Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«01» хезмәте хәбәр итә

Тиздән татар халкынын милли бәйрәме Сабантуйлары да башланып китәр. Бу ямьле бәйрәм көннәрендә һәм, гомумән, җәй айларында янгыннар аеруча еш чыгучан була.

Тиздән татар халкынын милли бәйрәме Сабантуйлары да башланып китәр. Бу ямьле бәйрәм көннәрендә һәм, гомумән, җәй айларында янгыннар аеруча еш чыгучан була. Шул сәбәпле Сабан туйлары һәм җәйге ялыгыз күңелле, кайгы-хәсрәтсез үтсен дисәгез, мунча мичләрен артык куәтле итеп якмагыз, коры һәм җилле көннәрне аны ягудан тыелып торсагыз да зыян итмәс. Сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен һәм шырпыларны теләсә кая ташламагыз. Кечкенә балаларны күзәтүсез калдырмагыз, чөнки шырпы табып алып аулак урыннарда, печәнлекләрдә, мал абзарларында, өй артларында шырпы белән шаярырга яраталар. Шул сәбәпле балалар күзеннән шырпыларны ераграк һәм ышанычлы итеп яшереп куегыз. Ә инде Сабантуйларыннан соң авылда кызу эш – печән өсте башлана. Бу чорда янгын чыгу куркынычы аеруча көчәеп китә. Чөнки бөтен жирдә дә киптерергә печән таратып ташлана, ә кипкән печан дары кебек дөрт итеп кабынып китү үзенчәлегенә ия. Моның өчен кечкенә генә бер очкын җитә. Шул сәбәпле печәнне капка төпләренә һәм урамнарга таратып ташламагыз, ә басуда ук киптереп алып кайтырга тырышыгыз. Аннан соң кибеп җитмәгән печән дә бик хәтәр нәрсә, чөнки ул үзеннән-үзе кызып ятып, бервакыт янып китәргә мөмкин. Янгынны тиз арада сүндереп калыйм дисәгез, өй белән каралты тирәләрендәге мичкәләрегезне су белән тутырып куегыз һхәм янгын сүндерү җиһазын куегыз.


Нурфат Яппаров,
Балтач һәм Кукмара районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең баш белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын