу, телне җан да, кан да тарта аны, хәтер дә җуймый.

– Әти, яраткан китабыңны әйт әле?

– Күп инде алар. Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар”, Мөсәгыйт Хәбибуллинның  “Кубрат хан”ы, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев әсәрләрен инде ничә тапкыр укып чыкканмындыр, һаман туеп булмый. Тагын укыйм әле мин аларны...

   

        Быел шау итәрләр дә, киләсе елга бетәр...

 

– Соңгы вакытта нинди китап укыдың?

– Туфан Миңнуллинның канатлы сүзләрен укып чыктым. Бик мәгънәле, дөрес, тапталмаган сүзләр. Уйландыра торган. Туфан Миңнуллин да гел тел диде. Танытырга, күтәрергә тырышты. Хәзер әнә безнең элеккеге район башлыгыбыз Марат Әхмәтов туган телне күтәрә. Без дә аңа күңелебездән ярдәм итеп, көч биреп торабыз.

– И әти, быел шау итәрләр дә киләсе елга бетәр инде ул..

– Бетми, күрерсең менә. Әти әйтте диярсең, каккан казык кебек кала, дәвамлы булмый торганы болай башланмый да аның. Инде хәйран эшләр эшләделәр.  Туган телне саклап, яклап яшәүчеләр күтәреп чыктылар һәм өстерәп тә барачаклар аны. Районда яшәүче танылган язучы Гарифҗан Мөхәммәтшин да сиңа интервьюны тел дип башлады, тел дип бетерде бит. Инде әллә кайчан алдың бит аннан интервью. Ул вакытта телләрне күтәрергә уйлаган кеше дә юк иде бит. Әйтә торсаң, җайлап, инандырып, сөйләшә торсаң, нәтиҗә бар ул.

– Бирсен Раббым!

 – Китапханәчеләргә зур рәхмәт инде. Салавыч китапханәсендә Фирая Җиһаншина эшләгәндә күчмә китапханә дип китап ташып кына торды, хәзер Гөлшат китапханәгә барсаң бик ягымлы каршы ала. Райондагы җитәкчеләре Резеда Зарипова да бик әйбәт, укыйм дигәннәрне китап белән тәэмин итүнең төрле юлларын таба, анда эшләүчеләр кешегә бик рәхимле, якты йөзле. Андый җиргә гел барасы гына килеп тора бит ул. Авылда татарча китапны күпләп  укучылар бер мин генә түгел,  Мөбарәкҗан-Рәйсә Фәтхетдиновлар белән алмаш-тилмәш укыйбыз, тагын Дания бар иде, мәрхүмә, коронавирустан үлеп китте, урыны җәннәттә булсын.

– Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, әти!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы