Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телләр елы

Җәяүле энциклопедия. Кем дип уйлыйсыз?!

Айдар белән Илдарны кемгә дә булса калдырып, һаман да совет балаларына, совет халкына белем-тәрбия бирергә ашыкканнар.

Балтач бистәсендә гомер итүче Ленура Сафина күләмле ике китап авторы. Шушы көннәрдә күркәм ханымга 85 яшь тулды.
Ленура Сафина кебек күркәм холыклы, җитез-уңган, эшчән, ихлас, туры сүзле булса да эчендә мәкер йөртмәс озын гомерле кешеләргә карыйсың да, шагыйрьгә ияреп әйтә куясың: “ Үзең турында уйлама, илең турында уйла, илең турында уйласаң, гомерең озын була”. Ленура Сафина да гомерен кешелекнең һәр мизгелен әхлаклы-белемле итүгә, матурлауга багышлаган шәхес. Үзәк китапханәдә үткән кичә барышында яңгыраган чыгышлардан нәкъ тә шулай булганлыгына инанасың. 1936 елның 14 февралендә Нөнәгәр авылында туып, үскән кызның, киножурналда үзе укыган иске мәктәпнең фотосын күргәч, күзләре яшьләнде (укытучының икенче нигезе, икенче йорты шул ул мәктәп). Күркәм холыклы, рәхимле ире Марсель белән кайларда гына укытмаганнар алар. Районның кайсы гына авылында яшәсәләр дә, үзләреннән һәрчак нур иңдереп, күркәм эшләр калдырып киткәннәр. Әнә, мәгариф идарәсенең профсоюз комитеты рәисе, Сосна авылында гомер иткән Резеда Гаязова сөйли:
– Ленура апалар яшәгән авыл башыннан бертөрле рәхәт яктылык бөркелеп торыр иде. Гомер-гомергә герой пионер, ялкынлы комсомол, үз эшенең чын патриоты, ккытучыларның эталоны булды ул. Хәзер татар телен үстерәбез дип нинди генә эшләр эшләнми һәм нинди генә акчалар бүленми. Ә Ленура апа телебезне саклап калуда, яшәтүдә үз тиеннәре хисабына эшләде. Кайда гына эшләсә дә, шул авылның тарихын барлады, үткәнен саклады.

Ул чор укытучысына таныш: мәктәптә, клубта кичләрен нинда генә агитацион-тәрбияви чаралар булмасын, ике улын – Айдар белән Илдарны кемгә дә булса калдырып (Соснада яшәгәндә - эшләгәндә авыл башы Хөршидә апага калдыра торган булганнар), һаман да совет балаларына, совет халкына белем-тәрбия бирергә ашыкканнар. Тәрбия җимешләре хәзер күз алдында – үзе укыткан укучылары котларга килгән әнә. Берсеннән-берсе акыллылар, йөзләреннән нур балкый, Ленура апаның үзе кебек яшь чырайлы, нурлы ханымнар. Ленура апа безне хезмәткә өйрәтте, дип үрдәк йолкыган чакларын да искә алдылар. Әнигә сөйли алмас серләр була иде, дип, укытучы белән киңәш-табыш итүләрен дә яшермәделәр. Нинди тормыш җанлы балалар тәрбияли алган укытучы, бүгенге көндә барысы да тормышта үз урыннарын табып, матур гына гаилә корып, күркәм гомер кичерәләр. Мөгаллимә өчен зур куаныч бит бу! Ленура апа һич иренмәс кеше ул, әнә шул уңганлыгы белән күпләрне оялтып та куя икән әле. Әлеге фикерне үзе дә тиктормас, һәр эшкә өлгерлек күрсәтүче Шубаннан Әминә Мөхәммәтҗанова җиткерде. Кичәгә Ленура апаның җан дуслары гына җыелган иде ахырысы. Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллина әйтмешли, якын иткән кешең белән генә телефоннан икешәр сәгать сөйләшеп була һәм шушы кичәләрдә озын-озак, утырмага килгәндәй, кунак булып була торгандыр ул. Гармун моңнарын, шигъри юлларын үзеннән бер дә калдырмаучы Җәмилә апа Сибгатуллина янә моңнар бүләк итте. Хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова Ленура апаның 2004-2005 елларда районның “Романтик” лагерында балаларны гарәп теленә-язуына өйрәтүен, шул балаларның Гарәп Әмирлегенә кадәр баруларын сөйләп сокландырды. Үзәк китапханәдә ханымнарны-туташларны кичләрен бәйләү серләренә өйрәтүен дә исәпкә алсак, күркәм шәхеснең игелекле гамәлләре алдында баш иясе килеп китә. “Мехчы” җәмгыятен җитәкләүче (бу урында героебызның әтисе Габделхак ага Зариповның Чепьяда мех фабрикасын оештыруын әйтү кирәктер) Фирдәүсә Фәхретдинова укытучысын җәяүле энциклопедия дип атады. Чыннан да, Ленура апа җәяү йөрергә ярата, хәрәкәтнең бәрәкәтен күрә, башкаларны да шуңа өнди. Тәбәнәк буй, йөгерек уй, саф татарча чиста сөйләм теле Ленура апаны сиксән биш яшендә дә бизәп тора, әле тагын аның ялганчыларны сөймәве, һәркемне үзе белән тигез күрүе, гади булып калуы Балтач мәктәбендә эшләгәндәге коллегасы Ләлә Сабитова үзе язган шигырендә ачык чыгылыш тапты. 2019 елда республикада “Ел хатын-кызы” исеменә лаек булган, узган ел районның мактаулы гражданины титулына ирешкән, аңарчы район тарихын барлап, “Югалмас эзләр буенча” һәм дә “Балтачның балкышлы яшьлеге” дигән китаплар чыгарган, быелга чыккач “Безнең кавем” дигән республика конкурсында җиңү яулаган Ленура апаны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов та котлап, район тарихын барлауда керткән хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, 1нче номерлы патриотыбыз дип атады, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева затлы ханымнар янына затлы ханымнар җыела дип аудиториягә бәя бирде, “ Чәчәк кебек балкып, кояш кебек нурлар чәчеп һәммәбезгә илһам биреп үтүче Ленура апа сез!”, дип мактады. Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева Ленура ханым бәйләп биргән матур япмасын бөркәнеп килгән, бик килешә үзенә, инде озак еллар кадерләп кия икән ул аны. Бу урында Ленура апаның кул эшләренә хирыс булуын, бәйләү белән бик нык шөгыльләнүен, калфаклар да чигүен әйтми мөмкин түгел. Китапханә кызлары аның бәйләгән кием, сумка, башлык һәм чиккән калфакларыннан мода да күрсәтте әле. Соңыннан күргәзмәгә куелганнарын сатып алучылар да булды. Балтач мәктәбеннән килеп, шигырь сөйләүче кызга да сумка бүләк итте. Шигырь дигәннән, янә бер кунак Гадения Зәкиева Клара Булатованың “ Яшьлегемә кайтам” дигән популяр шигырен укып, күпләрне елатты.
Дусларына, туганнарына, якыннарына,танышларына әнә шундый матур очрашу-кичә бүләк итте Ленура апа. Ә шушындый мәртәбәле-мәрхәмәтле юбилей кичәсенә аны районыбыз, аның кешеләре өчен, яшь буынны тәрбияләүгә, белемле итүгә багышланган чиксез хезмәтләре, бары күркәм эш-гамәлләреннән генә торган бәрәкәтле тормыш юлы, үрнәк булырлык кешелеклелек сыйфатлары алып килде. Бу очрашуда Ленура апага тагын бик күп ел гомер өстәделәр. Яшә, яшьнә Ленура апа, уят ялкау җаннарны, тик тотма өмет бар күңелләрне!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев